«Минем герой»
– Марсель абый, балачагыгыз турында сөйләп үтегез әле?
– Балам, минем балачагым авыр елларга туры килде. 1940 елда әткәйне армиягә алдылар, аннан сугышка китте. Шул китүеннән башка өйгә әйләнеп кайтмады. Әнкәй көнне төнгә ялгап колхозда төрле эштә эшләде. Авыр яшәдек, җитмәүчәнлек интектерде. Әнигә үземнән зуррак булган апамны карарга булыштым, ул авыруы аркасында яшьли дөнья куйды. Ул чакта миңа нибары биш яшь иде. Кем мине иркәләп, юатып торсын, дөнья миңа төшкән «нужа арбасы»н үземә тартырга өйрәтте.
– Бер таянычыгыз да, сыеныр кешегез дә юк идемени?
– Дөресен әйтәм, юк иде. Мин үз-үземә таяныч идем. Яшисең килсә, тырышасың ул. Ул вакытта һәркем шулай яши иде. Бөтен кеше «Җиңү өчен!» дип хезмәт куйганда мин дә бик тиз мөстәкыйльлеккә өйрәндем.
– Сезнең зур гаилә. Балаларыгызга авырлыклар алдында куркып калмый торган үзегезнең көчле характер сыйфатларын ничек бирә алдыгыз?
– Сүз белән түгел, мөгаен, үрнәгем беләндер. Безнең өч балабыз, җиде оныгыбыз, сигез оныкчыгыбыз бар. Мин алар өчен ышанычлы кеше булырга тырыштым. Әйткән сүземдә тордым. Гомумән, намус кушуы буенча яшәдем һәм эшләдем. Балаларым кеше булсыннар, дип теләдем.
– Зират хуҗасы булып бик күп еллар эшләдегез? Ни сәбәпле бу эшне сайладыгыз?
– Күзгә күренеп тормаган, әмма бик тә кирәк эш. Адәм баласын соңгы юлда шушында каршылыйлар. Зиратны карап, чистартып тору, тәртипләү, төзекләндерү мөһим. Бу яраткан эшемнән аякларым авыртканга былтыр гына туктадым.
– Марсель абый, заманча технологияләрдән оста файдаланасыз. Ничек өйрәндегез?
– Әлбәттә, җиңел булмады (көлә). Җитмәсә, бер күзем бөтенләй күрми, икенчесе дә начар күрә. Аудио-, видеоэлемтәләр аша рәхәтләнеп аралашам. Заманнан артта калып була димени?!
– Бүген сез авыру хатыныгызны кайгыртып яшисез. Күпме көч кирәк...
– Без ничә еллар рәхәттә дә, михнәттә дә гел бергә. Мин карамый, аны кем карасын?! Бер-береңә ярдәм итү зур батырлык түгел. Кеше шундый булырга тиеш...
– Сез әле һаман авыл тормышында, яшәешендә актив катнашасыз. Бүгенге көндә нәрсәләр эшлисез?
– Төрле инициативаларны кабул итәм, булышырга тырышам. Әлеге вакытта авыл халкы сугыш чоры хезмәт ветераннары турында китап әзерли. Ул китапта минем тормыш юлым да урын алачак. Яшь буын өчен үз Ватаны тарихын белү, горурлану – бик кирәкле эш, дип уйлыйм. Хәтер югалырга тиеш түгел!
– Яшьләргә әйтер сүзегез нинди?
– Кул кушырып, заманага зарланып утырмаска. Гадел итеп һәм намус белән хезмәт куярга. Кешелекле булырга һәм дөрес яшәргә. Шул вакытта гомер заяга үтмәс.
Әйткән сүзләре Марсель Сәгыйть улы Харисовка тулысынча туры килә. Якын бабам шундый. Сүзе белән түгел, эш-гамәлләре белән көчле!
Зиннур Мусин,
Актаныш районы, 2 нче урта мәктәпнең 7В сыйныфы укучысы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез