Газетага язылу

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Хәләл индустриясе азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты»

Бүген Россиянең мәдәни башкаласы Санкт-Петербургта «Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр: заман сынаулары һәм ныгыту стратегияләре» темасына II Халыкара дини саммит эшли башлады.

Саммитның эше бүгенге дөньяда дини һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм динара диалогны үстерүгә багышланган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнаша. Саммитны ачу тантанасында Коръән аятьләрен Истанбулдагы зур Чамлыҗа мәчете имам-хатыйбы Исхак Даныш укыды, ә Илфар хәзрәт Хәсәнов татар телендә дога кылды. Ул догасында шулай ук 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда 300 дән артык кешенең, шул исәптән, балаларның гомерен өзгән фаҗигадә һәлак булганнарны искә алды.

Саммитның модераторы Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Панчеев булды.

Саммит үз мәйданчыгына алдынгы дин, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләрен, дин галимнәрен хәзерге җәмгыятьтә дини, традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен яклау һәм саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук дөньякүләм диннәр вәкилләре арасында эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру һәм алдынгы проектлар эшләү өчен җыйды.

Саммит эшендә дөньяның 20 дән артык иленнән делегатлар – дин әһелләре һәм хакимият вәкилләре катнаша.

Форумның пленар өлешендә Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәүлид аен искә төшерде, аның кешеләргә төптән уйланылган динара сәясәт алып бару буенча бик күп мисаллар калдыруын әйтте. Мөфти шулай ук бу өлкәдә Татарстанның уникаль тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Татарстанда динара татулыкны саклау буенча Россиядәге иң системалы модельләрнең берсе барлыкка килде. Алай гына да түгел, республика дини факторны ислам дөньясы белән гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү, шулай ук икътисади үсеш өчен мөмкинлек буларак куллана. Мин Татарстанның динара татулыкны саклау буенча тәҗрибәсе турында нәкъ менә икътисади фактор белән бәйләп сөйләргә телим. Чөнки төрле дин вәкилләре арасындагы уңай мөнәсәбәтләр социаль тотрыклылыкка, димәк, икътисади үсешкә дә турыдан-туры йогынты ясый», – дип белдерде ул.

Ул, сүзләрен раслап, Татарстан Республикасының икътисади яктан Россиядәге иң көчле төбәкләрнең берсе булуын искәртте.

«Дустанә яшәү – ул ресурс. Җәмгыятьтә дин аркасында низаглар булмаганда, социаль киеренкелек кими һәм киң кырлы социаль-икътисади үсеш, шул исәптән эшкуарлык өчен дә тотрыклы мохит барлыкка килә: эшмәкәрләр озак вакытка исәпләнгән инвестицияләр кертергә ниятли һәм уникаль, конкурентлыкка сәләтле һәм клиентлар өчен файдалы булган тәкъдимнәр белән чыга ала. Мәсәлән, Татарстанда хәләл индустриясе күптәннән инде азык-төлек җитештерү кысаларыннан чыкты һәм бүген косметология, медицина, финанслар, инфраструктура, мода һәм мәгарифне колачлый. Рәис Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «Хәләл лайф стайл» концепциясе бу перспектив базарны үстерү өчен мөһим этәргеч булды. Моннан тыш, Татарстан Россиядә ислам финансларын үстерү буенча бик зур үзәк булып тора», – диде ул.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында Татарстанның Россиядә мөселман үзәге буларак үсүен, әмма республиканың социаль идеалы булып динара тынычлык торуын ассызыклады. Мөфти хәзрәт сүзләренчә, динара сәясәт хакимияттән зирәклек сорый һәм хаталарны гафу итми, чөнки алар артык кыйммәткә төшә һәм җәмгыятьне озак вакытка таркатырга мөмкин. Ул шулай ук низаглар, эзәрлекләүләр һәм кысрыклауларның социаль киеренкелек тудыруын, шуңа күрә бу өлкәдә теге яки бу территориянең мәдәни үзенчәлекләрен исәпкә алу, килештерү (медиация) күнекмәләренә ия булу һәм халыкның дини яктан белемнәрен арттыруның аеруча мөһимлеген билгеләп үтте. Ахырда Камил хәзрәт республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне оста саклаучы Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

Татарстан мөфтие Россия җәмгыятен эчтән таркалудан бары тик күпмилләтле халыкның хакыйкый дини кыйммәтләренә нигезләнгән рухи суверенитет кына саклый алуын белдерде. Ул Аллаһка ышану, киң күңеллелек, гаделлек, белемле булу, гаилә һәм Ватанга мәхәббәтнең Россиядәге традицион диннәрнең кыйммәтләре булуы турында да өстәп әйтте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре