Газетага язылу

Кукмарада «Кукмара итекләре» халык иҗатының Бөтенроссия фестиваль-күргәзмәсе уза

Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм декоратив — гамәли иҗатын саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.

Кукмарада традицион "Кукмара итекләре" фестивале гөрли. Бу хакта "Хезмәт даны" хәбәр итә.

Республиканың һәм Россиянең төрле почмакларыннан килгән кунаклар кичә күргәзмәләр, мастер-класслар һәм халык күңел ачулары белән танышсалар, бүген алар шәһәребезнең Комсомол мәйданында үтәчәк төп бәйрәмдә күңел ачачак. Россия Президентының Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылучы әлеге проект Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм декоратив — гамәли иҗатын саклау һәм үстерү, халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау һәм халык осталарына ярдәм итү максатларында үткәрелә.

«Кукмара итекләре» фестивале 2015 елдан бирле ел саен гыйнвар аенда оегтырыла һәм шул вакыт эчендә ул Кукмара шәһәре брендына әверелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре