
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә педагог-психолог Рамилә Сафина ярдәм итте.
– Әти-әниләр авызыннан «өч яшь кризисы» дигән төшенчә еш ишетелә. Балаларга тагын нинди кризислар хас? Һәм аларга ничек әзерләнергә?
– Кризислар ул – табигый нәрсә. Алар күчеш этаплары белән бәйле. Өч яшьлекләрдән тыш, бер яшьлек балалар да кризис кичерә. Сәбәбе – алар бу вакытта тәпи китә һәм мөстәкыйльлек белән әнигә бәйлелекне берләштерә алмый. Тагын бер мөһим чор – җиде яшь. Бу вакытта баланың тормышында укытучы, сыйныфташлар, билгеләр, кагыйдәләр барлыкка килә. Моңа кадәр тулысынча диярлек әти-әни һәм аларның шартсыз мәхәббәтенә бәйле булган баланың яшәеше үзгәрә. Ул берникадәр эчкерсезлеген югалта, аның эчке тормышы барлыкка килә. Тагын бер кризис үсмер чакта була. Анысының билгеләре – үзеңне эзләү һәм сепарация.
Әзерлеккә килгәндә, аның юлы бер: кризисның вакытлы күренеш булуын аңлау һәм балага акрынлап, ягъни яшенә туры килгән мөстәкыйльлек бирү.
– Балалар еш кына үзләренә кирәк нәрсәгә көйсезләнү, елау, хәтта истерика ярдәмендә ирешә. Алар моны белеп тумыйдыр бит, әти-әниләр үзләре шуңа өйрәтә булып чыгамы?
– Әйе, әмма без моны махсус эшләмибез. Аның тәртибе болайрак бит: бала нидер сорый, аннары көйсезләнә башлый, аннары истерикага күчә. Менә шушы вакытта әти яки әни кул селтәп, туеп, ул теләгәнне эшли икән, баланың баш миенә фикер кереп урнаша: әһә, димәк, болай да була, көйсезләнүнең файдасы бар. Алга таба ул инде сорап та тормый, ә шундук көйсезләнүгә күчә.
– Ә нәрсә эшләргә?
– Салкын акылны сакларга. Уңайлы да, уңайсыз да, көйсезләнүче дә, арыган да – кыскасы, нинди генә халәттә булмасын, сез балагыз өчен ышанычлы яр кебек булырга тиеш. Аны хисләр биләп алган икән, янындагы кеше дә паникага бирелә, ачулана һ.б. көчле хисләр кичергән очракта, хәл начарая гына. Әти-әнинең тыныч булуы мөһим. Без хисләрне «бастырып» куймыйбыз, ә бары тик пауза алабыз. Шул ук вакытта карарыбызны да үзгәртмибез: юк икән, юк. Бала һәрвакытта да ниндидер теләген чынга ашыру өчен көйсезләнми, ягъни бу һәрвакытта да манипуляция түгел. Еш кына баланы төрле хис-тойгылар артык нык биләп ала, һәм аңа янында тыныч кеше булуын аңлау да җитә.

– Бу мәсьәләнең тагын бер ягы бар бит әле. Балага «юк, ярамый» дию, ягъни аны тыю да куркыныч булырга мөмкин, диләр психологлар.
– Тыюлар үзләре түгел, ә аларның артык күп булуы куркыныч. Моңа өстәп, әти-әни ни өчен ярамаганны аңлатмаса, балада инициатива бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Ул нидер эшләп караудан курка башлый, чөнки янә бер кат «ярамый» сүзен ишетермен дип уйлый. Бу фикер аны үскәнче озата бара. Олы яшьтә исә мондый балалар яңалыклардан, үзгәрешләрдән курка.
Икенче яктан, тыелган татлырак булуын да онытмыйк. Катырак торган саен, тыелган әйбер үзенә күбрәк җәлеп итә. Бу исә баланы яшереп эшләргә этәрә.
«Ярамый»лар сирәгрәк булырга тиеш дип саныйм. Булган очракта да, ни өчен ярамаганны, баланың үзенә яхшы булсын өчен, аның теләкләрен санга сукмаудан түгел, ә бары тик кайгыртудан тыйганны аңлатырга кирәк.
– Әни тыйганны әти рөхсәт итәргә мөмкин. Һәм киресенчә. Болай ярыймы?
– Бу исә әнинең дә, әтинең дә авторитетын «җимерә». Бала аңлый: димәк, кагыйдәләргә буйсыну ул кадәр мөһим түгел, бары тик йомшаграк кешене ачыклап, аннан рөхсәт алырга кирәк. Бала килешергә түгел, ә манипуляциягә өйрәнә. Шуңа да әти-әниләргә үзара килешеп, бала янында уртак фикердә булуны күрсәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез