18 февральдә беренче тәрәвих намазы укыла.
19 февральдә ураза башлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Сүзне ерактанрак башлыйм әле. Мин 1967 елда Казан Дәүләт университетына укырга кердем. Шау-шулы Казан тормышы мине шунда ук үзенә алып кереп китте. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучылар барысы да авылдан килгән кызлар-егетләр иде. Шуңа күрә уртак тел табып, аралашып китү бик ансат булды.
Чакрымнар белән үлчәнгән челтәрләр, нәтиҗәле программалар, өстәмә акча. Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгына акча кайдан кереп, ничек чыга?
Кыргызстанның Иссык-Күл ярында «Ак Илбирс» фәнни-тикшеренү үзәге ачыла. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева сөйләде.
СИБУР Түбән Камада «СИБУР ПолиЛаб» гамәли эшләнмәләр үзәген ачты. Ул Түбән Кама химия-технология институты бинасында фәнни-мәгариф кластерының бер өлеше булачак. Анда белгечләр әзерләнәчәк, тикшеренүләр белән җитештерү берләштереләчәк.
Быел Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы беренче тапкыр Төрекмәнстанда – Төрекмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында 7–8 октябрьдә узачак. Ул БДБ илләренең саммит көннәренә туры килә.
Татарстанда 109,6 мең чит ил кешесе яши. Ел ярым эчендә аларның саны 10 процентка арткан.
Бүген Татарстан Фәннәр Академиясендә Е. К. Завойский исемендәге халыкара премия тапшыру тантанасы узды. Ул ел саен магнит резонансы өлкәсендәге казанышлар өчен Россия яки чит ил галимнәренә бирелә.
Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры оешуга быел – 60 ел. Шул уңайдан 1 октябрьдә башкаланың С. Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында коллективның бәйрәм концерты узачак.
Кариев театры танылган кыргыз һәм рус язучысы Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Ак пароход» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Ютазы районының Бәйрәкә авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Инком абый 100 яшен бәйрәм итә.
Фикер өстәү
Фикерегез