Безнең редакция унынчы катта урнашкан. Кайчак тәрәзә янына килеп басам да урамны, кешеләрне, табигатьне күзәтеп торам. Баксаң, югарыдан карагач, үзеңне ничектер хуҗа итеп, бөек итеп сизәсең икән ул. Чөнки аста бөтен нәрсә бәләкәй кебек, кешеләр – кәрлә, машиналар шырпы тартмасы хәтле генә. Хакимиятнең югары баскычларында утыручылар да шундый «биеклек хисе» кичерми микән дип уйлап куям. Ә, бәлки, «бөеклек» хиседер.
Бу – табигый халәт. Менә, мәсәлән, сезне югары кәнәфигә утыртсыннар әле, астагыларга нинди күз белән карарсыз икән? Иң әүвәл бераз кимсетеп карарсыз кебек. Мыскыллап дигән мәгънәдә әйтмим. Һәрхәлдә үзегезне башкалардан бер башка югары хис итәрсез кебек. Бу хистән «бөеклек авыруы»на да ерак калмый. Әйе, психологлар әйтүенчә, үзеңә иң югары бәя бирү, чыннан да, авыру, фикерләүнең ялгыш юлдан китүе. Аны рәсми рәвештә «бред величия», ягъни «бөеклек саташуы» дип атыйлар. Бу авыру күбрәк югары урыннарда утыручыларга һәм иҗат кешеләренә хас ди.
Шундый мәгълүматка тап булгач, күңелне курку алды. Мин дә иҗат кешесе бит, бөеклек саташуы миңа да йокса, нишләрмен? Әле җитмәсә, бу саташу кешенең үз-үзенә кул салуы белән дә тәмамланырга мөмкин икән. Ни өчен? Чөнки амбицияләр зур, ә мөмкинлек кечкенә һәм кеше бәргәләнә башлый. Күңелгә шундый шикле уйлар кергәч, курку тагын да артты. Ярый әле җитәкче булмаганмын, дип күңелне юатам. Ә менә һөнәрем белән нишләргә? Инде 51 ел иҗат белән шөгыльләнәм, бу яшемдә яңа һөнәр сайлый алмыйм бит.
Күңелсез уйлардан арынырга тырышам, ярый әле «мин!» дип күкрәк кагып йөрмим. Алай гына да түгел, мактый башласалар, колакларыма кадәр кызарып чыга, бик оялам. Ну әйбәт кеше дә инде үзем! Минем кебек тыйнаклар дөнья йөзендә юктыр ул...
Күрдегезме, үзем дә сизмәстән мактана да башладым. «Йолдыз»га әверелергә күп кирәк түгел икән ул. Психологлар әйтүенчә, бөеклек белән саташмас өчен үзеңә тәнкыйть күзлегеннән карарга өйрәнергә, Алланың кашка тәкәсе булмаганлыгыңа ышанырга кирәк. Анысы шулай, иптәш психологлар, күңелдә мондый ышаныч тусын өчен нишләргә икәнен әйтегез сез!
Үзеңнән гел гаеп эзли башласаң, күңелеңне мескенлек психологиясе биләп алса, кая барып чыгарсың, ә? Сораулар күп, җавап юк. Аптырагач, тәрәзә яныннан киттем, беренче катка төшеп, урамга чыктым. Кешеләр дә – кеше, машиналар да машина төсле икән бит. Димәк, бары тик җиргә төшкәләп алырга кирәк, үзеңне кемдер аягыңнан сөйрәп төшергәнче, диюем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез