«Бабамнардан килгән батырлык»
Ә беркөнне мәктәбебез ишеген хәрби егет ачып керде. Йөзе дә бик таныш. Ул әтием туып үскән Иске Әнәле авылыннан. Кулында күчтәнәче дә бар. Рияна исемле кыз язган хат аңа барып эләккән. Ранис абый Заһидуллин үзенә хат язып, җылы сүзләре белән өмет, ышаныч өстәгән кызны эзләп килгән.
– Бу хат алты ай буе түш кесәмдә йөрде. Ул минем йөрәгемне җылытты. Сүзләрен кат-кат укыдым. Рәхмәт, сеңлем, – диде батыр солдат.
Шушы көннән соң без хатларны ешрак яза башладык. Шул ук вакытта хәрбиләр белән очрашу, алар белән якыннан танышу, сөйләшеп утыру турында да хыялландык.
Килде ул көн! Минем хатны укыган хәрби егет Рәис Гыйламовның гаиләсендә кунак булдым. Әти-әнисе белән сөйләшеп утырдык. Үзен дә күрү бәхетенә ирештем. Тик озакка түгел. Чөнки ул артыгын сөйләргә яратмый, бик тыйнак һәм аз сүзле.
Шыгай авылы егете Рәис Гыйламов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Ул килешү нигезендә киткән. Рәис абый кылган батырлыклары өчен ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук «Батырлык өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре хәрби киемен бизи. Кыю райондашыбыз ил иминлеге сагында торганда, әти-әнисе аның өчен һәрчак догада, изге теләктә яши.
Мөлаем, нурлы йөзле Розалия апа һәм сабыр холкы күзләренә язылган Равил абый Гыйламовлар Рәис абыйның балачагы, хыяллары һәм бүгенгесе хакында сөйләделәр.
– Рәис туганда 1 генә килограмм авырлыкта иде. Аны бер дә яшәр димәделәр. Хәтта иске чүпрәкләргә төреп, өметебезне дә өзгәннәр иде. Бәхетебезгә, акушерка Роза апа, килеп, улыбызның сулавын күреп алды. Без аны аякка бастырдык. Икенче тапкыр мунча кертеп чыккач югалта яздым. Өченчесе – язгы салкында иске йортта йоклап киткән иде. Аннан табып алдык. Мин улымны өч тапкыр үлемнән алып калдым. Хәзер дә аның исән-сау, җиңү белән кайтасына ышанып яшим. Мин аның исән кайтасын беләм. Фәрештәләр минем улымны һәрчак саклап йөртер, йөргән юлларына канатын җәер, – ди ана, күз яшьләрен яшерә алмыйча.
Рәис 3 яшьлек чагыннан ук спецназ булырга хыяллана. Самолетлар күрсә, әнисен җитәкләп урамга чаба. Парашюттан сикерү теләге белән яна. Кечкенәдән көрәш белән мавыга. Көрәш түгәрәгенә йөрер өчен, 6 классны тәмамлагач, район үзәгенә килеп укый.
– Ул көрәштә үз үлчәмендә беркемгә дә бил бирмәде. Гел беренчелекне яулады. Бик күп бүләкләр, медальләр алды. Көрәшү, җиңүче булырга омтылу нәселебездә бар, – ди әтисе Равил абый.
Егеткә тәрбия гаиләдә салына. Ул җаваплылыгы, сүзендә нык торуы, шул ук вакытта нечкә күңелле булуы белән аерылып тора.
– Икебез дә фермада, терлекчелек өлкәсендә эшләдек. Шуңа күрә өйдәге бөтен хезмәт тә балалар өстендә булды. Эшләп, бер-берсенә ярдәм итеп үстеләр. Рәиснең сабырлыгы, юашлыгы, ярдәмчеллеге, сөйләшүләре минем якка охшаса, кыюлыгы, батырлыгы әтисе ягыннан килгән. Аларда көрәшкә тартылу бар. Минем иремнең әтисе дә яу кырында булган, энеләре дә – көрәш осталары, – диде Розалия апа.
Рәис Гыйламов районның һөнәр училищесында укыганда армия сафларына китә. Шуннан соң, хәрби киемен салырга теләмичә, килешү төзи. Якыннары әйтүенчә, ул 28 ноктада була. Таҗикстан, Сирия һәм башка җирләрдә булуын якыннары соңрак кына белә.
– Ул беркайчан хезмәте турында сөйләми, зарлана белми. «Улым, син кайда?» – дим. «Шыгай белән Апас арасында», – дип шаярта. «Орденнарыңны ни өчен бирделәр?» – дим, ул: «Тәмле итеп ашарга пешергән өчен, беләсең бит, кулым тәмле», – дип җаваплый. Украинада махсус хәрби операция башлануга, иң беренче булып алар төркеме кергән. Мин бу хакта да бик соң гына апасы аша белдем, – дип сөйли Розалия апа.
5 балалы гаиләдә үскән Рәис туган җанлы булуы белән дә аерылып тора. Туган йортын гел кайгырта. Махсус хәрби операциягә киткәнче дә өйнең идән-түшәмнәрен алмаштыру теләге белән яши. Ләкин өлгерә алмый кала.
– Район җитәкчелеге килде, безнең хәлебезне белде. Төзелеш материаллары белән дә ярдәм иттеләр. Иганәчеләр дә булышты. Авылдашларның җылы мөнәсәбәтен тоябыз. Безгә ярдәм иткән бар кешегә гаиләбез исеменнән чиксез рәхмәт, – диләр Гыйламовлар.
Шыгайга кайткач, Рәис кабат гади авыл баласына әйләнә. Шулай да читтә калган дусларын онытмый. Читтәге тормыш турында сөйләргә тырышмый. Күбрәк үзе хәл сораша, яңалыклар белән кызыксына.
– Кулына корал алган егетләр арасында дуслык көчле. Тынычта яшәүче кешеләр аны аңлап бетерми. Анда, гадәти булмаган шартларда, барын да аңлыйсың. Чын ир-егет әти-әнисенең, гаиләсенең тынычлыгын сакларга тиеш, – диде ул үзе.
Рәис иң элек әти-әнисенә, якыннарына ярдәм итүне максат итеп куя. Соңрак кына гаилә кора. Бүген аның Чаллы шәһәрендә гаиләсе бар, кечкенә кызы үсә.
– 14 яшендә авырудан соң бер улымны югалттым. Шуннан соң минем янымда гел Рәис булды. Сеңлесен укытып, үз урынын табарга булышкач кына өйләнде. Мәрхүм абыйсы каберенә барып та сеңлесен ташламаска сүз биреп кайткан иде. Сүзендә торды да. Йөрәге бик шәфкатьле баламның, – ди ана.
Рәис Гыйламов авырлыклардан курка белми. Максатына туры юл яра. Ил иминлеге сагында торуны бурычы дип саный. Әти-әни күңеле генә улларының еракта, ут эчендә йөрүе белән килешеп бетә алмый. Йөрәкләренең иң түрендә яндырып-көйдереп балалары тора.
– Бер минут истән чыкканы юк. Нинди генә эшкә тотынсак та, уебызда ул. Бурычыңны үтәдең бит, гаиләң янына кайтмыйсыңмы? – дип әйтеп карадык. – Илне сатмыйм, – дип җавап бирде. – Андагы балалар бер кисәк ипигә, бер стакан суга тилмерә. Ә мин үлгән балаларның әниләренә ни дип әйтим? Монда бит сезнең бар әйберегез дә җитеш, – дип җаваплады. Исән-имин кайтсын да, хәерле очрашулар язсын. Без һәрчак догада, – диләр Гыйламовлар.
Без дә Рәиснең батырлыклары турында кабат-кабат язарбыз әле. Туган якларга кайту шатлыгын да бүлешербез. Исән генә булсын!
Илүзә Шиһабиева, Апас районы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез