29 декабрьдан алып 1 гыйнварга кадәр Татарстанда 32 янгын булган, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Янгыннарда бер кеше һәлак булган, тагын икесе зыян күргән. Шулай ук өч кешенең пиротехника аркасында имгәнүе турында хәбәр ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе гирляндаларны һәм пиротехниканы махсус кибетләрдә генә сатып алырга, салютларны инструкция нигезендә кулланырга һәм пиротехниканы йортлардан 30 метрдан, ә җитештерү биналарыннан 500 метрдан да якынрак кулланмаска кирәклек турында искә төшерә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез