1 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 64%ка үтәлгән
Социаль-мәдәни өлкә объектларын, күп фатирлы йортларны һәм гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
-
Яңалыклар
Башкалада «Ел табибы» бәйгесендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды
Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2026» республика конкурсында «Яшь гвардия» номинациясендә җиңүчеләр өчен белем бирү сменасы башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Түбән Кама нефтехимия» җитештерү объектларының берсендә чыккан янгын сүндерелде
Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, янгын «тышкы факторлар аркасында йөк төшерү процессында булган» полистирол җитештерү линиясендә чыккан.
-
Яңалыклар
Татарстанда 38,2 км озынлыкта сулыкларны чистарталар
Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Россия суы» федераль проекты кысаларында су объектларын сәламәтләндерүгә керештеләр. Эшләр Чаллыда Мәләкәс һәм Чаллы елгаларында, шулай ук Казанда Нокса елгасында алып барыла. Участокларның гомуми озынлыгы 38,2 километрга җитә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Быелгы җәйнең соңгы аен файдалы уздырабыз
Августтан учакта пешкән бәрәңге, яңа гына агачтан өзелеп төшкән сусыл алма, амбарларга кайта башлаган ашлык исе килә кебек. Сезнең августны «иснәп» караган бармы? Әллә «җәй үтте» дип моңсуланып утырасызмы? Җәен эшләнәсе эшләр исемлеген ашыга-ашыга барлаудан да мәгънә юк. Түбәндәге киңәшләр киләсе җәйгә кадәр күтәренке кәеф бүләк итәр.
-
Яңалыклар
1 августта пенсияләрне яңадан исәпләү 9,3 миллион эшләүче пенсионерга кагылган
1 августта эшләүче гражданнарның иминият пенсияләрен ел саен яңадан исәпләү быел 9,3 миллион пенсионерга кагылган. Социаль фонд рәисе Сергей Чирков РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда «Олы Аккош күле» һәм «Комсомольский» пляжлары коену өчен куркынычсыз дип табылды
Белгечләр шәһәр халкын тикшерелгән һәм рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урыннарда гына ял итәргә чакыра.
-
Җәмгыять
Үтте дә китте: мәктәпкә барырга 1 ай калды
«Әниләр, 1 ай калды!»
-
Яңалыклар
Министр укытучының махсус статусы турындагы указ аларга ярдәм чараларын киңәйтәчәген әйтте
Россия Президенты Владимир Путинның укытучының аерым статусы турындагы указы педагогларга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын ныгыта һәм аларны, беренче чиратта, яшь белгечләр өчен киңәйтә. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда бүген «Мин күкне сайлыйм» авиабәйрәме уза
Бүген, 1 августта, Казан Татарстанның авиация башкаласына әверелә. «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм»/«Я выбираю небо» авиация бәйрәме уза. Барлык мәйданчыклар эшчәнлеге сәгать 13:00 башлана. Керү ирекле.
-
МӨҺИМ
Хезмәт җимеше: бакчачы түтәлендә ниләр бар?
Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле. Яздан бүгенгәчә тәрбияләгән яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка хәстәрли авыл халкы. Кайнатма ясый, турый, киптерә. Ә бакча уңышына сөенерлекме соң? Уңыштан табыш алучылар бармы? Гомумән, бүген халык бакчасында ниләр бар? Әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
-
Яңалыклар
Эльмира Зарипова: «Татарстанда көчле икътисад булмаса, социаль ярдәм чаралары булмас иде»
Әгәр Татарстанда көчле икътисад булмаса, социаль ярдәм чаралары да, социаль сәясәтне үстерү дә мөмкин булмас иде. Бу хакта «Нәтиҗәгә эшлибез!» форумында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
1 августта республикада нинди һава торышы булачак?
Июльнең соңгы ункөнлегендә аномаль эссе һава торышы хакимлек итте. Августта да җылы һава торышы көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә, дип хәбәр итә «Татар-информ».