«Мәрхәмәтле йөрәк»
Волонтерлар – җәмгыятькә, табигатькә, кешеләргә ярдәм итү өчен үз вакытларын һәм көчләрен ирекле рәвештә кулланучы кешеләр. Алар социаль проектларда, гадәттән тыш хәлләрдә, мәгариф һәм мәдәни чараларда, экологик акцияләрдә һәм башка күп юнәлешләрдә катнашалар. Волонтерлык шәхси тәҗрибә, яңа күнекмәләр һәм киң социаль элемтәләр алу мөмкинлеге бирә. Аның төп кыйммәтләре – ихтыярилык, җаваплылык һәм ярдәм итү. Кечкенә генә керем дә зур үзгәрешләргә сәбәпче була ала. Волонтер булу өчен зур финанс мөмкинлекләре кирәк түгел. Иң мөһиме – теләк.
Бүгенге тынгысыз көннәрдә күп кенә волонтерлар махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итәләр. Алар арасында медицина белеменә ия булып, хәрби операция вакытында яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтә торганнары да бар.
Волонтерлык итү дә, тыл хезмәте дә – эш кенә түгел, ә кешеләрне берләштерүче көч тә! Гади кешеләрнең үзара ярдәм итеп, зур максат өчен берләшүләре ул аларның үз илен яратуларын күрсәтә. Бөек Ватан сугышы чорында шушындый бердәмлек, шәфкатьлелек һәм җаваплылык илебезнең киләчәген саклап калган. Без бүгенге көндә дә бу батырларны истә тотарга тиешбез. Аларның батырлыклары безгә үрнәк.
Теләге булган һәркем волонтер була ала. Илебездә барган махсус хәрби операциягә жирлегебездә эшләгән хатын-кызлар да, яшьләр дә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Авылларда исә маскировка челтәре, блиндаж мичләр ясыйлар. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән активистлар эше дә киң жәелдерелгән. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Безнең җирлектәге волонтерлар – башкаларга да үрнәк. Бүгенге көндә дә авыл халкы иген үстереп, мал карап яши. Алар сугыштагы егетләрне азык-төлек белән тәэмин итеп торалар. Җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, төрле патриотик чараларда катнашып, балалар да үз өлешләрен кертә. Шулай ук, укучыларның махсус хәрби операциядәге егетләребезгә язган хатлары, ясаган рәсемнәре дә – бик күркәм күренеш. Бу чараларда катнашучы һәркем – үз иленең патриоты.
Шундый егетләребезнең берсе – буранлы һәм яңгырлы көннәрне төнгә ялгап, читен юлларны кичеп, фронтка ярдәм озата баручы, Актаныш авылы егете – Руслан Ханов. Сугышчан командирлар белән элемтәгә кергәндә, аны үз итеп «Хан» диләр. Ул – бик тә чиста күңелле, уен-көлкеле һәм башкаларга ярдәм итәргә әзер кеше... Аның игелеклелеге һәм ярдәмчеллеге кешеләрнең тормышын үзгәртергә сәләтле, ә андагы дәрт һәм эшкә бирелгәнлек анлатып бетергесез. Русланны тылдагы чын герой дип атар идем мин, чөнки дөньяны яхшырак итәргә омтылып яши. Ул – күпләргә үрнәк, мәрхәмәтле, олы йөрәкле егет. Үзе дә югалтулар кичергән кеше буларак (әтисен, әнисен соңгы юлга озата), бик тә игътибарлы, һәркемнең кайгысын күңеленә якын алып, гуманитар ярдәм илткән һәр якташы өчен борчылып яши. Ике игезәк энесенә үрнәк тә, терәк тә ул.
«Волонтер булып китүем кинәт кенә булды. Яңа ел бәйрәмнәренә ялга кайткан идем, шунда бер төркемне күреп алдым. Анда гуманитар ярдәм тутырырга теләк белдерүчеләрне чакыралар иде. Мин озын-озак уйлап тормадым, ният итеп шушы эшкә алындым. Башка волонтер кызлар, егетләр белән бергәләп эшләдем. Кызыксынып башлаган эшем егетләргә ярдәм итү теләгенә әверелде», – диде ул, бер күрешкәндә.
Шушы көннән башлап, ул волонтер булып китә. 2022 елның 21 декабрь көне була ул. Беренче тапкыр азык-төлек пакетлары, дару, җылы киемнәр төялгән йөкне Украинаның Луганск өлкәсе Меловатка дигән авылына озата чыгып китә. Озын, авыр юллар 7 көнгә сузыла һәм бик куркыныч та була. Гомер дигәнең шулкадәр тиз уза, бу хәлләргә 3 ел үтеп тә киткән... Уйлап карасаң, машинасының йөге – ул гына түгел, ә йөкләнгән өмет, күрешү сөенече, ышаныч! Һәр төенчектә солдат өчен җылы сүзләр, илтәсе хатлар һәм кечкенә бүләкләр... Гаиләләреннән изге хәбәрләр белән килү.
Ирексездән күзгә яшьләр килә. Махсус хәрби операциядәге егетләребез һәр күрешүдә, туган якны, әти-әнине, туганнарны, сөйгән кешеләрен сагыну хисләре белән уртаклашып, күңелнең нечкә кылларына кагылалар... Бик авыр...
Кайтавазлар булып гади, шул ук вакытта йөрәккә якын һәм кадерле «Рәхмәт», «Сез булмасагыз, без нишләр идек?» кебек сүзләр яңгырый. Ярдәм һәрвакыт зур суммадагы акча гына түгел, кайчак җылы матур сүз дә, кул биреп күрешеп, кысып кочаклашу да ул...
Синең тырышлыгың, ярдәмчеллегең һәм җылылыгың безнең өчен бик кыйммәтле, Руслан. Синең изге эшләрең безнең күңелләрдә өмет һәм шатлык уята. Алга таба да шундый ук энергия белән эшлә, дускай! Без синең белән горурланабыз! Безнең халык түземле, сабыр һәм көчле. Бергә булсак, бу сынаулар да үтәр, сугышлар бетәр... Мин ышанам...
Гөлшат Әгъләмова, Актаныш
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез