Коткаручылар полиция заявкасы буенча 2 сентябрьдә 1953 һәм 1959 елгы ике хатын-кызны эзләргә чыккан. 31 августта алар Подтесово бистәсе тирәсендәге урманга гөмбә җыярга киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Эзләүгә полиция һәм волонтерлар да кушылган.
Хатын-кызларның мәетләрен бистәдән 3-4 чакрым ераклыкта урманда волонтерлар эзләп тапкан. Хәзер биредә тикшерү органнары эшли. Үлемнең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизалары билгеләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез