Газетага язылу

Шуышып килүчеләр: еланнардан ничек сакланырга?

Авыл халкы еланнар белән бергәләп яшәргә өйрәнеп килә. Елдан-ел кешегә ныграк якынлаша алар. Быел республикада елан чагып, хастаханәгә эләгүчеләр дә булды. Аннан ничек сакланырга?

Шуышып килүчеләр: еланнардан ничек сакланырга?
ru.pinterest.com

Кычыткан бәласе

Апрель ахырында Минзәлә районының Бакчасарай авылында яшәүче Газинур Исламовның, елан чагып, хастаханагә эләгүен ишеткән идек. Үзе белән сөйләшә алмадык. Әмма авыл фельдшерыннан хәлен белештек.

– Бакчасарайда бер ел эчендә икенче очрак инде бу. Узган җәй бер хатынны чаккан иде. Җиләккә үрелүгә үк, ике мәртәбә чагып алган. Аңын югалтып, хастаханәгә эләкте, – ди фельдшер Фәридә Сабирова. – Газинур исә бакча башына кычыткан җыярга чыккан. Анда урман башлана. Менә шунда чаккан да инде ул. Шөкер, хастаханәдә дәваланып, өенә кайткан инде. Елан чакканда супрастин, преднизолон кадап була. Әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безне мәктәптә укыганда, агуны суырып чыгарып була, дип өйрәттеләр. Әмма һәр очракта да файдасы булмаска мөмкин. Газинур да кулыннан агуны шулай чыгарырга теләгән. Әмма киресенчә, теле шешкән. Ә тел астында юан кан тамырлары урнашкан. Аның аша дару да, агу да тизрәк сеңә.

Минзәләнең Наратлы Кичү, Тупач, Иске Матвеевка, Иске Маҗын авылларында да күренгән еланнар.

– Бер елны баланы, йоклатырга дип, ишегалдына алып чыккан идем. Ул черем иткәндә, өйдәге эшләр белән маташтым. Чыксам, арба янында ике тузбаш шуыша. Бик курыктык инде. Быел да күренгәлиләр. Берәр чарасын күрсеннәр иде, – ди Коноваловка авылыннан бер ханым.

Ияләшү

Актаныш районында да еланнарны очратучылар шактый икән. Ирмәш авылында яшәүче Шакировлар хуҗалыгында да ул еш килә торган көтелмәгән кунакка әйләнгән. Без шалтыратканда, әлеге гаиләнең еланга каршы ничек тозак корырга, дип аптыраган чагы иде.

– Бакчада рәхәтләнеп йөриләр. Бер көнне берсе тирескә кереп бара иде. 30–40 сантиметр чамасы булгандыр. Соңгы елларда еш күренә башладылар. Авылда маллар бетте. Сыерны нибары ике кеше генә асрый. Көтүгә 90 шар сыер чыга иде. Элек печәнен дә чаба идек. Еланнар сизгер бит алар. Чалгы, тояк тавышларыннан да курыккандыр. Хәзер дөньялар тып-тыныч. Шуңа авылга таба елышалар дип уйлыйм, – ди Раниза Шакирова. – Җәй көне гел аяк астына карап йөрергә кирәк. Район Сабан туе була торган урында асфальт юлга чыгып кызынып яталар. Элек үтерергә курка идек. Берсе күренсә, икенчесе дә үрчи бит. Әле менә интернет-кибеттән елан куркыта торган әйберләрне карап утырам. Сатып алып, тәҗрибә үткәреп карарга иде исәп.

Актаныш районының Буазкүл авылы өчен дә еланнар ят нәрсә түгел.

– Беркөнне туганнарга кунакка барган идек. Хикмәт, ишегалдында рәхәтләнеп елан шуышып йөри. Курыктык инде. Моңа кадәр берәү күренгән булган инде. Ул үзе курыкмый да, кояшта җылынырга чыгалар. Кеше үзе тимәсә, ташланмый ул, ди апам. Песи кырыйдан күзәтеп тора, әмма якын килми. Әкренләп мунча астына кереп китте. Авыл елга буенда урнашкан. Бакча артларында күлләр күп. Еланнар сулыклар янына киләләрдер. Зиратта да күп икән. Май бәйрәмнәрендә өмә ясаучылар күргәннәр, – ди Түбән Камадан кунакка кайткан Чулпан Хуҗанбирдыева.

Саба районындагы балыкчыларның да еланнарны беренче мәртәбә генә очратулары түгел.

– Елга буена барган саен күрәм. Узган ел тузбашлар бик күп очрады. Кара еланны бер генә күрдем. Куркып торасы юк, үзе кача ул. Ул бит күпме тычканны тота. Файдасы да бар, – ди Вакыйф абый Җамалиев.

Азнакай районы укытучысы, блогер Римма Тинбакова социаль челтәрләрдә ничек итеп урман-кырларда йөрүләрен күрсәтеп тора. Былтыр еланнарны күп төшергән иде ул.

– Еланнар очрап тора инде ул. Җиләк җыйганда бер укытучыны кара елан чакканын хәтерлим. Кулы шешеп каралган иде. Хастаханәдә ятып, савыгып чыкты, – диде ул.

Вазгыять

Фәргать Һадиев, Балтач урман хуҗалыгының участок җитәкчесе:

– Соңгы елларда урманда үсентеләр утыртканда еланнар бер генә мәртәбә очрады. Ә менә басуда күп. Ни өчендер, алар авылга якыная. Азык эзләүгә бәйле бу. Алар чебен, черки, бака белән туена. Җылы, сулыклар булган җиргә тартыла. Авылда хайваннар да кимеде. Елга буенда печәннәр үсеп саргаеп утыра. Үлән арасы, ботак күче, сазлык – еланнарның оясы шунда. Еланнар уяна башлады. Быел егетләр кара елан күргәннәр. Чага торган ул. Тузбашлар тими. Еланнар, бөгәрләнеп, биеклеккә менеп йокларга ярата. Көндезге сәгать 11–13 – иң куркыныч вакыт. Шуңа күрә бу вакытта табигатьтә йөрмәскә киңәш итәбез. Мин еланнан курыкмыйм. Аякка резин итек киеп барырга кирәк. Әмма бервакыт бутый аша да аякка чолганган иде әле. Елан үзе тими ул. Качарга тырыша. Үтерәм дип сугарга ярамый. 50–60 сантиметрлысы куркыныч түгел. Агуы өске төшендә була. Яңа алган алтын балдак кебек сап-сары ул. Шуны тиз генә сиптереп ала. Быел чагу очраклары юк.

Еланнар табигатькә файда китерә, кимерүчеләрне ашый. Еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юкка чыгара. Моны берәү дә эшли алмый. Моннан тыш, кара елан агуы медицинада кулланыла.

Белгеч сүзе

Илдар Хәйретдинов, КФУның Эверсман исемендәге Зоология музее белгече:

– Республикада еланнарның берничә төре билгеле. Алар – тузбаш, гади кара елан, бакыр һәм дала еланнары. Арада караңгы төстәге, башында ак таплары булган тузбашлар – иң киң таралганы. Аны Казансу ярында да очратырга була. Ул су буйлап шәһәрнең үзәгенә кадәр тыныч кына барып җитәргә мөмкин. Бакыр елан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Күпләр аны ачык төстәге кара елан белән бутыйлар. Ул агулы түгел, әмма шактый агрессив. Кара еланнарның төрле төстәгеләре очрый. Алар, көн җылынуга, иң беренче булып күренә башлый. Кайвакыт хәтта кар өстеннән дә шуышып йөрергә мөмкин. Гади кара елан да Кызыл китапка кертелгән. Дала еланы исә Болгар шәһәре тирәсендә берничә утрауда очрый.

Еланнарның күбесе искә сизгер. Шулай ук кайберләре яктылык нурларын «күрергә» сәләтле. Сизү органнары без тоя алмаган кайбер сигналларны тота. Еланны кайда очратырга мөмкин икәнлеген алдан чамалап булмый. Безгә еланнар белән яшәргә өйрәнергә, аларны ярсытмаска, тирә-ягыбызда чисталыкны сакларга, аларны җәлеп итә алырлык чүп-чар булдырмаска кирәк.

Табигатьтә булсагыз, чытырманлыклар, куе үлән янына килгәндә сак булыгыз. Бу – еланнарның киң таралган яшәү урыннары. Урманга барганда үзегез белән таяк алырга кирәк. Аның белән үләнгә сугып, еланны куркытырга мөмкин.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре