Си Цзиньпин Казанда БРИКС саммитында катнашачак

КНР рәисе Си Цзиньпин Казанда БРИКС саммитында катнашачак, дип хәбәр итте Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй.

- Сәфәр планлаштырыла, ул саммитта катнашачак, - дип җавап сүзләрен китерде РИА "Новости" журналисты.

Исегезгә төшерәбез, саммит 22-24 октябрьдә узачак. Вакыйга кысаларында шәһәрдә 20 меңнән артык кунак көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре