Фәнни мәхәббәт буламы?

Бик борынгы заманнарда һәртөрле ырымнарга ышанганнар, күк күкрәвен дә, яңгыр явуын да, хәтта карга кычкыруын да нәрсәгәдер юраганнар, шуларны дөрес дип уйлаганнар. Аннан дин барлыкка килгән. Кешеләр дин әһелләренең сүзләренә ышанырга тотынганнар. Руханилар Ходай сүзен җиткерә, шуңа алар алдашмый да, хаталанмый да, әйткәннәре һәрвакыт дөрес дип уйлаганнар. Ул дәверләр инде артта калып бара, хәзер без галимнәр сүзенә ышанабыз. Аларга Ходай акыл биргән, үзләре белем җыйган, әллә күпме китап укыганнар, өйрәнә торган нәрсәләре буенча мең тапкыр тәҗрибә үткәргәннәр, аркылысын-буен үлчәп караганнар, сүткәннәр, җыйганнар, чагыштырганнар. Без исә, алар хаталана алмый, әйткән сүзләре дөрес, дип уйлыйбыз. Галимнәр чынлап та тынгысыз, алар әллә нәрсәләрне эзлиләр, табалар, тикшерәләр, ачышлар ясыйлар һәм тормышны алга җибәрүдә искиткеч зур эшләр башкаралар.

Фәнни өйрәнүләргә корылган дөньяда беркемне дә битараф итми торган мәхәббәтне тикшерү дә читтә кала алмый. Психологлар, нейробиологлар, социологлар, хәтта химиклар һәм тагын әллә күпме гыйлем ияләре тикшеренүләр уздырып, тәҗрибәләр ясап, мәхәббәтнең асылын аңларга, аны гыйльми терминнар һәм концепцияләр белән аңлатырга тырышалар. Уңышка да ирешәләр. Мәсәлән, без хәзер гашыйк булу күренешенең дофамин, серотонин, окситоцин дигән матдәләргә бәйле икәнен беләбез. Кешедәге хис-тойгылар бәйләнеше шулар нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Мәхәббәтне өйрәнү үзара мөнәсәбәтләрнең тотанаклыгы, гаиләнең ныклыгы өчен дә файда китерә. Психологиядәге бәйләнү теориясе, мәсәлән, баланың кечкенә вакытта әни-әнисенә булган мөнәсәбәте аның киләчәктә мәхәббәт мәсьәләсендә ничек буласын ачыклый. Үсеп җиткәч, кемгә, ниндиерәк кешегә гашыйк булачак, аның белән нинди мөнәсәбәтләр урнаштырачак, балаларына карашы нинди булачак… Менә шулар нәтиҗәсендә һәрбер кеше үз парын, үзенә тиң кешене табып, аны мәхәббәттә бәхетле итеп була, дип уйлыйлар.

Бәхетле мәхәббәт ул кешенең шәхси проблемасы гына түгел, гаилә ныклыгы, ил иминлегенә нигез була. Бәхетле гаиләдә бәхетле балалар туа, үсә һәм илнең дә, кешелекнең дә генофондын ныгыта.

Менә шул рәвешлерәк мәхәббәтнең сәбәпләрен, хәрәкәт итү тәртибен, закончалыгын өйрәнеп, җентекле тикшеренүләр, рациональ анализлар нәтиҗәсендә аны фәнни калыпларга салырга тырышу да бар. Әгәр бу өлкәдә сизелерлек алга китеш булса, мәхәббәт белән идарә итү мөмкинлеге ачылачак дип көтелә.

Мәхәббәт белән идарә итү тоташ бер индустриягә әверелеп китәргә мөмкин. Чөнки бу бала туганнан алып, аның соңгы көннәренә кадәрге чараларны күз уңында тота. Сабыйның нәселен, табигый мөмкинлекләрен, нинди кешегә гашыйк булуы отышлы икәнен өйрәнү, пар сайлау һәм шул пары белән гомер итү дәверен камилләштерү, балалары белән мөнәсәбәтләрен җайлау һәм башкаларны үз эченә алырга мөмкин бу эшчәнлек. Мәхәббәтне тәртиптә тоту өчен нейростимуляция, геннарга тәэсир итү, хәтта фармацевтик препаратлар файдаланылырга мөмкин. Шулар ярдәмендә хисләрне көчәйтү яки азайту чаралары кулланыла ала…

Һәр нәрсә шикелле үк, мәхәббәт белән идарә итү мөмкинлеге дә төрле нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Бер яктан ул кешене бәхетлерәк итү, гаилә тормышын яхшырту, балаларга яхшы тәрбия бирү чарасы була ала. Шул ук вакытта аны һәртөрле мәкерле эшләр өчен файдалану ысуллары да ачыла. Теләмәгән кешене үзеңә гашыйк итү яки җәмәгатьчелек фикерен яулау өчен куллану, гашыйк парлар арасын бозу һ.б.

Ләкин мәхәббәтне рациональләштерү омтылышы адым саен нинди дә булса каршылыкка юлыга. Моның иң беренче сәбәбе: аны берничек тә ниндидер калыпларга салып булмый, ул исәп-хисап чикләрен дә, мантыйкны да бар дип белми. Кеше организмындагы химик реакцияләрне, психологик механизмнарны бертуктаусыз өйрәнергә мөмкин, әмма алар гашыйк ярларның хисләре тирәнлеген, үз-үзен тотышлары ничек булачагын билгели алмый. Хәтта беренче карашка бер үк төрле күренгән хәлләрдә дә бердәй үк яраткан кебек тоелган кешеләр бер үк төрле хәрәкәт итми, аларның гамәлләре бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыга, кайвакыт хәтта мантыйкка да туры килми. Мәхәббәт тойгысының тотрыклылыгы юк. Шуңа аның закончалыкларын ачыклау бик авыр һәм моның өчен катлаулы җайланмалар ярдәмендә бик күп исәп-хисап эшләре үткәрү таләп ителә. Бүген мондый технологияләр юк.

Аннан соң мәхәббәт ул бер генә төрле түгел бит. Романтик, платоник мәхәббәт. Туган җиргә, әти-әнигә, ватанга, дусларга, һөнәргә… Һәм аларның һәркайсының үз чагылышы, калыпларга салып үлчәп булмый торган үзенчәлеге бар. Бер сүз белән әйткәндә, мәхәббәт ул ниндидер факторлар, төшенчәләр, үзенчәлекләр җыелмасы гына түгел, ул һәрдаим үзгәрештә, күп очракта мантыйкка да, кануннарга да буйсынмый һәм аны системага салып үлчәү дә, үзгәртү дә мөмкин түгел. Һәм ул кабатланмый. Кеше үз гомерендә әллә ничә тапкыр һәм әллә ничә кешегә гашыйк булырга мөмкин, әмма бу халәтләрнең берсе да кабатланмый, аларның барысы да бөтенләй бүтән төрле, фәкать үзенчә генә була. Әгәр кеше ун кешене ярата икән, ул аларның унысын ун төрле мәхәббәт белән ярата. Аның берәүгә карата ярату тойгысы да мизгел саен, хәтта мизгелнең өлешләре саен үзгәреп торырга мөмкин.

Бүген мәхәббәт бернинди фән тәэсиренә дә буйсынмый. Гашыйк булыгыз, яратыгыз, сөенешеп, сөешеп-сөелешеп яшәгез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре