Икътисад суына

Россия икътисадының кыен хәлдә калуы хакында рәсми хәбәрләр торган саен күбрәк күренә. Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, мәсәлән: «Икътисад артык суынып китү куркынычы бар. Шул ук вакытта инфляция акрыная, шуңа күрә Россия Банкы үз вакытында акча-кредит сәясәте кысасында чаралар күрергә тиеш», – дип саный. Икътисадый үсеш темпларының кискен кимүен, күп кенә тармакларның һәм предприятеләрнең банкротлык чигенә килеп терәлүен күпчелек чиновниклар, бизнес әһелләре һәм икътисадчылар төп ставканың югары булуыннан күрә. Ставканы төшерүгә, икътисад җанлана башлар, дип өметләнәләр. Июнь утырышында төп ставканың 19 процентка кадәр кимүен өмет итәләр.

Эш алай гади генә түгел ләкин. Россия икътисады күп төрле сәбәпләрнең комплекслы басымыннан интегә. Хәрби чыгымнарның зур булуы, бөтендөнья кризисы аркасында чималга бәяләр төшү, санкцияләр тәгәрмәченең даими таптап торуы, алдагы елларда аерым тармакларны ясалма рәвештә үстерү – болар барысы берьюлы икътисадны түбәнгә тарталар. Европа базарын югалткан ташкүмер чыгару тармагы, әйтик, котылгысыз рәвештә зыянга эшли. Бердән, күмергә бәя төшә, икенчедән, аны ташу чыгымнары арта. Төзелеш тармагындагы проблемалар да күп еллар дәвамында ипотека кредитын чүпрә белән кабарту сәбәпле туды. Хәзер тармакта бик күп компанияләр бөлгенлек хәлендә, аларны коткару өчен өстенлекле ипотеканы җанландырып азапланалар. Тик бурычка үсешнең чиге бар, бурыч процентлы булганда, ул чик тиз якыная.

Бизнес компанияләр кредитларын түләүгә бәйле кыенлыклар кичерә. Россия Банкы банкларга вакытлыча кыенлыклар белән очрашкан компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләрнең кредитларын реструктуризацияләргә тәкъдим итте. Бу соңгы ярты елда бурычларын вакытында түләп килгән һәм артык зур бурыч йөкләмәсе булмаган заёмчыларга кагыла.

Бизнесның һәм җитештерүчеләрнең мөшкел хәле бюджет кризисы булып кайтаваз бирә. Дәүләт Думасы 2025 ел бюджетын яңадан карау турында карар кабул итте. Барлык 19 профиль комитет та бу карарны хуплады. Хупламый кая барасың: нефть-газ керемнәре генә дә 2,6 триллион сумга кимер дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов

Көн хәбәре