Чыганак мәгълүматлары буенча, 11 декабрь Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатькә кадәр килгән 868 981 мөрәҗәгатьнең 210 мең соравы MAX аша кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез: 19 декабрьдә «Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре» дигән зур матбугат конференциясе булачак. Бу елның үзенчәлеге – Президентка мессенджердагы чат-бот ярдәмендә сорау бирергә мөмкин булу.
Сораулар җыю 4 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башланган иде һәм 19 декабрьдә программа тәмамланганчы дәвам итәчәк. Хәбәрне «В.Путин белән ел нәтиҗәләре» чат-ботына текст форматында да, видео форматында да җибәрергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез