Яңалыклар
-
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең башлангыч бүлекчәләре – безнең партиянең нигезе»
Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башлангыч бүлекчәләренең төбәк советы утырышы узды, анда советның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык судьяларны, суд аппараты хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Идел буе округы Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады.
-
Яңалыклар
Владимир Путин белән Туры элемтәгә һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша килгән
Россия Президенты Владимир Путин белән Туры элемтәгә килгән һәр дүртенче сорау MAX мессенджеры аша керә. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Казанлыларны Илһам Шакировка багышланган документаль фильмны тәкъдир итү кичәсенә чакыралар
15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең киңәшмәләр залында Илһам Шакировка багышланган музыкаль альбомны һәм документаль фильмны тәкъдир итү кичәсе була. Бу көнне шәһәр халкы проект командасы белән шәхсән аралаша алачак.
-
Яңалыклар
Айзатуллин: «Без – беренче бишлектә»
2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Идел буе федераль округында кулланышка тапшырылган торак күләме буенча беренчелекне саклап калачак. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин матбугат очрашуында әйтте.
-
Яңалыклар
2026 елга төп дәүләт имтиханы даталары расланды
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 07.11.2025 № 799/1905 боерыгы нигезендә төп дәүләт имтиханы 3 чорда узачак: алдан тапшыру (21 апрельдән 18 майга кадәр), төп (2 июньнән 6 июльгә кадәр) һәм өстәмә (3 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр). Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Минтимер Шәймиев: «Республиканың киләчәге якты»
Татарстан узган үсеш юлы канәгатьләнү хисе тудыра. Проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак, әмма безнең төбәк аларны җиңеп чыгарга сәләтле. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«Пушкин картасы»н яңадан чыгару өчен гаризаны 28 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк
Карта ияләренә «Пушкин картасы»на хезмәт күрсәтү туктатылмасын өчен 2025 елның 28 декабренә кадәр аны яңадан чыгару өчен гариза тапшырырга кирәк. Программага 2026 елның 1 гыйнварыннан ВТБ банкы хезмәт күрсәтә башлый. Элегрәк Почта банкы тарафыннан чыгарылган карта агымдагы елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Милләтара татулык – Татарстанның уңышлы үсеше нигезе»
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Совет утырышында Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге Дәүләт милли сәясәте стратегиясе гамәлгә ашырылуы нәтиҗәләре һәм 2036 елга кадәрге яңа стратегиянең бурычлары турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
-
Яңалыклар
Татарстанлыларга нинди очракларда ОСАГО полисын рәсмиләштермәскә яраганлыгын әйттеләр
ОСАГО полисы машина хуҗалары өчен мәҗбүри документларның берсе санала. Әмма кайбер очракларда Татарстанда яшәүчеләргә аны рәсмиләштермәскә рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикада быел 600дән артык инвалид кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан
2025 елда Татарстанда 600дән артык инвалид «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында эшләүче «Россия эше» кадрлар үзәкләре ярдәмендә эш тапкан. Бу хакта «Татар-информ» ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Ватан геройларының төрле буыннарын бәйләүче җыр яңа яңгыраш алды
«Нежность» җырына багышланган истәлекле видеоклипның премьерасы Ватан Геройлары көне алдыннан узды. Зур масштаблы музыкаль проект «Улицы в лицах» халыкара патриотик акциясе тарафыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Мәдәният министрлыгы һәм Александра Пахмутова Мәдәният фонды ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
Җәмгыять
Ат елына кергәндә
Язмам һич кенә дә Көнчыгыш календаре буенча килә торган Ат елы турында түгел. Аңа бәйле фаразлар, гороскоп ише күрәзәчелектән дә ерак торам. Бары тик Ат елында туган кеше буларак, безнең ел килә дип, бераз шаярып, шушы җан иясенә бәйле кызыклы хатирәләремне барлыйсы килә.
-
Яңалыклар
Владимир Путин дүрт Татарстан вәкилен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указ имзалады. Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгән кешеләр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
«ВТ» журналисты җиңүче!