БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Язмам һич кенә дә Көнчыгыш календаре буенча килә торган Ат елы турында түгел. Аңа бәйле фаразлар, гороскоп ише күрәзәчелектән дә ерак торам. Бары тик Ат елында туган кеше буларак, безнең ел килә дип, бераз шаярып, шушы җан иясенә бәйле кызыклы хатирәләремне барлыйсы килә.
Хәсән Туфан гадәттән тыш сикәлтәле, фаҗигале, һәлакәтле бер заманда яши. Озын гомер юлы уза. Әмма тормышының һәр баскычында, ул нинди булуга карамастан, әдәбиятның иң алгы сызыгында торырлык көч таба.
Татарның тутыкмас асыл ташы. Сүзебез Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле турында. 88 ел дәвамында халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, милли моңнарын, биюләрен саклый һәм мәдәниятебез үрнәкләрен республикада түгел, дөнья күләмендә таныта ул.
Бу көн безгә үз хокукларыбызны, бурычларыбызны белергә һәм, үзләре хәл итә алмаган очракта, башкаларга ярдәм итәргә кирәклеген искә төшерергә мөмкинлек бирә.
Ватан геройлары көненең мәгънәсен яхшырак аңлый башладык. Бәйрәм кәефенә ямь өстәп, Татарстанда туып үскән Россия Герое, космонавт-сынаучы Сергей Рыжиков та орбитада 245 көн булганнан соң нәкъ шушы көнне уңышлы гына Җиргә әйләнеп кайтты бит әле. Ул да – милли героебыз!
«Ирең кем?» – дип сорасалар... Яхшы әти, гаилә кешесе, балаларыбызны берничә төрле спортка өндәүче; үзе сноубордчы, велосипед, мотоузыш, автоузыш кебек экстремаль спорт төрләре белән мавыгучы; туризм, табигатьне саклау белән шөгыльләнүче, дияр идем.
Россия Герое исеме 1992 елның 20 мартында гамәлгә куела. Якташларыбыз арасыннан бу мактаулы исем беренчеләрдән булып Чечняда батырлык күрсәткән Александр Супонинскийга һәм Алексей Кораблевка бирелә.
Игъланнар сайтына кереп китсәң, комедияләрең бер читтә торсын. Кем әйтмешли, атаң белән анаң гына юк. Дуслык сатучылар, керпе биреп торучылар, акчага песиләренең фото-видеолары белән бүлешүчеләр, шешәдәш булырга тәкъдим итүчеләр... Сайтларда сәер игъланнарны барлыйбыз. Мондый белдерүләр булгач, аларны эзләүче дә бар дигән сүз бит!
Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылындагы «Ак Барс – Питрәч» җәмгыяте республикада алдынгы урыннарда бара торган хуҗалык. Быел алар 9192 гектардан 28 мең тонна ашлык җыеп алганнар. Уңдырышлылык – гектарыннан 30 центнер. Зур, заманча фермаларында 4500 мөгезле эре терлек бар, шуларның 1600 е – сыерлар.
Соңгы елларда хуҗалыклар көнбагышны күпләп үстерә башлады. Сәбәбе – бәясенең отышлы булуы. Бөртекле культураларның хаклары 8–12 сум йөргәндә, көнбагышны өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәккә сатарга мөмкин, ди алар.
Фикер өстәү
Фикерегез