Шундый әйтем бар бит... Быелгы җәйне тулысынча авылда уздырырга дип, яздан ук кайтып, барысын да әзерләп куярга булдык. Яз иртә килде. Көзгә кадәр алты-җиде ай бар... Авылның суы чиста, һавасы саф, табигате матур – илһамланып язып кына ята торган. Мин шуңа исәп тотып, моңа кадәр кул җитмәгән бөтен язмаларны төяп кайттым, яңаларына планнар корып куйдым. Язучы җиде ай эчендә әллә нәрсәләр майтара ала! Ялкауланмаска гына...
Болай бик ялкау адәм түгел инде мин. Тик кайту белән язу эшенә тотынып кына булмады. «Мин – язучы» дип бертуктаусыз өстәл янында утыра алмыйсың бит инде. Арыган чакта чыгып урап керергә, суганын-салатын өзеп кабарга бакча да кирәк. Кыскасы, тормышны җиңелчә генә җайлап куярга кирәк иде. Бәрәңге утыртудан башланган эш кыяр-помидор, кишер-чөгендер һ.б. булып сузылды. Бакча эшләреннән котылдык кына дигәндә, хатын эшлекле тәкъдим кертте: «Чебешләр дә алмыйбызмы? Җәй озын бит әле, нишләп кенә ятмак кирәк...» Мин каршы төшмәдем. Авылда бөтен юньле кеше дә кош-корт асрый бит, без алардан киммени! Алдык. Тиз генә булырга тырышып, чебеш оясы ясап бирдем. Матур килеп чыкты. Мактадылар. Хатын бөтенләй дөньясын онытты, чебиләрне бала караган кебек тәрбияли. Тегеләре дә, әниләре кебек күреп, артыннан ияреп йөриләр. Миңа кызык.
Ул чебешләр үсәләр дә икән. Зурая башлагач, зуррак торак сорыйлар икән. Тавык абзары ясарга туры килде. Балта-пычкы тота беләм инде, матур гына килеп чыкты: «Шушыны кызганмыйча тавык ябасыңмы, үзең кереп утырырлык бит...» – дип мактаган булдылар. Сөенгән булдым. Салпы якка салам кыстыруны аеруча нык яратам икән мин.
Кергән-чыккан кеше, шуны сизептер инде, мактау сүзләрен кызганмый:
– И, булдыклы кешеләр инде, – дигән булалар. – Ялга кайткан арада да кош-корт үстерәләр. Бакчаларын гөл иткәннәр...
Бакча чынлап та соклангыч. Чөнки аны хатын карый. Мин ихатада я тимер-томыр, я агач-фәлән белән булашам. Я бүтән хәстәр белән...
Үскәч, ул тавыкларга бодай да кирәк бит инде. Арпасы да, башкасы да... Алып кайттык. Ул капчыкларны кертеп куярга келәт тә кирәк икән. Анысын да ясарга туры килде. Күрше-күлән мактап туя алмый. Күп кабатлангач, мондый сүзләргә үзебез дә ышанып куябыз. Сөенәбез.
Кыскасы, шулай ихата, бакча, абзар арасында йөгереп йөри торгач, җәй дә узып киткән. Бәрәңгеләрне алып, черемәгәнен базга салып куйдык. Артканын кемнәргәдер биреп җибәрдек. Бүтән яшелчәләр дә шул чамарак булды. Тавыкларны да эш итеп, таратып бетердек.
Менә хәзер кышка керергә җыенган чорда уйланып утырам. «Чебешне көз саныйлар» дигән әйтем бар бит инде... Көз җитте менә. Санарга чебеш тә юк, язган әсәр дә юк. Шул вак-төяк шөгыльләргә алданып, җәй буе бернәрсә дә язмаганмын икән. Ният иткән эшеңне эшләмәгәч, мактау сүзләренең дә бәясе төшә. Шундый хәлләр... Көз җитте менә... Санарга чебеш тә юк, сатып кына алмасаң...
Бүтәннәрнең тормыш рәвешенә иярергә, аларга охшарга тырышырга ярамый, гомумән, беркемгә һәм бернигә карамыйча, үзеңнекен эшләргә кирәк. Көз җиткәч, нәрсәдер санарга теләсәң, әлбәттә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез