Газетага язылу

Фәсхетдин фаҗигасе

Фермер Фәсхетдин булдыклы кеше иде.

Җылы итеп тавык абзары төзеп куйды, утарында үлән үстерде. Келәтен тутырып ашлык кайтартты да тавыклар асрарга тотынды. Аш атканга, аш белән җавап кайтар, дигәнрәк әйтем дә бар бит. Аны хәзер кешеләрнең күбесе белми бугай инде, ә тавыклар онытмаган икән. Яхшы итеп ашаткач, алар да яхшылык белән җавап бирделәр. Йомырка коелып кына торды. Фәсхетдин аларны якын-тирәгә дә сатты, район үзәгенә дә, шәһәргә дә озатты. Яхшы гына бизнес килеп чыкты. Хәтта үзе дә аңламастан йомырка короленә әверелеп китте.

 

Көннәрнең берендә күрше хатыны шәһәрдә йөреп кайтты.

 

– Кара әле, Фәсхетдин, ник син болай итәсең? Үзең дә интегәсең, тавыкларыңны да җәфалыйсың. Хәзер бит шәһәр кешеләре тавыкны интернеттан карый. Лайк куйган саен бер йомырка бәясе акча килә. Синең бу тавыкларың белән бернинди йомыркасыз да акча көрәп була бит.

 

Фәсхетдин пеләшен кашып алды. Интернет, лайклар… Бу аның өчен дә зур яңалык түгел иде. Әнә югары оч Гыйльметдин малае элек җырчы иде, хәзер камера алдында маймылланып кына акча көри, ди. Концерт та куйганы юк икән. Хәмидә абыстай да хәзрәт үлгәннән соң блогер булып китте. Фәсхетдин кимме әллә алардан! Тавыкларның кыланышы үзе бер дөнья бит ул. Монда әллә нинди кызыклы күренешләр төшерергә була. Камера гына алып куярга кирәк.

 

Фәсхетдин шулай итте дә. Тавыклар кагындылар, җилпенделәр, әтәчләр сыман чукышып, әллә нинди мәзәк кыяфәтләргә кереп беттеләр. Шулар арасыннан иң кызыклы күренешләрне генә сайлап интернетка куя барды. Бераздан лайклар, комментлар яварга тотынды, кешеләр тавыкларның һәр хәрәкәте турында фикер алышты. Монда инде фәлән сумга алынган ашлыкны әрәм итәсе дә юк иде. бераздан тавыклар йомырканы азрак сала башладылар, аннан бөтенләй туктадылар. Камера алдында булгач, оялдылар, ахрысы. Булсын, әйдә. Йомырка бизнесе кыйбатка төшә. Ризык сатып аласы бар. Йомыркасын да җыеп алдың да бетте генә түгел бит, аны әле район үзәгенә, я шәһәргә илтергә кирәк. Социаль челтәрләрдә эшләүнең бер мәшәкате дә юк, ә акчасы күпкә яхшырак килә. Реклама урнаштыру өчен чират торалар.

 

Авыл кешеләре дә ахмак түгел иде. Фәсхетдиннең уңышын күреп, барысы да блогерлыкка күчеп беттеләр. Кем кәҗә маҗараларын төшерергә тотынды, кем сыерлар тормышын. Каз, үрдәк, күркә темалары да читтә калмады. Хәтта балта осталарына кадәр, шабашкада йөрүдән туктап, эш серләренә өйрәтүче блоглар алып барырга керештеләр. Мәктәп укытучылары да эшләреннән китеп, онлайн дәресләр алып бара башлады. Фельдшер белән участковый түләүле коуч булып китте. Хәтта мәңге исерек Сәмигулла да махмырдан интекмәс өчен ничек эчү серләренә өйрәтә башлады. Кыскасы, авыл тулысы белән блогерлыкка күчте.

Кешеләр чынлап та баеды, алар бай булгач, авыл да матурланыбрак китте, зур һәм затлы йортлар үсеп чыкты, кыйммәтле машиналар пәйда булды. Сәмигулла самолет алырга җыена икән дигән хәбәрләр дә ишетелде.

Бары тик Фәсхетдин генә утардагы тавыкларының балет биегәнен караганда да, рэп кыткылдаганын тыңлаганда да вакыт-вакыт авыр сулап куйды. Йомырканы аның күптән күргәне юк иде инде. Бер җирдә дә. Лайклардан чебеш чыгарып булмаячагын ул чамалый иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре