Газетага язылу

Казанлыларны Илһам Шакировка багышланган документаль фильмны тәкъдир итү кичәсенә чакыралар

15 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең киңәшмәләр залында Илһам Шакировка багышланган музыкаль альбомны һәм документаль фильмны тәкъдир итү кичәсе була. Бу көнне шәһәр халкы проект командасы белән шәхсән аралаша алачак.

Очрашу барышында Илһам Шакировның иҗатын сөючеләргә күренекле татар җырчысының 90 еллыгына багышланган музыкаль альбомны тәкъдир итәчәкләр. Релиз барлык цифрлы мәйданчыкларда чара алдыннан, 12 декабрьдә тәкъдим ителәчәк. Yummy Music Band музыкантлары ярты ел дәвамында әлеге альбомны булдыру өстендә эшләгән. Альбомга төркем тарафыннан яңадан уйланган һәм яздырылган 15 җыр кертелгән. Әсәрләрнең бер өлеше Илһам Шакировка багышлау кичәсендә яңгыраган иде.

Шул ук көнне кунакларга проект турында документаль фильм күрсәтәчәкләр, ул оештыручылар командасы һәм концертны оештыру эшләре турында булачак.

Очрашуда теләгән һәр кеше Багышлау төркеме белән шәхсән аралаша алачак: музыкаль продюсер һәм проектның сәнгать җитәкчесе Юрий Федоров көйне иҗат итү турында сөйләячәк, ә проект җитәкчесе Эмма Закирова грант ярдәмендә гамәлгә ашырылган бу зур проектның эчке эш барышы һәм үзенчәлекләре белән таныштырачак. Шулай ук очрашуда Багышлау кичәсендә чыгыш ясаган җырчылар да катнашачак.

Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Кичә 19:00 сәгатьтә башлана.

Проект Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, Yummy Music музыкаль лейблы тарафыннан Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла, диелә Казан мэриясе сайтында. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре