Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2025 елның 16 маенда өч ир-ат, дүртенчесенең күрсәтмәсе белән, Габишев урамындагы «Лента» кибете янында 15 яшьлек яшүсмерне урлаган. Аны Вознесение трактына алып киткәннәр һәм 162 мең сумлык милкен талап алганнар.
Элегрәк, 30 апрельдә, өч гаепләнүче «Горки Парк» сәүдә үзәге янында тагын бер егетне урлаган, аңа карата көч кулланган һәм 18 мең сумлык телефонын талап алган.
Җинаять эше Казанның Идел буе район судына тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез