Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Без мөһим дата – Конституция көне алдыннан җыелдык. Конституцион хокукларны тормышка ашыру безнең бүгенге утырышыбыз темасы белән тыгыз бәйләнгән. Илнең төп законының иң мөһим гарантиясе – кешенең җенесенә, расасына, милләтенә һәм теленә карамастан, хокуклары һәм ирекләре тигезлеге».
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге Дәүләт милли сәясәте стратегиясен тормышка ашыру буенча республика планы кысаларында зур эш башкарыла.
«Россия Президенты Владимир Путин 25 ноябрьдә 2036 елга кадәрге чор өчен яңа стратегияне раслады. Анда күпмилләтле бердәмлекне, Россиянең этнокультура һәм тел күптөрлелеген саклауда рус халкының роленә, мәдәниятара һәм динара үзара хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсенә һәм традицияләренә аерым игътибар бирелә. Алар дәүләт тарафыннан яклана торган күпмилләтле халыкның байлыгы дип атала», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Миңнеханов Татарстанның – милләте һәм дине буенча күптөрлелеге ачык чагылган республика булуын әйтте.
«Биредә гасырлар дәвамында Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкалар – тату һәм килешеп яши. Соңгы елларда миграция процесслары милли составка сизелерлек йогынты ясый башлады», – диде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез