Бу датага багышланган тантаналы чара бүген Казан ратушасы бинасында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "бу еллар эчендә Идел буе округының Арбитраж суды абруйлы гадел хөкем институты буларак расланды".
"Суд карарлары хокук куллану практикасын формалаштыра һәм суд эшчәнлегенең югары стандартларын билгели, - диде Татарстан Рәисе, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Илнең икътисадый үсеше турыдан-туры хокук куллану сыйфатына һәм суд карарларының алдан билгеле булуына бәйле заманча шартларда сезнең эшегез аеруча кыйммәтле. Көндәлек хезмәтегез белән сез бизнесның суд системасына ышанычын ныгытасыз һәм бөтен Идел буе округының тотрыклы икътисадый үсеше өчен ышанычлы нигез булдырасыз».
"Һәрвакыт судья һөнәре иң хөрмәтле һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Тиз үсә торган законнар судьялардан тирән белем, сыгылмалы фикер йөртүне, принципиальлекне һәм яңа хокукый институтларны үзләштерергә әзерлекне таләп итә. Сез үз алдыгызда торган бурычларны бик яхшы үтисез, гадел хөкем принципларына тугрылык һәм гаделлек күрсәтәсез».
Ул судьяларга һәм суд аппараты хезмәткәрләренә законлылыкны ныгытуга һәм суд системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Идел буе округында Арбитраж судына нигез салган, белемнәре, тәҗрибәсе һәм зирәклеге яшь коллегалары өчен үрнәк булган суд ветераннарына аерым рәхмәт, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Хөрмәтле коллегалар! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм һәм Идел буе округы Арбитраж суды коллективына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм эшләрендә уңышлар телим», - диде чыгышының азагында Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен, «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» мактаулы исемнәрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшыру тантанасы булды. Шулай ук ведомство бүләкләре тапшырылды, диелә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез