11 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Башкортстанда фаҗига: 21 яшьлек хоккейчы һәлак булган
Бүген Салават шәһәрендә «Норильск» хоккей клубы һөҗүмчесе 21 яшьлек Егор Ядыкинның гомере фаҗигале төстә өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» клубның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
-
Язмыш
Кешедән алган бәхет
Өйдә бала-чага чыр-чуы, әтисенең йә әнисенең муенына сарылган нәни куллар, шау-шулы көннән соң арып йоклаучы сабый – һәркемнең хыялыдыр. Ләкин зарыгып көтеп тә, кайбер хатын-кызлар балага уза алмый.
-
Яңалыклар
Татарстан табиблары гадәти наркозны күтәрә алмаган хатын-кызга операция ясауга ирешкәннәр
Лениногорскида яшәүче 73 яшьлек хатын-кыз 2022 елда тәүге тапкыр яман шеш белән очрашкан. Ул чагында аның юан эчәгендә онкология тапканнар. Республика онкодиспансерында операция кичереп, «химия» курсын узганнан соң, чире чигенгән. Әмма узган елда рак янә кире кайткан. Тикшеренү нәтиҗәләре бавырында һәм бавыр эчендәге үт юлында яман шеш барлыгын күрсәткән.
-
Авыл
Сала белән кала очрашса
Иртән – зур каланың мәшәкатьле эш дөньясы, кичен – авылның тынычлыгы һәм гаилә җылысы. Шәһәргә бер адым булган авылларда яшәр өчен шартлар да башка. Әмма сала яшәсен өчен заманча йортлар һәм асфальт юллар гына җитми, аның җаны булырга тиеш. Тукай районында урнашкан Әҗмәкәй – авыл белән шәһәр очрашкан урын. Авылның төп халкы яңа күршеләре белән ничек уртак тел таба?
-
Җәмгыять
Студентлар Мисырда атом электростанциясе төзергә ярдәм итә
Мисырда атом электростанциясе төзергә, Камчаткада балык тоту тармагында эшләргә, «Алабуга» икътисадый зонасында тәҗрибә тупларга. Алар төрле эшкә курыкмыйча алына һәм сынатмый. Сүзебез – студентлар хезмәт отрядлары турында. 2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша барлыгы 15 меңләп кеше эшкә урнаштырылачак. Бүгенгә вакытлыча эш белән 5 меңләп студент тәэмин ителгән.
-
Интервью
Фәнүзә Кадыйрова: «Канада бозына уң аяктан бисмилла әйтеп чыгам»
Фәнүзә Кадыйрова – Россиянең хоккей буенча җыелма командасы, «Оттава Чардж» клубы уенчысы, һөҗүмче. 2015 елда яшьләр арасында дөнья чемпионатында бронза призеры, 2016 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, 2017 елгы Кышкы Универсиада җиңүчесе. Туган җире – Кукмара районының Сәрдек Баш авылы.
-
Марат Кәбиров
Фәсхетдин фаҗигасе
Фермер Фәсхетдин булдыклы кеше иде.
-
Яңалыклар
Ипотеканы ничек түләү отышлырак? – Белгеч киңәшләре
Ипотеканы түләп бетерүгә күп калмаса, аны вакытыннан алда тулысынча каплау – отышсыз.
-
Яңалыклар
Җирлек башлыгы: «Бәйгеләрдә катнашыгыз»
«Оешмалардагы иң яхшы архив» республика конкурсы җиңүчеләре арасында Актаныш районының Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева да бар иде. Ул журналистлар белән очрашуда бәйгенең әһәмиятен әйтте.
-
Яңалыклар
«Оешмалардагы иң яхшы архив» республика конкурсына нәтиҗә ясадылар
Татарстанда «Оешмалардагы иң яхшы архив» республика конкурсына нәтиҗә ясадылар. Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Галимянова әйтүенчә, быел анда унсигез оешма җиңгән. Алар гомуми суммасы 9 млн сум күләмендә грант ярдәме алачак.
-
Яңалыклар
Террорчылыкка каршы комиссия аппараты Татарстанда яшәүчеләрне Россия көне белән котлады
Татарстанда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты Дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан котлады.
-
Яңалыклар
Россия көнендә Казан телеманарасы Россия флагы төсләренә керәчәк
Иртәгә, 12 июньдә, Россия көне уңаеннан Казан телеманарасы бәйрәмчә төсләрдә балкыячак. Бу хакта Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең Татарстан Республикасындагы филиалы – Радиотелевизион тапшыру үзәге хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Кайда яшәү рәхәт?!
Бәлки сорауны «Нинди җәмгыятьтә яшәү рәхәт?» дип үзгәртергәдер. Без дуслар белән шул хакта сүз куертып утырдык.
-
Сәламәтлек
Табиб баш әйләнүнең нинди очракларда чир турында сөйләвен аңлатты
Баш әйләнүгә бит ою өстәлсә, авыз ачып сүз әйтеп булмый башласа, бу хәл инсультка күрсәтә. Мондый очракта кешене ашыгыч төстә хастаханәгә озату таләп ителә. Невролог Кристина Назарова «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
МӨҺИМ
Сайлый белергә кирәк: быел вузларга керү өмете ничегрәк?
Балларыңа карап каршы алалар. Егет-кызларның имтиханнары тәмамланып килә, аларга чираттагы сынауны узасы. Үзләреннән бигрәк, әти-әниләре борчыла. Теләгән урынга укырга кереп булырмы? Түләүлегә калса, нишләргә? Шул сорауларга җавап эзләдек.