Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Сөннәткә утыртуның яше дә, фасылы да юк»

«Икесе көнне сөннәткә утыртырга ярамый». Ир баланы сөннәтләүне кичектереп килгән ата-ана авызыннан еш ишетергә туры килә әлеге сүзләрне. Ә бит сөннәтле булу – сәламәтлек һәм чисталык билгесе ул. Әлеге көнне кичектерү, киресенчә, зыян китерергә мөмкин.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Сөннәткә утыртуның яше дә, фасылы да юк»
шәхси архивтан

Дөньяви тормышыбызда моңа дәлилләр күп. Ә динебездә бармы? Сөннәткә утыртуның әһәмияте хакында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән сөйләштек.

 

– Рөстәм хәзрәт, сөннәтле булу – сөннәт сүзеннән. Бу сөннәт, ягъни мәҗбүри булмаган гамәл дип кабул ителә. Шуңа сылтап, кайберәүләр, миңа гөнаһы булмый, сөннәтсез дә яшим, ди. Бу – дөресме?

– Әйе, сөннәтләү мәҗбүри гамәл түгел. Ул – сөннәт. Тик аны барлык пәйгамбәрләребез дә үтәгән. Баланы сөннәтләү күренеше ихтыярый гамәлләрнең берсе булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бала тугач үтәлергә тиешле сөннәт гамәлләр бар», – дигән. Беренчесе – балага мәгънәле исем кушу. Икенчесе – гакыйка корбанын чалу. Кыз балага – бер, ир балага ике сарык исәбеннән корбан чалынырга тиеш. Өченчесе – ир баланы сөннәткә утырту. Дөрес, сөннәткә утырту ислам динен кабул итүнең мәҗбүри шарты түгел. Ләкин пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый хәдисе бар: «Кем ислам динен кабул итә, сөннәткә утырсын. Өлкән яшьтә булса да». Икенче бер хәдистә болай диелгән: «Кеше үзенең табигате буенча биш төрле гамәлгә мохтаҗ (ягъни кеше болардан арынырга, котылырга тиеш): сөннәткә утыру, гаурәт җирләрендәге йоннарын кыру, култык асты йоннарын йолку, тырнак кисү һәм мыекны кыскарту».

 

– Так санлы көннәрдә, яки 3, 7, 9 яшьтә генә сөннәткә утыртырга кирәк, диләр. Сөннәтләүнең аерым көне һәм яше бармы?

– Пәйгамбәребездән (с.г.в.), ир баланы кайчан сөннәткә утыртырга кирәк, дип сораганнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иң хәерлесе – 7 нче көн. Анысын булдыра алмасагыз – 14 нче көн, алай да булмаса – 21 нче көн. Ул көннәрдә булмаса, кайсы көндә дә ярый», – дип җавап биргән. Так аерым ел, айлар турында сүз юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен туганнан соң, аларны җиденче көндә сөннәткә утырткан.

 

– Ир баланы сөннәткә утырту – ата-ана җилкәсендәге йөк, ди кайбер хәзрәтләр. Бу – дөрес сүзләрме?

– Балигълык яшенә кадәр баласының гөнаһлары, аның һәр адымы өчен ата-ана җавап бирә, ә бу яшькә җиткәч, сөннәтләнүне башкару аның үзенә йөкләнә. Галимнәр фикеренчә, әти-әни ир балаларын балигълык яшенә кадәр сөннәткә утыртмый икән, аларга гөнаһ була. Әгәр дә берәр кешенең әти-әнисе аны кечкенә вакытында сөннәткә утыртмаган булса, ул балигъ булганнан соң үзе табиб янына барып, бу йоланы үтәргә тиеш. Кайвакыт бала үскәч, үзе сайлар, диләр. Балаларын кызганалар. Тик еллар узу белән, әлеге операция авыррак уза. Ир балага берничә яшь тулып киткән икән, әти-әнисе аңа бу операциянең ничек башкарылуы турында аңлатырга мәҗбүр була.  Малайларын операциягә әзерләр өчен төрле ялганнар уйлап чыгара алар.  Бала өчен бу барыбер психологик стресс була. Сабый чакта ук сөннәткә утыртылган бала үзен туганда ук шундый булган сыман кабул итә. Ә 40–50 яшьтә киселгән тире озаграк төзәлә. Шуңа күрә әлеге операцияне бәләкәй вакытта ясату хәерлерәк.

 

– Казлар йомырка басканда сөннәткә утыртырга ярамый, дигән хорафат бар. Сөннәт ел фасылына бәйлеме?

– Бу – бары тик хорафат кына. Сөннәткә утыртуның яше дә, фасылы да юк.

 

– Медицина ягыннан ир бала өчен бу куркыныч гамәл булып саналса, баланы сөннәтләмәү гөнаһ булачакмы?

– Юк, безнең динебез беркайчан да үзебезгә зыян китергәнне хупламый. Табиблар күрсәтмәсе буенча, сөннәткә утыртырга рөхсәт ителмәсә, баланың сәламәтлегенә зыян китерергә ярамый. Мондый очракта гөнаһ булыр.

 

– Рөстәм хәзрәт, кайбер ир балалар туганда ук сөннәтле була. Бу – Аллаһы Тәгалә хикмәтеме?

– Әйе, сөннәтле булып туучы сабыйлар да бар. Бу – Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы. Ул Коръән китабында: «Мин сезгә төрле галәмәтләр бирәм, аларны күреп, Минем турында онытмагыз, зикер итегез», – дигән. Әлеге күренешне дә шундый бер галәмәт итеп карау дөрес булыр.

 

– Сөннәтсез кешенең намазы кабул булмый, дип әйтү дөресме?

– Без намазны чиста, тәһарәтле килеш укырга тиешбез. «Җенес органы каплавычы»нда пычрак калса, тәһарәт дөрес рәвештә алынган булмый, шул рәвешле тәһарәт тә, намазыбыз да шикле була.

 

ФИКЕР

Илдус Лотфуллин, медицина фәннәре кандидаты, педиатр:

– АКШка укырга баргач, Американың гап-гади бала тудыру йортында сөннәтләү өчен өстәл күрдем. Монда малайларны гомеренең беренче көннәрендә үк сөннәткә утырталар. Кайбер штатларда ир-атларны сөннәтләү дәрәҗәсе 90 процентка кадәр җитә. Сөннәткә утырту – сәламәтлек өчен кирәкле гамәл, әмма кайбер очракларда бу операцияне балага бөтенләй ясарга ярамый яки ул соңрак ясалырга тиеш. Шуңа күрә башта баланы белгеч – уролог-андролог карарга тиеш.

Сөннәткә утыртмау сидек юллары тараюы, бөер һәм сидек юлларында барлыкка килгән инфекцияләрнең сәбәбе булырга мөмкин. Ачылмаган «сөннәтлек» эчендә барлыкка килгән смегмада бактерияләр җыела һәм үрчи: инфекциядән тыш, алар төрле онкологик авырулар китереп чыгарырга да мөмкин.

БЕЛЕШМӘ

Сөннәт  – ерак бабаларыбыздан килгән йола. Тарихи мәгълүматлар буенча, моннан 15 мең ел элек – палеолит дәверендә үк ясалган. Галимнәребез раславынча, Борынгы Мисырдагы фиргавен төрбәләрендә, папирусларда сакланган мәгълүматлар да бу процедураның безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек тә башкарылганын раслый.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре