Газетага язылу

Яшәргә көч бирә

Мәрхәмәтле йөрәк

Яшәргә көч бирә
шәхси архивтан

  «Мин кешеләргә ярдәм итүдән үземә көч алып яшим. Ярдәм итү минем җаныма рәхәтлек бирә, мин моны ничек итеп тә аңлата алмыйм», – ди Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Фәүзия апа Гыймадиева.

 Районыбызның киң күңелле халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре маскировка челтәрләре үрә, җылы оекбашлар бәйли, ипи киптерә, окоп шәмнәре ясый. Бу әйберләр исә район Үзәк китапханәсендәге махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Әлеге максатта чаралар күбрәк район мәдәният йортларында, мәктәп, китапханәләрдә оештырыла. 
   Ә бүген сүзем – үз өендә «Әнием чәе»н ясауны оештыручы киң күңелле, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәмгә ашыгучы, башкалар өчен җан атучы  Фәүзия апа турында. Атна саен аның өенә дуслары, туганнары, күршеләре, элекке коллегалары, авылдашлары, хәтта бер дә белмәгән, очрашмаган кешеләр җыела. Алар кич утырып, туган ягыбызда үсә торган күптөрле үлән, киптерелгән җиләк- җимешләрне бергә кушып, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җибәрү өчен шифалы чәйләр ясыйлар. Җәй көннәрендә үзләре җыйган хуш исле, файдалы үләннәрне, изге теләкләрен тели-тели, халык көйләрен җырлый-җырлый, чәй өчен булган махсус капларга тутыралар. Инде шундый чәй каплары тутырылган дистәгә якын тартма әзерләнеп, егетләребезгә озатылды. Ә бер тартма махсус хәрби операциядән ялга кайткан Заһидуллин Илфатның үз кулына тапшырылды.

   Беренче карашка ачык йөзле, аралашучан, һәрвакыт зәвык белән киенгән Фәүзия апаның бер генә борчуы да юк кебек. Ә аның, язмышның сикәлтәле юлларында абынмыйча, сынауларда сынмыйча, тормышның якасына ябышып, башкаларга терәк булып яшәп яткан мәле.

   1956 елның  27 гыйнварында  Әлки районы Яңа Үргәагар авылында бу дөньяга беренче бала булып аваз сала ул. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 1976 елда сөйгәне Рамил белән кавышалар. 1978 елда мәхәббәтләренең беренче җимеше булып уллары Алик туа. 1980 елның март ае икенче уллары Илнурны, 1985 елның гыйнвар ае өченче уллары Илсурны бүләк итә. Фәүзия апа тормыш иптәше Рамил абый белән озак еллар район «Сельхозтехника» берләшмәсендә хезмәт куя. Фәүзия апа склад мөдире, профсоюз комитеты рәисе вазыйфаларын үтәсә, Рамил абый районның алдынгы машина йөртүчесе була. Матур гомер итәләр алар, балалар үсә, башлы-күзле була башлыйлар.

   2003 елдан соңгы еллар гына, тоташ хәсрәттән торган чор булып, Фәүзия апаның гомер дәфтәренә уелып баралар. Язмыш үз сынауларын бер-бер артлы биреп кенә тора: 5 ел эчендә 6 якын кешесен югалта! 2003 елның февраль аенда 41 яшьлек энесен, июнь аенда 48 яше дә тулмаган ире Рамилне җирли ул. Алар кайгысыннан айнырга да өлгерми, 2004 елның август аенда 26 яшьлек олы улы Алик мәңгелеккә күзләрен йома. 2009 елда икенче энесен 51 яшендә йөрәк өянәге алып китә. 2024 елның март аенда икенче улы Илнур, үзе теләп, махсус хәрби операциягә китә. Ике тапкыр яраланып, госпитальләрдә ятып чыга. 2025 елның 27 май көнендә видеоэлемтә аша шалтыратып, үзләренең Курск өлкәсенә  керәселәрен әйтә, чыккач, хәбәр итәрмен, ди. Шушы шалтыратудан соң инде 5 ай буена һәр көн, һәр төн ана баласының шалтыратуын көтеп яши, гәрчә «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килсә дә.

   Йөрәге тулы сагыш булса да, Фәүзия апа ягымлылыгын, күңеленең сафлыгын  югалтмаган. Аның күңелендә бу дөньяга да, кешеләргә дә бер генә үпкәсе дә юк. «Мин бу сынауларны шулай тиеш итеп кабул иттем инде, язмышым белән килештем. Бәлки дингә килүем, Аллаһым үзе ярдәм итә торгандыр. Аллаһымнан, тезләнеп ялвара-ялвара, яшәргә көч бирүен сораган көннәрем дә аз булмады бит», – ди ул.

   Һәрвакыт йөзеннән нур бөркелеп торган, тиктормас Фәүзия апаның шөгыльләре бик күп. Күптән лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам иттерә, хатын-кыз эчке киемнәре бүлегендә сатучы булып эшли. Инде башка эшләмәм, дип киткән булса да, хуҗасы яңадан чакыртып ала үзен.  Җырларга, шигырьләр сөйләргә ярата. Яшь чагында мәҗлесләр алып баручы булып та эшли. «Үзлегемнән Коръән аятьләрен, намаз укырга өйрәндем. Сораган кешегә үземнең белгәннәрем белән дә бүлешәм. Коръән укырга дип чакыручыларны да кире какканым юк. Дин китапларын бүләк итеп бирергә бирергә яратам», – ди изге күңелле апа.

 – Атна саен дистәдән артык кешене үз өеңә җыю авырга килмиме соң? Без туганнарны җыя башласак та, ничә көн йокламыйбыз, ә монда сезгә төрле кешеләр җыела, –  дигәнемә әңгәмәдәшем:

– Юк, бер генә дә мәшәкатен күрмим. Минем күңелем шулай куша. Миңа шулай рәхәт. Мин кешеләр яратам, өемнән беркайчан кеше өзелми. Аллага шөкер, дусларым, туганнарым күп, барысы белән дә аралашып, кунакка йөрешеп яшибез. Киң күңелле кешеләр безнең арада күп икән, үземнең шундый ниятем барлыгын әйткәч, берсүзсез риза булдылар. Күрше авыллардан да киләләр. Баштарак үзем чакырган булсам, хәзер: «Кайчан килик, мин дә килим әле», – дип сорап кына торалар. Килешенгән сәгатькә чәйләрен, чәй ясарга үләннәрен күтәреп килеп тә җитәләр. Чәй тутырырга капларын, кечкенә капчыкларын заказ биреп кайтартам, аларны үзем дә, бергәләп акчасын җыелып та алгалыйбыз. Бергә эшләгәндә сизелми дә, тиз арада 500 әр капчык чәй тутырып куйганыбызны сизми дә калабыз. Әле менә киләсе атналарда окоп шәмнәре ясарбыз дип ниятләп торабыз. Әлегә ясау өчен чималларын хәстәрлибез. Хәлебездән килгәнне эшлибез инде, файдабыз гына тисен. Ә иң мөһиме, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, балаларыбыз исән-сау гына өйләренә, әниләре, гаиләләре янына әйләнеп кайтсын иде, – ди. Күзләрендә энҗе бөртекләре җемелдәсә дә, ирен кырые белән елмайгандай итә.

   «Фәүзия»  исеме  җиңүче дигәнне аңлата. Әйе, Фәүзия апа, син, һичшиксез, бу сынауларны да җиңәрсең, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Ә син – аның барлыгына, берлегенә ышанучы бер мәрхәмәтле зат бит. Күп еллар шулай фикердәшләреңне бергә туплап, башкаларга ярдәм итеп яшәргә язсын әле сиңа. Аллаһы Тәгалә берүк саулыгыңны һәм егәрлегеңне генә бирсен!

 

                                                                                             Алсу Низамова, Әлки   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре