13 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Хезмәт ветераны Рәзинә Гәрәевага 100 яшь тулды
Рәзинә Гәрәева Азнакай районы Әгер авылында туа.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Күрше» фестивале чараларында ике атна эчендә 9 меңнән артык кеше булган
Ике атна эчендә, 25 июньнән 9 июльгә кадәр, «Күрше» фестивале җиңүчеләре Татарстанның 26 муниципалитетында 59 чара оештырды, аларга 9 меңнән артык кунак килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Саба районында эшлекле сәфәрдә
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Сабада. Бу хакта ул МАКС каналында хәбәр итте.
-
Яңалыклар
200 мең сумнан артык акчаны үз хисабыңа күчерү мошенниклык билгесе булырга мөмкин
Тиз түләүләр системасы (СБП) аша үз хисабыңа 200 мең сумнан артык акча күчерү мошенниклыкны ачыклый торган билге булып тора. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «ТАСС» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республикада туучылар санын 1,5 тапкыр арттыру күздә тотыла
Быел Татарстанда 33,6 мең нарасыйның дөньяга килүе көтелә.
-
Яңалыклар
Мәгариф министрлыгы балалар өчен нинди компьютер уеннары сайларга кирәклеген әйтте
Россия Мәгариф министрлыгы балигъ булмаган балалар өчен компьютер уеннарын сайлаганда өйрәтүче, коткаручы һәм үстерүче сюжетларга өстенлек бирергә киңәш итте. Бу хакта ведомствоның төбәкләргә җибәрелгән актуальләштерелгән методик киңәшләрендә әйтелә, дип хәбәр итә «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Җәмгыять
«Трудотерапия»: балаларга чүп утатуның файдасы нидә?
Балаларның җәйге яллары дәвам итә. Күпләр авылда – әби-бабай янындадыр. Заманча әйткәндә, «трудотерапия» уза торган чаклары. Уку белән башлары каткан балаларның бакчада чүп булса да утап керүләренең һәм, гомумән, аларны кул арасына кертүнең психология күзлегеннән файдасын белә идегезме?
-
Яңалыклар
Чаллыда 350дән артык гаилә җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне кулай күргән
Чаллының 358 күп балалы гаиләсе бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне сайлаган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин эшлекле дүшәмбедә шундый мәгълүматлар китерде ,дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Психолог Айнур Гәрәев: «Хәзер хатын-кызлар да, ир-атлар да бер тирә хыянәт итә»
«Ир-атлар – Марстан, хатын-кызлар – Венерадан» гыйбарәсен ишетмәгән кеше юктыр. Без, чыннан да, бер-беребездән шулкадәр аерылабызмы? Замана белән бергә ир-атлар һәм хатын-кызлар ничек үзгәрә? Ир-егетләр нинди хатын-кызлардан курка? Кем ни сәбәпле хыянәт итә?
-
Яңалыклар
Казанда 1,2 меңгә якын яңа муниципаль парковка урыны барлыкка киләчәк
Казанда муниципаль парковка киңлеге реестры 1 154 яңа машина урыны белән тулыланды. Хәзер шәһәрдә муниципаль парковка урыннарының гомуми саны 17 399 тәшкил итә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Россия йөзүчеләре Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында отты
Россия йөзүчеләре Мюнхенда узган Европа яшүсмерләр чемпионатының медаль зачетында беренче урынны яулады. Бу хакта «ТАСС» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Җәүдәт Сөләйманов: «Без кайттык һәм кайтачакбыз. Биләр – йортыбыз»
Биләрдә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының традицион һәм иң көтеп алынган сменасы «Сәләт Биләр Форум» тәмамланды.
-
Яңалыклар
Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән
Бүгенге көнгә Татарстан хастаханәләренә талпаннан зыян күргән 5881 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 1253е – балалар, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Туй күрке – чәкчәк: матур йоланы бүген ничек саклыйлар?
Татар туйларының төп күрке – кияү белән кәләш кенә түгел, чәкчәк тә.
-
Яңалыклар
Татар шамаилләрен Сенегал биенналесында тәкъдим итәчәкләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Халык дипломатиясе үзәге вәкилләре кергән Россия делегациясе Дакарда Сенегал белән мәдәни хезмәттәшлек турында сөйләшүләр үткәрде.