Газетага язылу

Гөлнара Габидуллина: «Тормыш – үзе сәхнә арты»

Бер булганнан бар да була. Җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнара Габидуллина да соңгы вакытта кулына гармун алып, үзе уйнап, үзе җырлап, тамашачыларын шаккатыра. Хатын-кыз артистлар арасында андыйлар – бик сирәк күренеш. Элек тә уйный белдеме икән, әллә хәзер өйрәнгәнме? Җырчы белән сөйләшеп алдык.

Гөлнара Габидуллина: «Тормыш – үзе сәхнә арты»

– Гөлнара, гармунчы булырга җыенмыйсыңдыр бит?

– Соңгы вакытта мин телевидениедәге «Кәмит Җәвит», «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшыруларында баян белән чыгыш ясадым шул. Чакыргач барам, катнашам. Моңа кадәр буш вакытта өйдә генә уйный идем. Күңелем тартса гына, кулга баян алам. Хатын-кыз өчен авыррак уен коралы бит ул, сәхнәдә баян күтәреп тору өчен ирләр көче кирәк. Шулай да берәр җитезрәк, күңелле җырны әзерләп, тамашачы каршысына чыгып, баянда уйнап җырлау хыялы белән яшим.

– Баянда уйнарга кайчан һәм ничек өйрәндең?

– Әти-әнием тумышы белән Мамадыш районыннан булсалар да, алар Казахстанга китеп яшәгән. Мин дә шунда дөньяга килгәнмен. Музыкаль белемне дә анда алдым. Кечкенәдән үк фортепианода уйнарга кызыга идем. Сыйныф җитәкчебез Антонина Аркадьевна безгә музыка дәресен укытты. Ул баянда уйный иде. Өченче сыйныфта белем алганда, укытучым әниләргә: «Кызыгыз сәләтле, көйне дә тиз отып ала, тоя, музыка мәктәбенә бирегез әле», – дип киңәш иткән. Фортепианода өйрәнәм дип канатланып барсам да, анда мине тыңлап карагач: «Бармаклары бик кыска, уйнарга җайсыз булачак, баян классына барыгыз», – дигәннәр. Шулай итеп мин музыка мәктәбендә укый башладым. Биш ел укырга кирәк иде. Тик тәмамлый алмадым. Бер генә ел калган иде, әти белән әни Мамадышка «Берсут» җәнлек совхозына күченеп кайтырга булдылар. Минем бәхеткә авылда музыка мәктәбе бар иде, тик баян классы юк. Калган бер елымны район үзәгенә барып йөрергә, анда тәмамларга туры килде. Шуннан инде Казанга килеп, педагогия университетының музыка факультетында белем алдым.

– Казахстанда яшәгән кечкенә Гөлнара баянда казах көйләрен уйнарга өйрәнгәндер инде?

– Казах көйләрен генә түгел, мин татарча җырларны да өйрәндем. Алма-ата телевидениесеннән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина, Асаф Вәлиевнең иң популяр җырларын җырлаталар иде. Мин аларны тыңлап, истә калдырам да баянда уйнап җырларга өйрәнә идем. Кайбер урыннарын әти дөресләп җибәрә иде. Татарстанга менә шул җырлар белән кайттым. Ул вакытта сигезенче сыйныфта укый идем. Авылда клубка йөрдем. Анда шул өйрәнгән җырларым бик булышты. Җырлау миңа ошый башлады, яңа җырлар да өйрәндем. Ә баян әкренләп читтәрәк калды. Үзем өчен генә уйнадым.

– Баянга бәйле хыялыңны чиштең, башка иҗади планнарың белән дә уртаклаш әле.

– Алга таба да җырларга, тамашачымны яңа җырларым белән сөендерергә уйлыйм. Мин – әле һаман да студент бит. Мәдәният институтында магистратураның икенче курсында, Винера Әхәтовна бүлегендә белем алам. Укырга беркайчан да соң түгел, үсәргә, камилләшергә кирәк дип саныйм. Күптән теләгем бар иде. Тик барысына да өлгереп булмый бит. Балаларга вокал да укытам. Әминә белән дә күп конкурсларга йөрибез, ул музыка мәктәбендә белем ала. Ниһаять, үземә вакыт табып, укырга дип тәвәккәлләдем. Алга таба үземнең сольный концертымны куясым килә. Клип төшерү уе да бар. Ә иң мөһиме: укуымны дәвам иттерү миңа шундый бер көч өстәде. Үземнең профессиональ җырчы булуыма шулкадәр сөенеп йөрим, хәтта үз-үземә бәям күтәрелде. Педагогия университетында укып, мин педагог булып чыктым. Ә минем иң зур яшьлек хыялым җырчы булу иде. Аны менә хәзер тормышка ашырам. Әминәнең дә иҗат юлыннан баруына каршы килмим. Теләге бар икән, үзенә ошаган юлны сайласын.

– Кызың Әминә иҗатын үстерүгә вакытыңны бик күп сарыф итәсең. Җырчы Гөлнара Габидуллина «Әминәнең әнисе»нә әйләнеп калудан курыкмыймы?

– Әйе, Әминәнең вакыты бик тыгыз. Ул иҗатта да, мәктәптә дә. Быел музыка мәктәбен, шулай ук рәсем мәктәбен дә тәмамлый. Бәйгеләре, фестивальләре бар. Үземә эшләргә дә, укырга да, концертларда катнашырга да туры килә. Ләкин Әминәгә булышмыйча булмый. Һәр җиргә йөртергә, озата барырга кирәк. Ә бу инде, үзегез беләсез, бик күп вакыт таләп итә. Мин булышмасам, кем булышсын. Әтиебез дә ярдәм кулын суза. Тик аның да үз эше бар, гаиләне алып барырга кирәк. «Ник ешрак җырламыйсың?» – диләр. Минем өчен бүген беренче урында – бала. Ләкин бу һич кенә дә минем иҗатыма зыян салмый. Концертларда Әминә дә, мин дә җырлыйм. Бергә булгач, тәҗрибә дә туплый. «Әминә әнисе»нә генә әйләнеп калудан курыкмыйм. Аның җырда да, киемдә дә үз стиле бар. Яшьләр хәзер башка бит. Кайвакыт үзем дә аңардан үрнәк алам. Бер-беребезне өйрәтәбез. Тик мин аның миңа охшап иҗат итүен теләмим, үзенчә булсын. Катлаулырак җырларны җырлый, мине дә уздыра.

– Син социаль челтәрләрдә бик тыйнак. Тормышыңны ачыграк күрсәтсәң, популярлык та күбрәк була, диләр бит...

– Сәхнә зур көчкә ия. Ул кызыктыра да, ымсындыра да. Тик артист тормышы ачыктан-ачык булырга тиеш түгел, дип саныйм. Тамашачы болай да инде сәхнәгә бик якынайды. Һәр һөнәрнең үз авырлыгы бар. Иң мөһиме: көнчелек булмасын. Һәр кеше, тырышып, үз максатына ирешергә тиеш.

– Гөлнара Габидуллинага тормыш биргән иң зур сабак нинди?

– Тормыш – үзе сабак инде. Сынаулар аша һәр мизгелнең кадерен беләсең. Әле дә сыный. Энем инде 1999 елдан бирле урын өстендә. Мин бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләмәдем. Күп кеше бу хакта болай да белә. Тормыш – үзе бер сәхнә арты ул. Авырлыклар кешене ныгыта. Сәламәт һәм үз-үзеңә тугры булырга кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре