12 июнь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе: «Виталий Копылов җитәкчелегендә Казан авиазаводы тармакның флагманы булды»
Виталий Егорович Копылов җитәкчелегендә Казан авиазаводы тармакның флагманы булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле авиатөзелешченең тууына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Тантана Побежимов һәм Копылов урамнары чатында урнаштырылган Копылов бюсты янында узды.
-
Яңалыклар
15 июньнән Казанның муниципаль парковкаларында сынау режимында яңа түләү хезмәте кертелә
15 июньнән казанлылар муниципаль парковкалар өчен түләүнең яңа төреннән файдалана ала.
-
Яңалыклар
Кош-корт алучыларга субсидия тиешме? – Белгеч җавабы
«Быел чебиләрне күрше Башкортстан фермерларыннан сатып алган идек. 50 бройлер һәм 50 үрдәк алып кайттык. Ел да субсидия була торган иде. Быел да җирлек башлыгына белешергә дип баргач, безгә ярдәмнең тиеш булмавын әйтте. Ул хаклы микән?» – дип сораган Ютазыдан укучыбыз Суфия Ибраһимова.
-
Интервью
Рәис хәзрәт Әхмәтов: «Тәнне генә түгел, җанны да дәваларга кирәк»
Чире дә, дәва-шифасы да – Аллаһы Тәгаләдән. Чирен бирә икән, шифасын да кызганмый Ул. Шуңа күрә бүген теге яки бу чирдән дәвалануның хәләл ысуллары да шактый. Ниндиләр соң алар? Ислам дине буенча хиҗама ясатырга, сөлек салдырырга ярыймы? Балык маен куллану – гөнаһмы? Әнә шул сорауларга җавап эзләп, Чаллы шәһәренең «Сөембикә» мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстан Премьер-министры Түбән Камага килде
Алексей Песошин бүген БПЛА һөҗүме аркасында зыян күргән торак йортта булды.
-
МӨҺИМ
Яшь узганчы... Яңа буынга яңа тормышта ни җитми?
Күп вакытларын интернетта үткәрәләр, гаилә корырга ашыкмыйлар, бала тапмыйлар. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәзерге буынның «авырткан җир»ләренә төртеп күрсәтте.
-
Яңалыклар
Түбән Кама мэры Радмир Беляев БПЛА һөҗүме турында аңлатма бирде
Бүген иртән Кама аръягы районнарына БПЛА һөҗүме ясалды. Дрон Түбән Каманың Чабьинская урамындагы торак йортка төште.
-
Яңалыклар
Түбән Камада БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды
Түбән Камада 12 июньдә БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында барлык массакүләм чараларны гамәлдән чыгардылар. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикада БПЛА һөҗүменнән соң гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен кайнар линия ачылды.
Республика прокуратурасы БПЛА һөҗүменнән соң гражданнар хокукларының үтәлешен контрольгә ала.
-
Яңалыклар
Татарстанда БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр саны 4кә җитте
Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республиканың күпфункцияле үзәге 5 айда 2 миллионнан артык хезмәт күрсәткән
2026 елның беренче 5 аенда Татарстанның Күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре 2,2 миллионнан артык хезмәт күрсәткән, дип хәбәр итте «Татар-информ» Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгына сылтама белән. Шуларның 335 меңе күчемсез милекне рәсмиләштерүгә (кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү) туры килгән.
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Пилотсыз очкыч Татарстанда торак йортка эләккән, халык эвакуацияләнде»
Бүген иртән Татарстанның Кама аръягы төбәгенә дошман БПЛАлары тарафыннан һөҗүм ясалды. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битләрендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстан территориясендә көчле җил көтелә, боз яварга мөмкин
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 12 июньдә Татарстанда секундына 20 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә, яшен һәм урыны белән боз явуы ихтимал, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Горурлану берләштерә»: Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.