24 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Нәкый Исәнбәтнең оныгы Ринат Исәнбәт вафат
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында озак еллар дәвамында рәссам-дизайнер булып хезмәт иткән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Празат улы Исәнбәт вафат булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшь буынга да яхшы тәрбия биреп калдырасы килә»
Хезмәт һәм хәрби батырлык. Казандагы 179 нчы гимназиядә узган парламент дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде ул. Укучылар әби-бабаларының, ә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулланың Җиңүгә керткән өлешен искә төшерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә эш сәфәре белән килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә эш сәфәре белән килде. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Абхазия башлыгының матбугат секретаре Алхас Чолокуа хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда 4 метр тирәнлектәге нәүрәпкә егылып төшкән хатын-кызны коткарганнар
Янгын сүндерүчеләр Ютазы авылында нәүрәпкә егылып төшкән хатын-кызны коткарган.
-
Яңалыклар
Арчада «Запорожец»лар узышкан
23 февраль көнне Арча ипподромында махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә «Запорожец» машиналарында узыш оештырылган.
-
Яңалыклар
«Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланырга ике көн генә калды
«Нурлы Рамазан» бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланырга нибары ике көн калды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстанда кайчан җылытачагын һәм язның беренче билгеләре күренәчәген әйттеләр
Татарстанда атна азагында һава температурасының сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелүе көтелә. Әмма моңа кадәр тотрыксыз һава күзәтеләчәк: бер суытып, бер җылытып торачак. «МЕТЕО» фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Язмыш
«Бөтен җырын да әтисенә багышлый»: сигез яшьлек кыз патриотик җырлар җырлый
Балтачның сигез яшьлек кызы Диләрә менә өч елдан артык инде патриотик җырлар җырлый. Әтисе Николай СВОга киткәннән бирле. Башта өйдә генә, үзләре өчен җырласа, бер елга якын инде «Струна» инструменталь балалар ансамбле солисты ул.
-
Яңалыклар
Казанга Халыкара кулланучылар кооперациясе форумына 30 илдән делегат килергә тели
30 дәүләт, нигездә БДБ илләре вәкилләре, Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашырга теләк белдергән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Мәдәният йортлары ничек яши? «ВТ» журналисты белеште
Татарстанда барлыгы 1874 мәдәни-ял итү учреждениесе эшли, шуларның 1782 се – авыл җирлекләрендә.
-
Яңалыклар
Татарстан музейлары MAXта «Цифрлы ID»га ия булган пенсионерлар өчен акция үткәрә
Бүгеннән 1 мартка кадәр «Цифровой ID» иясе булган пенсионерлар милли MAX мессенджеры аша Татарстан музейларына бушлай керә ала. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Ахырының башы»: Зеленский Россия белән конфликтның нинди стадиягә керүен әйткән
Россия белән Украина кораллы низагның «ахырының башы»нда тора, әмма төгәл гарантияләрсез генә утны туктату зур куркынычлар белән яный. Украина президенты Владимир Зеленский Financial Times хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән, дип яза «Газета.ru».
-
Яңалыклар
Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярамый? – Имам аңлатмасы
Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Әмма кайбер нечкәлекләре бар. Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Әлмәт районы башлыгы паникага бирелмәскә чакырды
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова бүген Әлмәттәге БПЛА һөҗүме турында аңлатма бирде.
-
Яңалыклар
ДПС машинасын шартлатканнар: һәлак булучылар бар
Бүген төнлә Мәскәүдә Савеловск воказалы янында бер ир-ат юл-патруль хезмәте машинасын шартлаткан. Ул ГАИ хезмәткәрләре янына килеп басуга, тирә-юньгә шартлау гөрелтесе таралган.