«Куркырга кирәкми! Күңелеңдә мин булдырам дигән уй булырга тиеш. Артка карамаска, бары алга атларга. Туган җиреңне яратсаң, авылым бетмәсен, яшәсен дисәң, әллә кайлардан көч табыла». Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче эшмәкәр, фермер Фәнис Хаматдинов сүзләре бу. Башка җирдә читкә китеп эшләсәләр, монда, киресенчә, авылга киләләр. Уңыш сере нидә соң?
Фермерларның кадерле чагы
Фәнис Хаматдинов эшен җиде юнәлештә алып бара. «Кукмара сөте», «Адай икмәге» оешмаларын җитәкли. Кибетләр тота, умарталыгы бар. Суган утыртып саталар. Чебиләр үстереп, тавык итеннән продукция ясый башламакчылар. Һәр эшендә ике улы ярдәм итә. Олы улы Илгиз җаваплылыгында кибетләр һәм пекарнялар булса, Фәнүсе сөт белән шөгыльләнә.

Без килгәндә, Фәнис абыйның зур эшләр белән йөргән чагы иде. Эшчеләр авыл башында күп еллар буш торган дуңгыз фермасын чебиләр тоту өчен җайлап яталар. Фермага кыйммәтле җиһазлар кайтарылган. Бөтен нәрсә автоматлаштырылган булачак икән. Инде компьютер артында утырачак белгечне укытып та кайтарганнар.
– Чеби үстерү – үзем өчен дә яңа эш. Район башлыгы фермалар буш ятмасын инде дигәч, тотынган идем. Ул чакта ферманың «ф» хәрефе дә юк, җимерелеп беткән иде. Дәүләт ярдәм итәм дип торганда, Аллага тапшырып, тәвәккәлләдек. Санцияләр кертелгәч, безнең кебек фермерларга эшне алып бару җиңеләйде. Йөз белән борылдылар дип әйтимме соң шунда. Кыскасы, безнең кадерле чак. Шуңа күрә булдыра алганны эшләргә кирәк. Элек тиз генә кредит та ала алмый идек. Хәзер ул эш тиз башкарыла. Безгә 5 процент белән кредит бирәләр. Әнә шуның белән эшне көйләп була да инде, – ди Фәнис Хаматдинов. – Бу ферманы ясаганда район ярдәм итте. 3 ферма түбәсен ябарга 1 миллион 200әр мең сум акча бирелде. Калганын үзебез башкарып чыктык. Шушы көннәрдә эшләтеп тә җибәрергә дип торабыз.

«Түләмәсәң, эшләүче юк»
Без әкренләп алга таба атлыйбыз. Фәнис абый үзенең яшьлек елларын искә төшереп ала. 1985 елда ул Киров өлкәсендә укып бетереп, үз авылына агроном булып эшкә кайткан. Яшь егеткә агроном эше белән бергә, профсоюзныкын да алып барырга туры килә. Аннары аны Сәрдекбаш авылына колхоз рәисе итеп куялар. Шул чорда үз эшен ачу теләге туа да инде. Эштән китә дә, күрше авылдагы иске пекарняны алып, эшли башлый.
– Эшне бер кечкенә урында башладык. Көненә 200 ипи пешерә идек. Ул чактагы авыр хезмәтне хәзер уйлыйм да шаккатам. Капчык-капчык оннарны хатыннар да күтәрә иде. Хәзер инде бөтенләй башкача. Ипине дә 10 тоннадан артык пешерәбез. Әле аның янында 28 төрле кондитер эшләнәмәсе бар. Көненә күпме пешергәнебезне төгәл генә әйтеп булмый, – ди эшмәкәр. – Ипи ризыкларын яраталар. Аларны 11 районда 600 кибеткә таратабыз. Иртәнге дүрттә үк 19 машина ипи төяп чыгып китә. Татарстан гына түгел, күрше Киров өлкәсе, Мари Иленә дә алып барып бирәбез.

Сөйләшә-сөйләшә пекарняга килеп кергәнне абайламыйча да калдык. Анда эшнең кызган чагы иде. Бар җирдә тәртип. Фәнис абый иң элек тәмле икмәкнең ничек пешерелгәнен күрсәтә. Онны чит илдән кайтаралар икән. Хәзер инде бер кило да он күтәрүче юк. Барысы да автоматлаштырылган. Камыр, әзер булгач, пешерүче кызлар алдына «килеп баса». Пекарняда барлыгы 105 кеше эшли икән. 38 мең сумнан 86 меңгә кадәр хезмәт хакы алучылар бар. Сабантуй бәйрәмендә, әйтик, узган ел 500 мең сумлык бүләк таратылган. Ә ел дәвамында иганәчелек эшләренә 1,5 миллион сум акча тотылган.
– Акча жәл түгел, авылыбыз гына яшәсен. Эшләп торганда акча була ул, – ди Фәнис Хаматдинов. – Мәчетләребездә азан тавышы тынмасын, бакчаларга балалар йөрсен, мәктәпләр эшләсен. Бар теләгем – авылны яшәтү. Бездә бит эшсез кеше юк хәзер. Кеше җитмәсә, читтән килеп эшлиләр. Андыйлар өчен кунакханә салдырып куйдык.
Әкренләп сөт комбинатына килеп җиткәнбез. Биредә каймак, сөт өсте, кефир, ряженка, катык, эремчек, сөт, май ясыйлар. Әкренләп сырга да тотынмакчылар. Планнары зурдан. Авылда маллар гына бетмәсен. Фәнис абый, бетмәс, дигән теләктә. Ник дигәндә, халык сөт сатып, акча эшли икән. Кешеләрне сыерлы итүнең дә җаен тапканнар, тапшырасы сөтләре урынына акчаны алдан биреп куялар икән.
– Халыктан һәм фермерлардан 17 тонна сөт җыябыз. Аны бик тикшереп алабыз. Бары тик сыйфатлы гына сөт булсын, дибез. Санкцияләр кертелгәч, сөт пакетлары, шешәләрнең бәясе артты. Аны бермә-бер күтәреп куйдылар. Элек 1 сум 50 тиен торган пакет хәзер 5 сумга менде. Нишлисең, бизнеста йә туңасың, йә уңасың инде ул. Алтын урталыкны табып эшләргә кирәк, – ди ул.

Тыл кирәк
Фәнис абый безгә умарталыгын да, әти-әнисе йортын да күрсәтте. Ул тирәдән узганда, әти-әниле булуына да сөенүен яшермәде. Улы Илгиз йортына да алып барды.
– Шәһәрдә яшисе иде ул. Өйләнешеп, ике ел Казанда тордылар да, улым, кайтам, диде. Йорт салырга булыштык та, калганын үзләре булдыра хәзер. Киленебез дә үзебезгә охшап килде. Тормышның кадерен, яшәүнең ямен тоеп яшиләр, – ди әти кеше. – Балаларга нинди тәрбия бирдегез дисеңме? Тәрбия – үрнәк. Әти эчмәде, тартмады. Мин дә, малайлар да шулай.
Авыллары матур, йортлар төзек. Бакча-бакча суган үстерәләр. Анысы да – бер кәсеп. Фәнис Хаматдиновның да суган җире күп. Узган ел уңыш бик сөендермәсә дә, быел бер авылдашлары орлыклык суган сатып, 30 миллион сумнан артык акча эшләп алган. Бу мисалны Фәнис абый, йоклап ятмасаң, акчаң була, дип китерде.
Акча үз урында кирәк булса, җан тынычлыгы да мөһим бит әле. Фәнис абый бу урында хатынына рәхмәтле булуын яшермәде. «Укытучы булып эшләде ул. Тиешле стаж җыеп, пенсиягә чыккач, эшләмә, дидем. Башта бухгалтер эшләрен алып барды. Аннары бакча эшенә чумды. Минем аны борчыйсым килми. Эштәге вак-төяк күңелсезлекләрне аңа сиздереп тә тормыйм. Яратып өйләндем, яратып яшим, – ди. – Авылда үз эшен башларга теләүчеләргә киңәшем шул: тәвәккәлләгез. Мин уйлауга, шундук эшләдем дә. Шөкер, бер дә үкенгәнем булмады. Үз-үзеңә ышаныч кирәк. Арттан этүче булмаса да, арттан килүче улларым бар. Оныклар үсеп килә. Һәр иртә кешеләрдән рәхмәт ишетәм. Әнә шул сүзләр яшәтә дә инде мине!»
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез