Камал театрында – премьера: «Сөяркә» кайтты

Камал театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер Илгиз Зәйниев яңа вазыйфасында тәүге спектаклен чыгарды. Ярату – гөнаһмы? Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»сен куеп, тамашачыны янә бер кат әнә шул сорауга җавап эзләргә чакыра ул. 30 елдан соң җавап үзгәрәме?

Премьера 17–19 октябрь көннәрендә Камал театрының Көнчыгыш залында булды. Андагы түгәрәк сәхнәдә күп артистлар катнашкан әсәрне куеп булмый, моноспектакльләр кирәк. Илгиз Зәйниев «Сөяркә» пьесасын шул сәбәпле дә сайлаган. Икенче сәбәбе – Туфан ага Миңнуллинның тууына быел 90 ел тулу. Спектакльнең кабат сәхнәгә кайтуы халык арасында кызыксыну уятты. Чөнки ул күпчелек тамашачыга инде таныш.

«Сөяркә»не 1996 елда режиссер Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән иде. Ул вакытта анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллина уйнады.

Илгиз Зәйниев куелышында исә, ике пәрдәлек пьеса кыскартылып, бер бүлеккә калдырылган. Режиссер моны: «1990 нчы елларга хас кайбер нәрсәләрне алып аттык», – дип аңлата. Иң мөһиме – Туфан Миңнуллинның тамашачыга җиткерергә теләгән фикере сакланган. Яңа Хәбир ролендә – Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Әнисә ролендә – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Гайфетдинова.

30 елдан соң

Инде спектакльнең үзенә күчик. Туфан ага күтәргән сораулар 30 елдан соң да актуаль. Бәлки бүген ул тагын да көчлерәк яңгырыйдыр әле. Халык инде хәрам белән хәләлне, «гөнаһ» төшенчәсен тирәнрәк аңлый һәм анализлый башлады кебек. Шулай да мәхәббәтне, хисләрне нишләтәсе? Хатын-кыз белән ир-ат арасында барлыкка килгән ярату хисен ничек йөгәнләргә? Язмыш бит ул, төрле хәл булырга мөмкин. Ярату – гөнаһмы, әллә яратмый яшәү – гөнаһмы? Премьерага килгән тамашачы әнә шул сорауларга җавап эзләп уйлана. Ә асылда... буталып бетә.

Мин бу спектакльнең беренче куелышын да караган идем. 30 елдан соң карашлар башка. Ул чагында мин Әнисәне кызганып та, үзем дә ир хатыны буларак сөяркә хатынны каһәрләп тә, шул ук вакытта аларның икесен дә азмы-күпме аклап та утырдым. Янәсе, яраталар бит.

Премьераның башында ук тамашачыны әсир итә торган җыр яңгырый. Көйне композитор Эльмир Низамов язган. Спектакльдәге җырлар тиз арада халык арасында популярлашыр, дип уйлыйм. Чөнки ул көй һәм Хәбир белән Әнисәнең биюе залдагы тамашачыны беренче ноталардан ук хисләр дулкынына алып кереп китте. Сөяркәләр булсалар да, алар арасындагы ярату да гөнаһ түгел, дигән фикер тудырды.

Хәбир 18 яшендә үзеннән 12 яшькә өлкәнрәк хатынга өйләнгән, балалары бар. Әнисәгә инде 36 яшь. Ул – укытучы. Хәбирнең килгәнен көтеп, ул сатып алган фатирда әкрен генә картая. Үзе әйтмешли, маңгаенда сыр да барлыкка килгән. Ләкин ул – шундый «әйбәт» сөяркә. Хәбирнең хатыныннан аерылуын теләми, тавыш та чыгармый. Кеше бәхетенә тими, янәсе. Әмма 36 яшендә аңа акыл керә башлый. Ул мәчеткә бара һәм зина кылып яшәвенең гөнаһ икәнен аңлый. Менә шуннан хәлләр башлана. Әнисә печән өстендәге эт кебек. Хәбирнең аерылуын да теләми, ә үзе аны инде 10 ел көтә. Бала табып, ана бәхетен тату турында да хыяллана. Ләкин зинадан бала табарга теләми. Хәбир: «Аерылам, өйләнешик, бала тап, мин шат кына булачакмын», – ди. Әнисә риза түгел. Ул туктаусыз «гөнаһ» сүзен кабатлый. 10 ел буена үзен бәхетле тойган, Әнисәне «сөяркә» дип түгел, «хатыным» дип атаган, сөйгәнен бүләкләр белән сөендергән Хәбир өчен тынгысыз көннәр башлана. Өзелеп яраткан ир Әнисә янына инде килергә кирәк булган өчен генә килә. Әнисәнең ун елга беренче тапкыр кычкырганын да яратмый. Чөнки моңа кадәр бар да ир теләгәнчә иде. Ул, бу хәлләрдән котылыр өчен мулланы алып килеп, Әнисә белән никах укытырга да әзер. Мулла гына ризалашмый.

Гөнаһ бәхетле итә алмый

Искәндәр Хәйруллин үз ролен һәрвакыттагыча шәп башкарды. «Искәндәр актерлык энергетикасы белән – каһарман. Моноспектакльләрдә бу мөһим», – ди Илгиз Зәйниев, Искәндәрне сайлавына аңлатма биреп. Һәрвакыт ул дигәнчә булырга тиешлегенә ияләшкән түрә, шашып ярата белүче сөяркә, мин-минлегенә тисәләр, акылга утыртырга әзер ир кеше – барлык сыйфатларны Искәндәр бер йодрыкка туплаган. Хәбир әледән-әле үзенең битлеген алыштырып тора: кирәк икән елый да, кисәтә дә, куркыта да. Артистның уены тормышчан. Моңа өстәп, Көнчыгыш зал тамашачыларга бар хис-кичерешләрне күрү мөмкинлеген бирә. Түгәрәк сәхнә дә кирәк чакта әйләнә.

Гөлчәчәк Гайфетдинова уйнаган Әнисә роле – сөяркә язмышына тарыган күп кенә хатын-кызлар образы. Күпмедер вакыттан соң алар ялгыз кала, урыннарын яшьрәкләр алыштыра. Тамашачылар арасында да Әнисә ролендә яшьрәк, сексуальрәк артистны күрергә теләүчеләр бар иде. Сөяркәне без шулай күз алдына китерәбез бит инде: бик чибәр, чәч тә, каш та ясалган, бераз җиңелчә уйлый торган. Шулай булмаса, ул сөяркә булыр идемени? Әйе, андыйлар белән сөяркә ирләргә дә рәхәт. Кирәкмәгән сорау белән баш катырмыйлар бит. Әнисә дә башта шундый булгандыр инде. Чәчәк бәйләмнәре, фатир, бүләкләр аны да һуштан яздырган. Тик ул хәзер башка. Гөлчәчәк үз героинясы кичерешләрен тамашачыга җиткерә алды, дип уйлыйм. Һәрхәлдә аның Әнисәсенә ышанасы килде. Сөяркә хатын аны 10 ел көткән башка егеткә кияүгә чыгарга тели. Бер газаптан котылып, яратмаган килеш, икенче газап кочагына ташлана. Кабат гөнаһ кыла. Әнә бит: «Яратмау – гөнаһ», – ди мулла да. Шул ук сүзләрне офиска кергән әби дә кабатлый. Әнисә карарында нык тора, Хәбир соңгы тапкыр киткәндә дә, язмышына буйсынып, бүлмәдә тын гына утырып кала. Залда кайбер тамашачылар Әнисәнең ахырдан «Хәбир, китмә!» – дип кычкырып калуын көтте. Тик ул... Хәер, режиссерның  сөяркәләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек тәмамлавын язмый торабыз. «Ярату – гөнаһмы?» соравын Илгиз Зәйниевнең үзенә дә бирдем. «Гөнаһта бәхетле булып булмыйдыр!» – диде. Әнисә үз бәхетен табарга тиеш. Спектакльдә гөнаһ сүзен башлап әйтүче Әнисә булса да, җавабын эзләүче кеше – Хәбир. Ул яратмаган кешесе – хатыны белән яшәп тә гөнаһ кыла. Ярату эзләп, сөяркә кочагына керә. Аны яратып та гөнаһ кыла. Аның тирәсендәге бар кеше дә бәхетсез, шул исәптән балалары да. Без, гадәттә, ирләрнең читкә йөрүендә сөяркә хатын-кызларны гаеплибез. Янәсе, алар китермәсә, ир бармас иде. Зур эшләр башкарган, дәрәҗәле урыннарда утырган ир яисә башка вакытта үз сүзеннән чыкмаучы гаилә башлыгы, күзенә чибәр хатын күренүгә, көчсез, мескен бер затка әйләнә дә кала. Шулай микән? Әллә бу – аларны аклау гынамы?..

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре