Ничек түздең икән?

                             «Мәрхәмәтле йөрәк»

Минем әбием Мөгаллимә Мотыйгулла кызы 1914 елда хәзерге Саба районының Максабаш авылында туа. Әтисе һәм әнисе 1921 елгы ачлык елларында вафат булалар. Ул абый-җиңгә кулында урта буйлы, зәңгәр күзле, озын толымлы чибәр кыз булып үсеп җитә.

Арчада укытучылык курсларын тәмамлап, Арча районының Штерә авылына башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе булып килә. Анда аның әтисенең бертуган сеңлесе яши. Дөм ятим кызга бер таяныч була ул. Галимә әби 19 яшендә Гомәр исемле уңган-булган егеткә кияүгә чыга.  Бер-бер артлы уллары Марс, Илдар, кызлары Фаянур туа. 1941 елда илгә килгән афәт авылдагы ир-егетләрне сугышка китәргә мәҗбүр итә.

Гомәр бабай да 1941 елның июлендә сугышка алына. Башта Суслонгерда була. Галимә әби, 6 айлык кызы Фаянурны күтәреп, шунда бара. Аннары бабай фронтка җибәрелә. Әби укытучылыктан тыш башка эшләрне дә башкара. Алар сугышчыларның телогрейкаларын юалар, нинди эш кушалар, барысын да эшлиләр. 1941 елның декабрь аенда бабай хезмәт иткән часть чолганышта кала. Аларны декабрь аенда әсирлектән азат итәләр. 1943 елның июль аенда бабайга «немец шпионы» дигән ярлык тагыла. Өйдәге бөтен әйберне, хәтта кәҗәне дә алып чыгып китәләр. Әбием, берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен кочаклап, буш өйдә утырып кала. Ул укытучылыктан китәргә мәҗбүр була. Нинди көчләр тапты икән әбием үзендә шул вакытларда?! Көне-төне сушилкада ашлык киптерүдә эшли ул. Кыш көннәрендә төнлә каравылда тора, көндез төлке фермасында эшли. Әби гел эштә, урман кисәргә дә йөри. Өйгә кайткач, ул хәтта чабатасын да сала алмый, чабатасы тула оегына ябышып каткан була.

Өч бала үзләре генә көн күрәләр. Хуҗалык 1935 елда туган иң өлкән бала – Марс абый өстендә була. Әби эштә вакытта Марс абый бәрәңге пешерә. Ялгыш керосин лампасын бәрәңге өстенә аудара, шул бәрәңгене ашыйлар инде, ач булгач. Марс абый 6 яшендә берүзе бакчадагы бәрәңгене алып бетерә. Аннары күрше Гайзәбикә апайга киртекләп тамга салып пешерергә кертә. Әби түләмәгән налогларны да түли, югыйсә бабай справка да җибәргән була. Укытырга кеше кирәк булгач, районнан килеп, аны мәктәпкә эшкә чакыралар. Тик ул бармый. Укытучы акчасы белән тормышны алып барып, 3 баланы туендырып булмаячагын аңлый ул. Кеше балаларына пособие ала, аларга ул да юк. Ярдәм итәрдәй, булышырдай кешеләр юк. Үз тырышлыгы, үз көче белән балаларын да ач итми, йорт-җир кирәк-яракларын да юнәтә, хәтта сыер да сатып ала ул. Вакыт уза, балалар да үсәләр. 5 яшьлек вакытта әни, Фаянур, янып торган мич янында күмер белән абыйларының исемнәрен мичкә язып уйный, шунда аның күлмәгенә ут каба. Ул йөгереп ишегалдына чыга. Әби сыер савып утырган җиреннән сикереп торып баланы кисмәккә тыга. Әнинең эче пешкән, фельдшер кыз, көн саен килеп, бәйләп торган. Аның эзләре әле дә бу вакыйганы искә төшереп торалар. Ике ел әнинең кул бармагы шешә. Бер шешә, бер бетә. Арчага хастаханәгә алып бара аны әби. «Кисәбез», – диләр. Тик әби бармакка тидертми. Авыл аркылы үтеп баручы бер фәкыйрь карт аны өшкерә. Шуннан соң бармакның шеше бетә.

Марс абый 13 яшендә ФЗОга, ә аннары Илдар абый Молотов урманнарын кисәргә китә. Свердловскида эшли. Барлык йорт эшләре кечкенә Фаянурга кала. Ул мәктәптә укыганда чикләвек, шомырт җыеп, шуларны сатарга йөри. Поезд станциясенә кадәр 12 чакрым юлны җәяү үтәргә кирәк була. 5 нче сыйныфта укыганда ике чиләк бәрәңге асып, Иске Чүриле авылына кадәр бара, ике чиләкне берьюлы күтәрә алмагач, башта берсен илтеп куя, аннан соң икенчесен килеп ала. Поездлар ул вакытта хәзерге кебек түгел, эләксәң, ябышып барырга да бик риза булганнар инде. Ул вакытларны искә алганда әнинең йөрәге ничек чыдый торгандыр. Без дә йөрдек ул юллардан, ләкин ике чиләк бәрәңге күтәреп бармасак та бик таманга туры килә иде.

Бабай сугышка киткән җиреннән кире кайтмый, билгесезлектә яшиләр әбиләр. Бернинди хәбәр, бернәрсә юк. Язмыш әбигә тагын бер сынау әзерләп куя. Улы Илдар армия сафларында хезмәт иткәндә һәлак була. Нилектән, ни сәбәпле? Аны да әйтмиләр. Иренең дә кабере юк, баласының да кабере читтә. Әбием, ничек чыдадың син? Ничек сынмадың син? Кайдан алдың шул кадәрле сабырлык?

Әбием әнигә безне, ягъни оныкларын карап үстерергә дә булышты. Ул бар җылысын, бар яратуын безгә бирде. Һәрберебезне ашын җылытып каршы ала иде. Без Казанга чыгып киткәч тә, шимбә көннәрендә мунчасын ягып, мич ризыгын пешереп көтеп торыр иде. Мичкә аркасын терәп кабада йон эрләгән әбием күз алдына килә дә күңелем тулып китә. Догаларын укып, безне озатып калуы әле дә истә. Йә Раббым, җәннәт нигъмәтләрен насыйп ит әбиемә! Әмин.

2003 елда бабайның исеме аклана, тик бу хәбәр безгә килеп ирешкәндә әбием юк иде инде.

Гөлнур Абдуллина, Биектау районы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре