Газетага язылу

Сала белән кала очрашса

Иртән – зур каланың мәшәкатьле эш дөньясы, кичен – авылның тынычлыгы һәм гаилә җылысы. Шәһәргә бер адым булган авылларда яшәр өчен шартлар да башка. Әмма сала яшәсен өчен заманча йортлар һәм асфальт юллар гына җитми, аның җаны булырга тиеш. Тукай районында урнашкан Әҗмәкәй – авыл белән шәһәр очрашкан урын. Авылның төп халкы яңа күршеләре белән ничек уртак тел таба?

Сала белән кала очрашса

Җитеш тормыш

Әҗмәкәй – Чаллыдан нибары унике чакрым ераклыкта урнашкан авыл. Бик төзек, матур, мул тормышта яши торган сала. Соңгы берничә ел эчендә генә авыл янында «Миләшкәй», «Көнбагыш», «Кояшлы», «Пятый элемент» микрорайоннары барлыкка килгән. Әлеге вакытта шуларның барысында бергә 8 мең тирәсе кеше яши. Бердәм, тырыш, көчле. Кем белән генә очрашсак та, авыл халкын менә шушы өч сыйфат берләштерүен әйттеләр. 

 

Авыл тарихын өйрәнүче, китаплар авторы Әнисә Әшрәпова сүзләренчә, тарих битләрендә Әҗмәкәй авылы 1764–1773 еллардан искә алына башлый. Революциягә кадәрге тарихи язмаларда авылның исеме Азмекеево Пустошь, Исекеева диелгән. «Пустошь» сүзе буш яткан җирне аңлаткан. 

 

– Элегрәк авылыбызда татарлар гына яшәгән. Ләкин КАМАЗ төзелә башлагач, Әҗмәкәйне  башка милләт кешеләре дә үз итте, – ди ул. – Без авылның тоткасы булган Мөхәммәтшә нәселеннән. Нәселебездә муллалар бик күп. Әтием дә мулла иде. Манарасы киселгәннән соң авылыбыз 75 ел мәчетсез яшәде. Абыем әткәй янына килеп: «Авылда мәчет булырга тиеш», – дип, авылдашлар белән киңәшеп, бик матур мәчет салдырды. Тәкъдимнәр булса да, үзе исән чагында әтиебез Аллаһ йортына исемен бирдертмәде. Ул мәрхүм булгач кына мәчеткә Миннәхмәт исемен бирделәр.

 

Бүген Әҗмәкәйдә берничә кибет, 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы, ФАП бар. Мәктәпкә исә укучыларны күрше Яңа авылына автобус йөртә. 

 

– Авылның шәһәргә якын булуы бик яхшы. Чөнки, бердән, мөмкинлекләр зур. Икенчедән, федераль һәм республика программаларында катнашып, төрле ярдәм чараларын алу җиңелрәк. Юллар салына, сулар кертелә, авыл яңартыла. Тик, кызганыч, авылыбызда мәктәп һәм клуб кына юк. Балалар күп, шуңа күрә балалар бакчасы да, мәктәп тә Әҗмәкәйдә булсын иде. Бездә халык бик тырыш. Кеше: «Акча юк», – дип зарланса да, йортларны салып кына торалар, – ди җирлек башлыгы Гөлнара Хөсәенова.

 

Урамы заманча, җаны милли

Шәһәргә якын булу – авыл өчен уңайлы да, шул ук вакытта үзенә күрә бер сынау да. Кызганыч, кала йоткан күп авылларны күреп, белеп торабыз бит. Ә Әҗмәкәйне без үзенең милли рухын, бердәмлеген, йолаларын һәм традицияләрен күз карасыдай саклап, көр, мул тормышта яши торган гореф-гадәтле авыл буларак ачтык. Төп халкы күчеп килгән яңа күршеләрен дә читкә этәрми, киресенчә, үзенең милли мохитенә җайлап кына тартып кертә. Шулай итеп, шәһәрнең дәртле тормыш тизлеге белән авылның салмак традицияләрен берләштерә алган ул.

 

Тик шушы кадәрле зур авылда клуб булмавы гына гаҗәпләндерде. 1965 елгы бина бик искергән икән инде. Шуңа күрә бәйрәмнәр урамда уза. 

 

– Безнең өчен халыкны берләштерү вакыты – җәй айлары, чөнки бу вакытта Сабан туйларын, урам һәм печән өсте бәйрәмнәрен үткәрәбез. Соңгы елларда Авыл көненә килүче кешеләргә милли киемнәр кияргә, аксессуарлар тагарга тәкъдим итә башладык. Анысын да бик яратып кабул иттеләр, – ди авыл өчен янып-көеп йөрүче Рәисә Әһлиуллина. – Бездә халык актив, апаларыбыз «Чордашлар» ансамблен дә оештырды, аларның «умыртка баганасы» – барыбер шушы авылның төп, электән үк яшәүче халкы. Төп халкы дигәндә, гомер буе авылда эшләп яшәүчеләрне дә, яшь вакытта Чаллыдагы предприятиеләрдә эшләп, лаеклы ялга чыккач, туган нигезләренә кайтучыларны да күзаллыйбыз. 

 

Бәйрәм, чаралар дигәндә, ел саен уза торган ярминкәне дә әйтеп узарга кирәк. Бу көнне авыл халкы үзләре җитештергән, әзерләгән әйберләрне, ризыкларны сата.

 

– Безнең авыл элек-электән көр һәм матур яшәде. Кайчандыр ул унбер авылның үзәге булган. Шуңа күрә бәйрәмнәр дә матур булып, зурлап уза торган иде. Ярминкәсе дә шушында оештырылган. Күрше авыл кешеләре төн куна-куна, базарны көтә, әзерләнә торган булганнар. Хәзер дә бу матур гадәтне дәвам итәбез. Җыелган акчаны я мәчеткә яки махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрәбез, – ди Рәисә ханым.

 

Авыл халкының бердәм булуын җирлек башлыгы Гөлнара Хөсәенова да әйтте. 

 

– Мин бу җирлектә җиде ел эшлим. Ә башлык булып чакырганнарына өч ел гына. Эшли башлауга, авыл халкының бердәм һәм кешелекле булуына игътибар иттем. Безнең территория еллап түгел, айлап үсә. Аңа карап кешеләр төркемнәргә бүленгән, дип әйтә алмыйм. Аралашалар, дус яшиләр, уртак максатлары, бурычлары бар, – ди ул.  

 

Шулай да күңелдәгесен сорамый булдыра алмадым: «Саф һава, тынычлык эзләп килеп сыенган авылдашларыгызга сезнең тарафтан кырын караш булмадымы соң?» «Юк инде», –  дип елмайды Рәисә ханым. Аннан соң: «Булса да, без инде бу мәсьәләне хәл иттек, – дип өстәде. – Шәһәр безне йотмас, киресенчә, авылыбыз өчен яңа мөмкинлекләр генә ачылыр. Кайчандыр өч урамлы Әҗмәкәй иде бу. Хәзер урамнарның исәбе-хисабы юк. Бер елны авылдашлар белән сөйләштек-киңәштек тә, чыршыны яңа бистәгә куярга булдык. Яңа күршеләребезгә китап бүләк итеп, «Бердәм булып яшик, авылдашлар», – дигән теләкләребезне җиткердек.  

 

– Әйе, сезнең сүзләрдә дә хаклык бар, – дип сүзгә кушылды Гөлнара Хөсәенова. – Без – гомер буе авылда яшәүче кешеләр. Ә салага тынычлык эзләп кайтучыларга барысы да тиз һәм хәзер кирәк. Алар мондагы тормышны шәһәр шартлары белән чагыштыра һәм шуны таләп итә дә. Тик ике елдан соң тынычлана алар, авыл мохитенә тәмам ияләшеп, авылның салмак законнары буенча яши башлый.

 

Маллар юк

Матур, көр авыл булса да, терлек, мал тавышлары берән-сәрән генә ишетелә шул хуҗалыкларда. Кайчандыр 600 баш терлеге булган саладагы маллар саны бүген йөзгә дә тулмый. Ә сыерлар уннан да артмый. Алмазия һәм Илнар Зариповлар – авылда сыер тотучы сирәк гаиләләрнең берсе. 

 

– Без гаиләдә өч туган, апам белән мин авылда калдык, – ди гаилә башлыгы. – Әҗмәкәйдә торганга әнидән дә ныграк сөенүче кеше юктыр. Һәрвакыт: «Улым, әле ярый янымда сез бар», – дип кенә тора. Ә мал асрау безнең канга сеңгән инде. Югыйсә мал тотмыйча да бер дигән итеп яшәп булыр иде. Хатын белән икебезнең дә эшебез бар. Тик балаларга чиста ризык ашатасыбыз килде. Авылдашлар да сөтен, каймагын сорап кына тора, ләкин сораган беренә өлгертеп кенә булмый. Элек авылыбыз кечкенә булса да, маллар күп, печәнне җиткереп булмый иде. Хәзер бөтен җирдә үлән үсә.   

 

Бүген өлкән яшьтәге, шушы авылда туып үскән кешеләр инде бик аз калып бара. Авылның иң өлкән кешесе 96 яшьлек Мөслимә апа Хуҗина янына да кереп чыктык.

 

– И, кызым, бу кадәрле гомердә бары да булган инде. Яшь чагында сыерын да саудык, бозавын да, тавыгын да карадык. Җәяү күп йөрдек, биш бала тәрбияләп үстердек, аларның икесе бакыйлыкка күчте инде. Ә онык һәм оныкчыкларның исәбен дә белмим, – дип көлә Мөслимә апа.

 

 

Әле дә тик торганы юк икән әбекәйнең. Матур, җыйнак кына йортында ялгызы тора, шушы авылда яшәүче кызы килгәләп, әнисенең хәлен белеп китә. Бакчасында да эшли, бәлешләргә кадәр пешерә, ди. Безне дә:

 

«Алданрак белмәдем, сез килүгә табын корган була идем бит», – дип каршылады. Шулай да иң гаҗәпләндергәне: Мөслимә апаның күзлексез генә мозаика төзүе булды. Аның йорт диварында берсеннән-берсе матур картиналар тезелеп киткән иде.

– Әни яшь чакта да бик актив иде, хәзер дә тик торгызып булмый. Аңа гел тыпырдап кына торырга кирәк. Шуңа күрә утырып, тыныч кына ясап утырсын дип, мозаикаларны алып кайтып кына торабыз, – ди кызы. 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре