Кукмара үзәгендә урнашкан 1 нче татар гимназиясен ябып, Өлге авылы читендә «Адымнар» мәктәбе ачып, укучыларны шунда күчерәләр икән, дип ишеттек. Шуңа бик борчылабыз. Беренчедән, әлеге бина Бөек Ватан сугышы вакытында госпиталь ролен үтәгән. Сугышчыларны дәвалап, яңадан фронтка кайтарган. Аны тарихи һәйкәл дип әйтергә мөмкин. Икенчедән, ул Кукмарадагы милли мохитнең башлангычы һәм үзәге булып тора. Без 1960–1965 елларда белем алдык. Шул чорда барлык район үзәкләрендәге мәктәпләр рус теленә күчкәндә, безнекен дә үзгәртмәкчеләр иде. Тик Россиянең атказанган укытучысы Хәким Хәйруллин җитәкләгән укытучылар коллективы нык торып, татарча укытуны саклап калды. Безнең уку йорты барлык күрсәткечләр буенча алдынгы иде. Тәҗрибә участогы районда гына түгел, республикада да беренче урында булды. Безнең чыгарылышны барласаң да, искитәрлек. Күпме авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар, табиблар, химик-инженерлар, артистлар чыккан. Шундый дәрәҗәле гимназияне ябып, читкә яңа мәктәп төзеп куйсак, ул укытучыларыбызның рухы рәнҗемәсме?
Икенче яктан, мәктәпнең яшәү урынына якын булуы да шарт. Укучылар мәктәпкә җәяү йөри бит. Бу очракта татар мәктәбенә балалар җыю да проблемага әйләнәчәк. Яңа бинаны бүгенге гимназия янәшәсендә төзеп куйсаң, искесен яңартып, Кукмараның күренекле шәхесләренә багышлап, музей ясарга була. Анда татарча драмтүгәрәкләр, нәфис сүз түгәрәкләре оештырырга, тарихыбызга бәйле чараларга игътибар итәргә мөмкин бит. Ул гимназия тирәсендә болар өчен урын җитәрлек дип саныйбыз. Мәктәпне саклап калуда ярдәм итүегезне сорыйбыз.
Барлык сыйныфташлар исеменнән, Россиянең мәгариф отличнигы Тәслимә Кәримова.
Алабуга
Әлеге хатта язылганнар турында белешә башлагач, безгә үзләре шалтыратучылар да күп булды. Тарихи мәктәпнең элеккеге укучылары, аңлашыла инде, яшьлек истәлекләрен сагына, хатирәләр саклансын дигән теләктә. Әти-әниләрнең үз фикере: иң мөһиме – балаларга уңайлы булсын! Район башлыгы Сергей Димитриев исә яңага түгел, ә искегә борчылырга киңәш итте.
«Урын җитәрлек бит, ике мәктәп сыйдырырлык»
Кукмарада яшәүче Мәсхүт Сафин, борчылып, безгә үзе шалтыратты.
– Мәктәпләр төзүдә катнашкан кеше мин. Баш инженер, төзү-монтаж участок эшләре буенча җитәкче буларак, иске бинада укытырга ярамавын аңлыйм. Гимназия замана таләпләренә туры килмидер. Сүтсәләр дә, каршы килеп булмый. Тик шул урынга яңасын төзеп куйсыннар иде. Анда бит суы, газы кергән, юлы бар. Болар өчен чыгымнар кирәкми. Бар нәрсәсе әзер, диюем. Сыйныфташлар белән биш елга бер мәртәбә очрашып торабыз. Анда килгәч, мәктәп белән баш иеп исәнләшәбез. Без аннан соң кая барырбыз? – диде ул.
Әлеге гимназияне тәмамлаган, бүген Казанда яшәүче Мәлик Миннегалиев та мәктәпне каядыр күчереп салу белән килешми.
– Хәзерге гимназия урынына сәүдә үзәге төзергә планлаштыралар дип ишеттек. Күңел ачу үзәге буламы ул – төгәл белмибез. Мәктәпне шәһәр читендә төзергә җыенуларына аптырыйм. Кечкенә балалар анда ничек барыр? Мәктәп – табигатькә зыян китерә торган җитештерү үзәге түгел бит. Ни өчен аны читкә төземәкчеләр? Монда бит сүз балалар турында бара. Мин иске бинаны сүтүгә каршы түгел. Әмма мәктәпне башка җиргә төзү белән килешмим, – ди башкаладагы заводларның берсендә директор урынбасары булып эшләүче Мәлик Миннегалиев.

Казанда яшәүче иганәче Гарәфетдин Хисаметдинов та мәктәп елларын сагынып искә төшерә.
– Бу – тарихи, истәлекле урын. Аңа мәшһүр язучы Чыңгыз Айтматов исемен бирделәр. Билгеле булганча, әдипнең әнисе Кукмара районының Мәчкәрә авылында туган. Гимназия тирәсендә Боз сарае төзеп куйдылар. Хәзер уку йортын башка җиргә күчермәкчеләр. Аны сүтәргә ярамый. Әлеге гимназиядән бик күп танылган шәхесләр чыккан. Гимназиянең бик матур бакчасы бар. Анда һәр кеше алмагач утыртты. Манзарас авылыннан су ташып үстерделәр. Яңа елда директор укучыларга икешәр алма өләшкәне дә хәтергә сеңеп калган, – диде ул. – Кукмара шәһәре зураеп бара. Шуңа күрә яңа белем йортлары күбрәк булган саен яхшырак. Тәкъдимем дә бар. Гимназиядә бүген барлык фәннәрне дә татарча укытмыйлар. Без элек татар телендә генә укыдык. Һәр районда бер саф татар мәктәбе булырга тиеш, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Татар телен белүче зыялыларны бары шулай гына үстереп була.
Заманасында әлеге мәктәптә белем биргән мөгаллимнәр дә 1 нче гимназияне ябуга каршы.
– Үзәктә яшәүче балалар автобус белән шәһәр читенә йөрергә мәҗбүр булачакмы? Шул тирәдә урнашкан 2 нче лицейны яңабаштан үз урынына төзеп куйдылар. Беркая да күчермәделәр. Урын җитәрлек, ике мәктәп сыйдырырлык. Урыны үзәктә булгач, шул кызыктырадыр, – ди укытучыларның берсе.
«Халык яңартуга гел каршы инде ул»
Әти-әниләр әлеге гимназиягә балаларын өйдән ерак булмаганга һәм татар теленә өйрәтү мөмкинлеге өчен бирә. Өч бала анасы Мария Пашкеевич та үз итә әлеге белем йортын.
– Татарча да белү кирәк. Ә монда шундый мөмкинлек бар. Балаларга төрле түгәрәкләргә йөрергә дә уңайлы. Улым гимназия ишегалдындагы Боз сараена да йөри. Бер генә баланың да мәктәптән зарланганы юк. Укытучылар бик әйбәт. Шуңа күрә яңасын шунда салсалар, әти-әниләр бик сөенер иде. Мәктәпнең якын булуы – бәхет бит ул, – ди Мария.

Алена Газизова исә искелектән баш тартып, яңалыкка таба бару ягында. Кайчандыр ул да шушы мәктәптә белем алган.
– Өйдә татарча гына сөйләштек. Шуңа күрә әни: «Кызыма укырга җайлы булыр», – дип шунда бирде. Бер сәбәбе шул булса, икенчесе – өйгә якын булуы. 6 нчы сыйныфтан соң Манзарастагы яңа мәктәпкә күчтем. Андагы мөмкинлекләрнең күбрәк булуы кызыктырды. Кайсы баланың заманча мәктәптә укыйсы килмәсен, ди?! Гимназия бинасы иске инде. Аны яңарту дөрестер. Хәзерге вакытта гимназияне Боз сарае каплап тора. Күләгәдә калды бит ул. Яңа мәктәпнең исемен саклап, бар кешегә күренеп торган урында төзеп, яңа шартлар тудырсалар, яхшырак булмасмы? Халык яңартуга гел каршы инде ул. Нәрсә эшләргә җыенсалар да, тизрәк ризасызлык белдерәләр. Безгә уңайлы булсын дип тырышалар, – ди ул.
«Ничек инде ябабыз?!»
Кукмара районының мәгариф идарәсе белән элемтәгә чыккач, аның башлыгы Илфат Әхмәдуллин 1 нче мәктәпне ябарга җыену турындагы хәбәрне кире какты.
– Нигә сезгә хат язучылар башта безгә шалтыратып сорамый? Барысын да аңлатыр идек. Үзе укыган мәктәп язмышы өчен борчылган кешеләрне хөрмәт итәм. Андагы тормыш белән кызыксынып, проблемаларны хәл итәргә булышкан чыгарылыш укучыларын да яратам. Ә менә белмәгән килеш сүз йөртүчеләрне аңламыйм, – ди ул. – Борчылмасыннар, бар да тәртиптә. Без бер мәктәпне дә япмыйбыз. Әлеге гимназиядә бүген 500 дән артык укучы белем ала.
Әлеге сорауга Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев та ачыклык кертте.
– Бүгенге мәктәп җиргә казып салынган. Аны төзекләндереп булмый. Ул авария хәленә килеп бара. Шуңа яңа гимназия төзеячәкбез. Яңа мәктәп өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтеп, сөенеп кенә торасы бит инде. Яңа әйбергә борчылырга ярамый. Искесенә, начарына борчылырга кирәк, – диде ул. – Хәзерге урынына яңа мәктәп салып булмый. Әти-әниләрнең берсе дә каршы булмас. Заманча, матур мәктәпкә кемнең барып укыйсы килмәсен ди?! Хәзер балаларны мәктәпкә йөртүдә проблема юк. Ара 3 чакрым икән, анда автобус илтә яки шәһәр автобусында йөриләр. Бар җирдә җәяүле юллары эшләнгән. Әле сала башламаган, аның кайда һәм ничек буласын әйтеп булмый. Быел укучылар укуын дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез