Әбиемнең якын туганы Динә әбине мин бик ярата идем.
– Динә әби, ә синең картың кайда? – дип кызыксынып сораган идем бервакыт.
– И, улым, бабаң бакыйлыкка күчте инде, – дигән иде әби, көрсенеп.
– Ә нинди иде соң ул?
– Нык, көчле, мәһабәт гәүдәле иде. Барлык яхшы сыйфатларга ия: кыю, тәвәккәл, тапкыр, җор телле һәм уен-көлке белән сөйләшә торган иде.
Аннан соң горурланып өстәп куйды:
– Габдулла бабаң – сугышта батырлык күрсәткән өчен орден алып кайткан кеше. Ул барыбызга да аяз күк һәм тыныч тормыш бүләк итте...
Дистә ел элек булган бу сөйләшүебез минем хәтеремдә тирән эз калдырды.
Габдулла бабайның батырлыгы нәрсәдән гыйбарәт булган соң?
Әгерҗе районының Барҗы авылында туып үскән Гыйззәтуллин Габдулла Хикмәтулла улы 1942 елның июнендә унсигез яшь тулу белән фронтка җибәрелә. Ул Төньяк-көнбатыш, Брянск, 1 нче Украина фронтларында батырларча сугыша. Тормыш тәҗрибәсе бик аз булган яшь егет кыска вакыт эчендә кыю һәм җаваплы ир-атка әверелә. Кызыл Йолдыз орденлы 1297 нче аерым телеграф эксплуатациясе ротасының өлкән линия караучысы гвардия рядовое Гыйззәтуллин, гади генә әйткәндә, элемтәче була. Профессиясе дә катгый таләпчәнлек сорый. Элемтәчеләрнең вазыйфасы авыр, үзләре снайперлар сыман төгәл булырга тиеш. Алар төрле командованиеләр, подразделениеләр арасында элемтә тәэмин итәләр. Шартлатулар, атышлар, тупка тоту шартларында хезмәтләрен башкарганда, гайрәтле егетләр үзләренең гомерләрен үлем куркынычы астына куялар. Салкын карларда, пычрак балчыкларда, сазларда берничә чакрымнар шуыша-шуыша элемтә кабельләрен сузалар, ә өзелгәннәрен эзләп табып, кире ялгыйлар. Бу эшнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Габдулла Гыйззәтуллин авыр сугыш елларында үзен тугры патриот һәм Ватанны саклаучы буларак күрсәтә. Какшамас һәм тәвәккәл булуын бертуктаусыз артиллерия уты астында таныта. Снарядлар бер-бер артлы баш очыннан «жух» итеп очып киткәндә, Аллаһ кына саклап калгандыр, мөгаен.
1945 елның 29 апреле. Дошманны үз өнендә тар-мар итү өчен хәлиткеч сугышлар бара. Солдатыбыз Германиянең Белиц шәһәрен алу өчен барган сугышта мөһим заданиегә җибәрелә. Командование белән часть арасында элемтә юк. Тиз арада булдырырга кирәк. Гыйззәтуллин җитәкчелегендә өч кешелек төркем өзелгән линияне төзәтергә китә. Көтмәгәндә, биш фашист безнең элемтәчеләргә каршы ут ача. Габдулла каһарманнарча сугыша. Нәтиҗәдә өч немецны юк итәләр, икесен әсирлеккә алалар. Элемтә линиясен ялгыйлар. Каһарманыбызның тәвәккәллеге, җитезлеге, көче шаккатыра. Алдан ук җайсыз хәлдә була торып, алар фашистлардан өстенлек алалар. Чын геройлар гына мондый батырлык кылырга әзер. Кызыл Йолдыз ордены Габдулла Гыйззәтуллинга әлеге каһарманлыкны кылган өчен тапшырылган да инде...
Габдулла бабайның батырлыгы барыбыз өчен үрнәк булып тора. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Каһарманның үҗәтлеге һам булдыклылыгы улы Рәшит абыйга да күчкән.
Чаллыда яшәүче Рәшит абый эш сөючән. Ул төзүчедән башлап абруйлы җитәкче булды. «Төзүче замандашлар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә яхшы шартлар тудырырга тиеш», – дип саный «Фидакарь хезмәт өчен» медале иясе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Рәшит Гыйззәтуллин.
Габдулла бабай белән Динә әбинең балалары Рәшит абый, Рафис абый һәм Диләрә апаның гаиләләрендә сугыш батыры турында хәтер һәм якты истәлекләр кадерләп саклана, баһадирыбызга карата ихтирам вә илтифат чиксез.
Гамәлләр сүзгә караганда күбрәк сөйли, диләр. Рәшит абый белән Әлфия апа үзләренең йортында Габдулла бабайның батырлыгын мәңгеләштергәннәр. Сугыш каһарманының медаль, орденнарын һәм бүләкләү документларын һәм Рәшит абыйның хезмәт казанышлары бәяләнгән документларын рамкалар эченә куеп тезгән диварны Сугышчан һәм Хезмәт Даны залы дип атарга була. Габдулла бабайның оныклары һәм оныкчыклары өчен менә дигән батырлык үрнәге бу.
Айзат Гайнетдинов, Чаллы, 2 нче гимназия укучысы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез