Ат елында туган өчен генә түгел, ул чактагы төп транспортның берсе буларак, мине бала тудыру йортыннан, түшәк-толыплар салынган чанага утыртып, болын-чишмә юлыннан гына, кар көртләре ярып, кар тузаннары туздырып алып кайтканнар. Ул елны кыш иртә килгән, ноябрь уртасы гына булса да, көртләр шактый булган...
Үзебезнең гомергә дә ат булмады, асрамадык. Әмма күршебездә генә бик тә ат җанлы Һадиулла абый яши иде. Без белә-белгәннән ул колхоз атлары карады, җәй буе ат көтүе көтте. Гомер буе атта йөрде, олыгаеп беткәнче (җиденче дистәсендә) Сабан туйларында ат чабышына барды. «Арып» киткән чакларында да аты аны районның теләсә кайсы почмагыннан өйләренә алып кайта, ат арбасы-чанасы сыярлык итеп ясалган кечкенә капкаларын башы белән этеп ачып, ишегалдына кадәр алып керә иде.
Район редакциясендә эшләгән чагым. Ул чакта техника аз, нәрсә очрый – шуңа утырып йөрибез. Берчакны, кышын эштән кайтырга чыксам, җигүле аты белән Һадиулла абый килә. «Кайтасыңмы?! – ди. Ничек кайтмыйм ди инде?! Менеп утырдым чанага. Балтачны чыккач, күрше абыем, менә шушылай тотып тор әле дип, дилбегәне минем кулга тоттырды да чанага җәелгән печән астыннан нәрсәдер тартып чыгарды. Дөрес, ачарга да, авыз итәргә дә өлгермәде, тулысынча минем карамакка калган ат дамба астына сикерде һәм шактый тирән карга кереп чумды.
– Шушылай итеп дилбегә тоталармыни инде... – дип шелтәли-шелтәли, абыебыз атын җәлт кенә кабат дамбага менгерде. Үзе дә оста атчы иде, аты да бик көчле, күндәм иде шул мәрхүмнең.
Берничә ел үткәч, балаларны күрше авылдагы бакчага йөрткәндә дә шулай ук кем, нәрсә утырта – шуңа утырышлы иде. Кышкы бер көндә, капкадан чыгуга, җигүле аты белән каядыр барырга җыенган күрше абыебызны күреп, билгеле, без дә аның янәшәсенә менеп «кунакладык». Ул көнне ничектер бер генә бала чыкты. Күрше авылның тегермән тыкрыгы дип атала торган урамы бик тар. Кышын бигрәк тә тарая. Каршыга «КамАЗ» машинасы килгәч, Һадиулла абый да, җигүле атын бер капка төбенә кертеп, машинага юл бирде. Әллә машина кызурак үтеп, өректеме, әллә күрше абыебыз дилбегәсен кисәгрәк кактымы, ат кинәт кузгалып китте. Ат чанасында тотыныр урын юк бит, баламны алдыма кочаклап утырган килеш, мин артка мәтәлчек атып, чанадан төшеп калдым. Үз гомеремдә артка мәтәлчек ата алмый тилмергән кеше буларак, бер гаҗәпләнсәм, баламның аңа кадәр минем алда ничек утырган – шулай утырып калуы икенче хикмәт иде.
Тагын бер кызыклы вакыйга инде «Ватаным Татарстан»га күчкәч булды. Ул елны мәрхүм фотографыбыз Дмитрий Бунтуков Балтачка килде дә районыбызның үзем яшәгән җирлектәге «Татарстан» хуҗалыгы турында махсус сәхифә әзерлибез. Ул чакта әле авылларда нәселле атлар үстерү хәзерге кебек киң таралмаган. Ә бу хуҗалыкта инде кайбер авылларның мәдәният йортыннан да матуррак итеп, ат абзары төзелгән, «алма, кишер генә ашый торган» хәйран атлар тоталар, үрчетәләр иде. Арада инде танылып өлгергән чабыш аты да бар. Ул чактагы хуҗалык җитәкчесе Рамил Нотфуллинны әлеге ат янәшәсендә фотога төшерергә булды Дима. Тик ат бер урында гына тормый. Юкса рәис инде аңа чит кеше түгел, бала чактан ат чабышларында катнашкан, җиңгән кеше буларак, атларны бик ярата, һәркайсын исемләп таный, холкын белә... – үтеп китешли дә, туктап, хәлләрен белеп чыга. Әмма бу юлы атның бөтен игътибары миндә. Башка чакта алма сузсаң, тыныч кына килеп сыйланган ат бу юлы, нәрсә генә бирсәң дә, алданмады. Минем арттан тик йөри. Мин кая барам, ул шунда. «Сине бигрәк яратты әле бу ат», – дип көлгән иде шул чакта Дима белән Рамил. «Ни дисәң дә, Ат елында туган кеше бит, аңа бөтенләй үк чит җан түгел», – дигән идем. Бары тик мин качып торгач кына фотога төшерә алдылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез