Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мәеткә электр уты кирәкми»

Мәет чыккан йорт капкасы ачык торсын, йорттагы ут сүнмәсен, ашарга пешерелмәсен... Халыкта мәеткә һәм аны соңгы юлга озатуга кагылышлы йолалар бихисап. Ә боларның барысына да ислам динендә аңлатма табып буламы? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шуны эзләдек.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мәеткә электр уты кирәкми»

– Рөстәм хәзрәт, кешенең үлеме турында хәбәр килгәч, чын мөселман иң беренче эш итеп нәрсә эшләргә тиеш?

– Берәрсенең үлеме хакында ишетүгә, мөселман кешесенең иң беренче сүзләре: «Иннә лилЛәһи вә иннә иләйһи раҗигун» булырга тиеш. Ягъни «Һәр кешенең гомере Аллаһтан һәм Аллаһның Үзенә кайтачакбыз». Үлгән кешенең рухына атап дога кылу да хәерле. Аллаһы Тәгаләдән әлеге адәмнең гөнаһларын кичерүен сорап, аңа җәннәт ишекләрен ачуын үтенү – безнең төп бурычыбыз. Аннары кайгы килгән йортка барып, туганнарына ярдәм кулы сузарга ашыгырга кирәк. Аларга сабырлык сорап, дога кылу да иң хәерле гамәлләрдән саналыр. «Кем дә кем җеназада башыннан алып ахырына кадәр катнаша, ягъни мәетне яткыра, аны юа, кәфенли, кабергә сала, күмә – Ухыт тавы кадәр әҗер-савапка ия булыр», – дигән Рәсүлебез (с.г.в.)

– Мәет чыккан капка бер көн ачык торырга тиеш, диләр. Бу дөрес сүзме?

– Төрле якта төрле гадәт яши. Өйдә мәет булганда, ни өчен капкалар ачыла? Теләге булганнар килсен, керсен, саубуллашсын, җеназада, озатуда катнашсын, дибез. Ә мәетне озаткач, капканы ачык тотудан мәеткә дә, аның туганнарына да бернинди файда юк. Кайсыдыр якта икенче бер гадәтне күрергә туры килгән иде: хуҗалар түгел, киресенчә, күршеләр капкаларын ачып куя. Елашып, кайгыга батып утырмагыз, без өйдә, безгә керегез, дигән ният белән эшлиләр икән моны.

– Мәет булган өйдә төнлә утны сүндермичә чыгалар. Ут яндырып йоклауны мәрхүмнең 7 сенә кадәр сузучылар да бар. Бу нәрсәгә бәйле?

– Гомумән, мәет булган йортка зур кайгы килә, без моны аңларга тиеш. Кемдер бүген үлгән икән, ул бүген үк җир куенына керергә тиеш. Төнлә үлгән икән, әлбәттә, иртән җирләнергә тиеш. Мәетне икешәр, җидешәр көн өйдә тотучылар бар. Ислам динендә бу – зур гөнаһ. Өстәвенә мәеткә зыян да китерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), җеназа белән тизләтегез, дигән. Кеше үлеме турында ишеткәч, аны тиешенчә озатырга да тиешбез. Ут кабынган килеш торырга тиеш дигән катгый таләп юк. Кеше төнлә үлгән икән, ул төнне өйдә үткәрә. Бу – мәет өчен бик авыр вакыт. Аның янына күршеләре, дус-туганнары җыела, аңа атап дога укыйлар. Мондый чакта утны ни өчен сүндермәүләре аңлашыладыр. Ә мәетне җирләгәч, ут яндырып йоклауның мәгънәсе юк – мәрхүмгә электр уты кирәкми.

– Мәетне төнлә саклау ни өчен кирәк? Мәҗбүри гамәлме ул?

– Саклау дигәндә, иң беренче чиратта, үлем белән көрәшүче кеше янында торуны аңларга кирәк. Соңгы сулышын алучы өчен бик авыр мизгел бу, чөнки аның янында шайтан тора һәм ул кешенең җанын адаштырырга, саташтырырга тырыша. Без әлеге кешегә су биреп, «Лә иләһә илләллаһ» дип кабатла дип, аны өйрәтеп торырга тиешбез. Икенчедән, билгеле бер сәбәпләр аркасында җирләнмичә калган мәет дип аңларга кирәк. Аңа тәһлил чыгу һәм тиешенчә озату тиешле. Монысы – мәҗбүри гамәл.

– Мәет үлгәч, көзгене каплап куялар. Монысы нәрсәне аңлата?

– Электән килгән гадәт инде бу. Көзгеләрне генә түгел, телевизор экраннарын да каплап куючылар бар. Рәсемнәргә бәйле ышану монысы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Рәсемнәр булган йортка фәрештәләр кермәс», – дигән. Стенада кеше, хайван рәсемнәре эленеп торса, ул йортка шайтан керер, фәрештәләр урап узар, диләр. Шул рәвешле көзге һәм телевизор капланып куела.

– Мәет чыккан өйне җыештыру нәрсә белән аңлатыла?

– Мәетне җирләргә киткәч, йортта хатын-кызлар гына кала. Хатын-кызга зиратка мәет җирләргә бару тыела, бу – бик зур гөнаһ. Башка вакытта бара ала. Әмма анда барып елап торганчы, өйне җыештыру һәм үлгән кеше рухына дога укып тору күпкә саваплырак. Өйне җыештыру – тиешле гамәл, чөнки мәет белән хушлашырга күпме кеше керә, аны юалар, төрәләр – бөтенесен рәткә китереп, юып чыгару – кирәкле гамәл.

– Мәет булган өйдә ни өчен ашарга пешермиләр?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер сәхабәсе үлгәч: «Җәгъфарның гаиләсенә ризык әзерләгез, чөнки аларга кайгы килгән», – дигән. Башына кайгы төшкән кешеләрне чакырып, ашатып чыгару динебездә сөннәт эш булып тора. Газиз туганын озатканнан соң, икенче көнне хәлдән таеп табын хәстәрләп, кунак җыю хәерле эш саналмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Мәет чыккан йорттагыларны сөендерегез, ашатыгыз, эчертегез, ризыкландырыгыз», – дигән. Ә аларга иң якыннары – күршеләр. Күрше хакы – Аллаһ хакы, ә саваплы эшне калдырмыйк. Русмы, удмуртмы, татармы – кайгы килгән һәркемгә ярдәм итәргә ашыгыйк!

– Кешенең җаны өйгә кош яки күбәләк булып кайтты, дип сөйләүчеләр бар. Бу мөмкин хәлме?

– Ватаныбызны сакларга дип китеп, вафат булган ир-егетләребез шәһит булып санала. Аллаһы Тәгалә аларга «мәет» дип әйтүне дә тыйган. Иң изгеләрдән булып саналганнарга Аллаһы Тәгалә туган йортларына кайтып, саубуллашып китәргә рөхсәт бирә. Ул кош яки күбәләк булып кайтырга мөмкин.

Башка очракларда динебездә «реинкарнация» (җанның башка кешегә, затка, иягә күчүе. – Авт.) дигән күренеш юк. Безнең гомер бер генә. Без бу дөньядан киткәч, Аллаһы Тәгалә рөхсәт итсә, саубуллашыр өчен генә кайтачакбыз.

– Мәетне юганда тәне йомшак булса, артыннан тагын бер мәет була дигән ышану да бар...

– Әйткәнемчә, төрле якта төрле ышанулар яши. Үлем-китем мәеттән тормый, Аллаһы Тәгалә – Белүче. Мәетнең кырыгына кадәр берәү үлсә, көт тә тор: тагын бер мәет була, дигәне дә бар. Моны без дә, мәет тә берничек тә хәл итә алмый. Аллаһы Тәгалә билгеләгән икән, бер өйдән берничә мәет чыгарга мөмкин, юк икән, нишләсәң дә, булмаячак. Рәсүлебез (с.г.в.) хорафатларга ышанмаска кушкан.

– Каберне кичтән казып куярга ярыймы?

– Кабер казыган кеше яхшы белә: кабер казу – бик авыр эш. Кыш көннәрендә бигрәк тә. Зур авыллар булса, кешеләр күпләп җыелса, аны берничә сәгать эчендә дә казып бетерергә мөмкин. Ә бәләкәй авыл булса, кешеләр аз булса, әзерләнү тиешле. Кичтән казып кую да тыелмаган, тик аның өстен каплап кую хәерле булыр.

– Мәетне озатканда бигрәк тә нинди таләпләр үтәлергә тиеш?

– Әгәр мөселман кешесе үлсә, шәригатебез тарафыннан исәннәргә бары тик дүрт нәрсә йөкләнелә: аны юу, кәфенләү, кабер казу һәм җеназасын уку. Калганнары – йола яки хорафатлар гына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре