Газетага язылу

Яшь узганчы... Яңа буынга яңа тормышта ни җитми?

Күп вакытларын интернетта үткәрәләр, гаилә корырга ашыкмыйлар, бала тапмыйлар. Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәзерге буынның «авырткан җир»ләренә төртеп күрсәтте.

Аның Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышы игътибарсыз калмады. Дөрес, өлкәннәр кайчак яшьләрне аңлап та бетерми. Әмма дөрес юлны бергәләп эзләү хәерле. Борчыган сорауларга җавапны белгечләр ярдәме белән табарга тырыштык.

Кәефле чак

Министр сүзе:

– Бүген Татарстанда яшьләрнең саны бер миллионнан артык. Бу – республика халкының дүрттән бер өлеше (25,4 процент). 2024 ел башы белән чагыштырганда, яшьләр саны 10 мең кешегә кимегән, әлеге күрсәткеч илкүләм күрсәткечләргә туры килә. Яшьләрнең һәркайсы – үз холкы, дөньяга карашы һәм өметләре булган шәхесләр. Безнең бурыч – аларның өметләрен аклау, һәркемгә барып җитү, яшьләр белән бер дулкында булып, аларны ишетә һәм аңлый белү. Шуңа күрә без ел саен «Социаль кәеф» дип атала торган масштаблы социологик тикшеренү үткәрәбез. Шулай ук бөтенроссия тикшеренүләре материаллары белән эшлибез. Бүген яшьләрне күбрәк эшкә урнашу, һөнәр сайлау һәм торак мәсьәләсе борчый. Шул ук вакытта, үсә барган саен соңгысының әһәмияте арта.

Белгеч фикере

Айгөл ХУРАМШИНА, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе:

– Яшьләр саны кимү мәсьәләсендә демографиягә бәйле ике тенденция бар. Чагыштыру өчен ун елны алыйк. Мисал өчен, 2014 елда Татарстанда яшәүчеләрнең 31,7 проценты яшьләргә туры килгән. 2024 елда исә әлеге күрсәткеч 25,5 процент тәшкил итте. Әйе, яшьләр саны шактый кимеде. Тик бер Татарстан, гомумән алганда, Россия генә түгел, икътисады алга киткән башка илләр дә олыгаеп бара бүген. Яшьләр кими, ә урта яшьтәгеләр һәм пенсия яшендәгеләр күбәя. Бер яктан караганда, бу начар күренеш түгел, чөнки бу кешеләрнең гомер озынлыгы артуының бер нәтиҗәсе. Тагын шунысы да бар: без яшьләр дип 14 тән алып 35 яшькә кадәр булган кешеләрне атыйбыз. Саннарга әйләнеп кайтсак, 2014 ел белән чагыштырганда, бездә 14–18 яшьлекләр киресенчә артты. Бу – 2007 елда ана капиталы программасы гамәлгә керү нәтиҗәсе. 31–35 яшьлекләр саны да артып бара. Чөнки 1989, 1990, 1991 нче елларда туучылар күп булды. Ул вакытта «бәбиләр бумы» теркәлде дисәк тә була. Шуннан соң туучылар саны кими башлады, демографик упкын, дибез инде без аны. Гомумиләштереп әйткәндә, яшьләр саны турыдан-туры кимеп бара дип әйтерлек түгел.

Елена БОНДАРЕНКО, «Татарстан – Иҗтимагый фикер» фонды директоры урынбасары:

– Бүгенге яшьләрне барыннан да бигрәк интернетның начар эшләве мәсьәләсе борчый. Чөнки алар интернетка нык бәйле. Югары хезмәт хакы түләнә торган даими эш юк. Яшьләр озак вакыт ипотека түләп барудан курка. Шуңа күрә гаилә корырга ашыкмыйлар. Торак мәсьәләсе демографик кризиска китерә. Элек яшь белгечләр күпмедер вакыт предприятиедә эшләгәннән соң бушлай торакка өмет итә ала иде. Хәзер яшьләрнең мондый мөмкинлеге юк. Иртәгәге көнгә ышаныч булмагач, гаилә корырга, бала табарга да куркалар. Проблемалардан исә интернетка, компьютер уеннарына качалар. Шул рәвешле чынбарлыктан тагын да ерагаялар. Күптән түгел «7/89» бөтенроссия ассоциациясендәге хезмәттәшләребез белән берлектә тикшеренү үткәрдек: яшьләр интернетта күбрәк утырган саен, алар капма-каршы җенес белән азрак аралаша, димәк, гаиләләр азрак төзелә. Ягъни интернет чынбарлыкны алмаштыра. Әнә шундый йомык боҗра барлыкка килә. Кызганыч, әлбәттә. Игътибар итсәгез, бүген ике гашыйк очрашуга килә, икесенең дә кулында – телефон. Бер-береңнең күзенә карау, кулдан тоту юк. Һәркайсы үз телефонындагы хәбәрләргә җавап бирә, рилслар карый, бергәләп утырып ашыйлар да таралышалар. Бу – барлык алга киткән илләргә хас проблема. Хәтта интернет үсеш ала башлаган Африка илләрендә дә туучылар саны кими башлаган. Чөнки чын дөнья кызык түгел. Аны интернет «йота».

Интернет буыны

Министр сүзе:

– Бүгенге заманның төп куркынычы цифрлы мохиткә һәм әнә шул мохиттә үсүче, укучы һәм яшәүче буынга бәйле. Нәкъ менә виртуаль дөнья балаларның һәм яшьләрнең киләчәге өчен куркыныч тудыра, ә урам түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар, яшүсмерләр, яшьләр интернетта тәүлегенә 4–7 сәгать вакытын үткәрә, ә атналык күрсәткеч 24 сәгатьтән артып китә. Атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлыйлар дигән сүз бу. Кече яшьтән үк ясалма фәһемнән контрольсез файдалану кешеләргә (әти-әниләргә, укытучыга) түгел, ә цифрлы мохиткә ышаныч тәрбияли, психологик һәм эмоциональ халәткә тискәре йогынты ясый. Үсмерләр һәм яшьләр арасында бик тә популяр булган рилслар – кыска видеолар кеше үсешенә тискәре йогынты ясый. Көн саен бер сәгать буе мондый рилслар караган кешенең ярты елда баш мие эшчәнлеге 20 процентка кими.

Белгеч фикере

Илдус ЛОТФУЛЛИН, танылган табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты:

– Килешәм, әлбәттә. Экран вакыты балалар өчен чын мәгънәсендә зыянлы. Дәүләт органнарының моңа игътибар итүләре әйбәт. Аерым тәкъдимнәре бармы икән, шунысы кызык. Кешенең баш мие бүгенге медиа бүлеп бирә торган мәгълүмат ташкынына көйләнмәгән. Артык күп, артык мавыктыргыч, артык тиз ул. Аеруча бәләкәй баланың баш мие өчен авыр ул. Бүген социаль челтәрләр бездән дә акыллырак була башлады сыман – медиадан чынлап та аерылып булмый. Шул ук вакытта «ноль экран» принцибы бар – бәләкәй бала күпмедер вакыт медиага кагылмаска тиеш. Америка стандартлары буенча – 1,5 яшькә кадәр, Россия белгечләре фикере буенча 2 яшькә кадәр бала телевизор, телефон, планшетны гомумән дә күрмичә үсәргә тиеш. Арткы фонда эшли торган телевизор да керә моңа! Бу вакыттан алып 6 яшькә кадәр көненә 1 сәгать «акыллы» контент рөхсәт ителә. Аны бала әти-әни белән бергә карый. Бала тәрбияне экраннан түгел, кешедән күрергә тиеш. Бу сүзләрне ишеткәч, кайберәүләр «акыл өйрәтү» дияр. Дөрестән дә, «болай итмә, тегеләй итмә» дию җиңел инде ул. Югыйсә балаларның күп вакыт экран каршында үткәрүе – комплекслы проблема ул. Әти-әнинең эштән бушамавы, өлкәннәрнең белем дәрәҗәсе түбән булу, матди һәм психологик кыенлыклар – болар барысы да баланы экран каршына этәрә.

Эльмира МИАССАРОВА, беренче категорияле клиник психолог:

– Кешеләрдән аермалы буларак, "ясалма фәһем - дуслар" белән тәүлегенә 24 сәгать, атнасына 7 көн аралашып була. Алар армый, үпкәләми һәм һәрвакыт "ярдәм"гә әзер, шул исәптән, борчыган теләсә-кайсы сорауга җавап табарга тырышалар. Әти-әниләр исә бүген үз мәшәкатьләре, үз эшләре белән мәшгуль. Шуңа күрә балага вакыт калмый. Менә шунда виртуаль дус килеп чыга да инде. Өстәвенә, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләр төрле була, низаглар да килеп чыга, ә виртуаль әңгәмәдәш бер вакытта да каршы килми. Шул рәвешле реаль аралашу виртуаль дөньяга күчә.

Цифрлы бәйлелек куркыныч чиккә барып җитүен аңларга ярдәм итүче "маркерлар" бар. Беренчедән, психологик һәм эмоциональ үзгәрешләр. Бу очракта, кулыннан телефонны тартып алган бала үз-үзен кайда куярга белми, агрессия һәм истерика башлана яки ул битарафка әйләнә. Икенчедән, үз-үзен тотышына бәйле һәм социаль үзгәрешләр. Бала тере аралашудан баш тарта, гаилә белән бергәләп вакытны үткәрергә теләми, дуслары белән аралашуны туктата, ул боларның барысын да виртуаль дөньяга алмаштыра. Өченчедән, физиологик һәм соматик үзгәрешләр. Мәсәлән, бала көндез йоклый, ә төнлә активлаша, ашамый, эчми, теш чистартырга оныта хәтта. Дүртенчедән, деструктив контент. Ягъни, балага гадәти контент яки уеннар гына җитми, ул хис-тойгыларын тагын да көчәйтү өчен шок-контент, азартлы уеннар бедән кызыксына башлый. Әти-әниләр колагына: әгәр балада бер ай һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында әлеге үзгәрешләрнең өчесе-дүртесе берьюлы күзәтелә икән, бу кичекмәстән клиник психологка яки табиб-психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә җитди сәбәп.

Уен тәрбияме?

Министр сүзе:

– Аддиктив тәртипнең (тәртипсезлекнең бер төре. – Ред.) таралуына компьютер уеннары белән мавыгу китерә. Ул еш кына зарарсыз шөгыль буларак күзаллана. Наркотикларга бәйле проблема аеруча борчу уята. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, наркотикны беренче тапкыр кулланып караучыларның яше 17 дән 13,8 яшькә кадәр төшкән. Шул ук вакытта, наркотикларга бәйле мәгълүмат белән тәүге тапкыр 8 яшьтән үк, бәлки, тагын да иртәрәк – уеннар, мемнар, төрле роликлар аша танышалар. Балаларның 70 проценттан да күбрәге аның турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан ишетеп белә. Алар моны психологик яктан уен буларак кына кабул итәргә өйрәнә. Көрәшнең алгы сызыгында, әлбәттә, әти-әниләр торырга тиеш. Бала кулына телефон тоттырып куйдың да оныттың түгел. Без «Алдынгылар хәрәкәте» белән наркотикларга каршы видеороликлар һәм буклетлар әзерләдек, анда файдалы ял һәм психологик ярдәм хезмәтләре турында мәгълүмат бар. Уеннарга бик тирәнгә кереп китүчеләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәкләре, «ышаныч телефоны» эшли. Бүген видеоуеннарны уйлап табу һәм тарату закон нигезендә көйләнмәгән.

Белгеч фикере

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог:

– Проблема бар, әлбәттә. Бүген яшьләрдә наркомания турында тиешле мәгълүмат юк. 1990 нчы елларда яшьләрне дәвалаганда: «Бу сазлыкка ничек килеп эләктегез соң?» – дип сорагач, алар еш кына: «Без белмәдек», – дип җавап бирәләр иде. Бүген дә шулай. Яшьләр наркотиклар куллануның ахыры ни белән бетәргә мөмкин икәнен аңламый. Мин мәктәпләрдә бу хакта лекцияләр укыйм. Әнә шул юнәлештә эшне көчәйтергә, профилактика чараларын арттырырга кирәк дип саныйм. Сөйлик, кисәтик! Чөнки хәзерге синтетик наркотиклар шизофреник авыруларга ишек ача, ә ул һәркайсыбызның башында бар. Наркоманиянең таралуына компьютер уеннары ни дәрәҗәдә йогынты ясыйдыр, тәгаен әйтә алмыйм. Әмма мин ай саен күрше-тирә йорт диварларындагы наркотиклар сату турындагы игъланнарны сөртеп йөрим. Куркыныч шуннан да яный. Синтетик наркотик ул героин түгел, аны кабул итүдән туктаган кеше авырту кичерми. Ул «бәхетле» булудан туктый. Бүгенге наркотиклар организмда механик юл белән эндорфин, ягъни бәхет гормоны бүлеп чыгара. Наркоманга әнә шул кирәк. Әмма 12 сәгатьтән әлеге хис югала һәм моннан ары элеккеге доза белән генә яңадан «бәхетле» була алмыйсың. Бу үз чиратында дозаны арттыруга, ахыр чиктә үз-үзеңә кул салуга китереп җиткерә. Ә бәхет – нәрсә ул? Баланың тәүге адымнары, аның беренче сүзләре, ниндидер акыллы фикер әйтеп куюы... Ягъни бу – көч һәм тырышлык таләп иткән хезмәт нәтиҗәсе. Наркотиклар исә үлемгә генә илтә.

Торак кирәк

Министр сүзе:

– Яшьләр сәясәтенең игътибар үзәгендә – яшь гаиләләр белән эшләү тора. Кызганыч, тикшеренү нәтиҗәләре җәмгыять институты буларак, гаиләгә тискәре караш, бала тапмауны хуплау турында сөйли. Шул ук вакытта, гаиләнең җәмгыятебезнең төп элементы булуын, ә яшь гаиләләрнең төп ихтыяҗы торак булуын беләбез. Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төп механизмы буларак яшьләр өчен 4 торак программасы гамәлдә. Шул ук вакытта чират проблемасы саклана. 2024 ел ахырына чиратта 2,5 меңнән артык гаилә торса, 2025 елда – 3 меңнән артык, 2026 елда – 3,5 меңнән артык. Шул исәптән 300 гә якын яшь гаилә авылда яши. 2025 елда Татарстан Рәисе карары ярдәмендә Фәннәр академиясе белән берлектә торак шартларын яхшырту өчен яшь галимнәргә грант ярдәме проектын башлап җибәрдек. Торак мәсьәләсе бала табуга турыдан-туры бәйле. Бүген исә гаиләдәге балалар саны дәүләт ярдәме күләменә бернинди йогынты ясамый. Федераль законнарга үзгәрешләр кертеп, социаль ярдәм күләмен гаиләдәге балалар саныннан чыгып билгеләргә тәкъдим итәбез.

Белгеч фикере

Айгөл ХУРАМШИНА, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе:

– 2024–2025 елларда без тикшеренүләр алып бардык һәм Татарстанда яшәүче гаиләнең портретын төзедек. Шул исәптән яшьләрне дә өйрәндек. Шунысы игътибарга лаек: яшьләр гаилә төзергә дә, бала табарга да тели. Әмма бу эшне кичектерергә туры килә. Моның төп ике сәбәбе бар. Яшьләргә яшәү урыны һәм гаиләне тәэмин итә алырлык югары хезмәт хакы кирәк. Алар бала табуга бик җаваплы карыйлар. Элеккечә: «Насыйбы булыр әле», – дип кенә фикер йөртмиләр. Ягъни иң элек ныклап аякка басарга телиләр. Тагын бер кат искәртеп әйтәм: яшьләр өйләнергә дә, кияүгә чыгарга да тели. Ике-өч бала табу турында да уйланалар. Тик ике бала белән генә чикләнербез, мөгаен, дигән фикергә киләләр. Тикшерү барышында без респондентларның үз гаиләләрен һәм аларның әти-әниләре гаиләләрен чагыштырдык. Иң нык игътибарны җәлеп иткәне шул: әти-әниләрендә балалар саны уртача өчкә якын булса, яшь гаиләдә ул икегә дә тулмый. Әти-әниләрнең 80 проценттан да күбрәге мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерсә, яшьләрдә әлеге күрсәткеч 70 процент тирәсе тәшкил итә. Бергә яшәсәләр дә, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ашыкмыйлар.

Бу урында шунысын да әйтик: Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы ун елда республикада күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Бүген гаиләләргә федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә күпсанлы ярдәм чаралары каралган. Моңа өстәп, муниципаль дәрәҗәдә булышалар. Әлеге юнәлештә республика тәҗрибәсе элек-электән үрнәк булды. Дәүләттән ярдәм чаралары һичшиксез уңай йогынты ясый. Бүгенге яшьләр чын-чынлап Хөкүмәттән ярдәм көтәләр. Тикшерүләр барышында: «Бала табу өчен нәрсә кирәк?» – дип сораганда, иң беренче чиратта дәүләт ярдәме турында әйтәләр.

Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы:

– Күптән түгел кызым кияүгә чыкты, хәзер декрет ялында. Балалар үрнәгеннән чыгып та әйтәм: бүген яшь гаиләләргә бик күп тырышырга туры килә. Аларның бит әле үзләре эшләп тапкан финанс мөмкинлекләре юк. Шул ук торакны гына алсак та. Кызганыч, без өйләнешкән чор белән чагыштырганда да, социаль ипотека программасы яңа чыккан вакытны исәптә тотсак та, хәзер шартлар күпкә авыррак. Процент ставкалары югары. Торак мәйданының бер квадрат метры да бик кыйммәт. Бу яшь гаиләләр саны артуга төп киртә дип саныйм. Икенчедән, гаилә коргач, ике кешенең берсе эшләми. Ир-ат гаиләне дә тәэмин итәргә, ипотекасын да түләргә тиеш. Ә тормыш бик нык кыйммәтләнде. Бер кеше башына 50 мең сум тирәсе акча кирәк дип алсак та, 120–150 мең сумлык эш табу авыр. Бигрәк тә яшь белгечкә. Ул уртача хезмәт хакларын кемнәр генә ала торгандыр, безгә эләкми ул. Бүген күпчелек бер хезмәт хакыннан икенчесенә яши. Яшьләр арасында үзләре өчен яшәүчеләр күп дигән фикер дә бар. Вузда да, аралашу даирәсендә дә андыйларны очратканым юк. Яшьләр гаилә корырга да, бала табарга да тели. Тик яшәргә урын булмау һәм керем дәрәҗәсе моңа комачау итә.

Кадрия ИДРИСОВА, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

– Шиһабетдин Мәрҗани диндә 3 нәрсә юк, әмма динне саклый: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт, дигән. Мин бу фикерне галимебезнең үзебезнең милләтебезгә карата кисәтүе дип кабул итәм. Милли тел, милли кием, гореф –гадәтләр – бу һәр милләтнең яшәеше һәм милли тәрбия дә. Ә бүгенге көнгә карап фикер йөртсәк, без һәм балаларыбыз кулланган гаджетлар, инстинктларның юкка чыгуы, табигатьтән читләшүебез, гаилә институтларының җимерелүе – болар барысы да әкренләп  юкка чыгуыбызга китерә. Мәсәлән, туганда ук бала үз табигый юлы белән туарга тиеш, ә без аны ярып алу юлы белән дөньяга китерәбез. Туу белән бала күкрәк сөте имә башлый. Бу очракта да без аны ана сөтеннән мәхрүм итеп, ясалма азык (смесь) белән тукландырабыз. Болар барысы да кешеләрдәге инстинктны югалуына китерә. Бу мисаллар милли тәрбиянең иң нечкә өлеше.

Өч буын бергә яшәү гадәте югалып бара, ләкин 3 буын тәрбиясендә үскән бала гаилә институты тәрбиясен алып үсә. Тормышта бу бала югалып калмый, һәм милләт буларак та үз яшәешен киләчәк буыннарга калдыруда сәләтле була. Минем һәрвакыт Чувашстандагы татар авылларын үрнәк итеп әйтәсем килә. Анда өч буын тәрбиясе бирелә, өч буын бергә яши, шуңа күрә тәртип тә, тәрбия дә икенче. Аларның теле дә, гореф-гадәтләре дә саклана, хезмәт тәрбиясе дә бирелә. 

Әгәр дә без игътибар итсәк, хәзерге тормышта бала культы хөкем сөрә -  без бала тирәсендә бөтенебез дә бөтереләбез, аның теләкләрен, ихтыяҗларын гына үтибез. Бала үзенең хокукларын белеп үсә, ә үз вазифасын һәм бурычларын белми һәм белергә дә теләми, чөнки нәни вакыттан андый таләпләр куелмаган. 

Кечкенәдән әти-әнигә, әби-бабайларга, зурларга, кечеләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләнгә  карата да хөрмәт булырга тиеш. Шулай булган очракта бала үзенең яшәешендә нәрсә кирәген аңлап үсә һәм хезмәт белән дә тәрбияләнә. Шуңа күрә бик тә игътибарлы булыйк!

Ризаэддин Фәхретдиннең баланы бишектән тәрбияли башларга кирәк дип әйткән фикере бар. Ләкин бүгенге заман өчен мин бераз гына өстәмә дә кертер идем: тәрбия – ул егет үзенә бала әнисе булырлык кыз сайлаганда, кыз үзенең балаларына әти булырлык егет сайлаганда ук башлана дип саныйм. Элек чыннан да йола, гореф-гадәт буенча яшәлгән, үз милләт вәкилләренә тормышка чыгылган. Ә хәзерге вакытта  чит милләт вәкиле белән парлашып, милли тәрбия биреп үстерә алырбызмы? Кечкенәдән үк балаларыбызга парлы тормыш турында өйрәтеп үстерү дә безнең бурычыбыз булып тора. Әгәр дә аның калебенә бишектән үк парлы тормыш турында нигезен салмыйбыз икән, ягъни әти-әни тәрбиясендә үстермибез икән, балага бу юнәлешне бирү авыр булачак. Бала үз өчен генә яшәп, гаилә корырга теләмичә, ялгыз калып, нәселнең дәвамчысы була алмаячак. Бүгенге көндә бу безнең тормышыбызның зур фаҗигасе, чөнки Республикабызның һәр районында 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган бер тапкыр да тормышка чыгып, өйләнеп карамаган егет-кызларның саны меңнән артык. Бу саннар милли тәрбиядән читләшүебезнең ачык чагылышы.

Эшкә өйрәтү

Министр сүзе:

– Тәртипсезлеккә каршы торуның иң үтемле чараларыннан берсе – эш белән тәэмин итү. Узган ел 16 меңгә якын бала (15 950) студентлар хезмәт отрядлары составында эшләгән, 6 меңгә якын бала (6158) яңа эшче һөнәрләр үзләштергән. 2026 елда кимендә 15 мең студентны эшкә урнаштыру фаразлана. 2025 елның 1 сентябреннән яшүсмерләрне эшкә урнаштыруга бәйле киртәләр бетерелде: хәзер алар, студентлар отрядларында катнашсалар яки мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшләсәләр, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшли алалар. Былтыр республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәшгульлек хезмәтләре ярдәмендә – 12 меңләп үсмер, студентлар хезмәт отрядлары үзәге ярдәмендә 4 мең үсмер эшкә урнаштырылган. Әмма бу гына җитми. Шуңа күрә предприятиеләргә һәм коммерция оешмаларына яшүсмерләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү өчен күбрәк шартлар тудырырга тәкъдим итәм. Безнең максат – хезмәтне аңлы рәвештә сайлаган һәм аны иртәгәге көнгә ышаныч чыганагы буларак кабул иткән буын тәрбияләү.

Белгеч сүзе

Алия ТАҖЕТДИНОВА, Казан политехника көллиятенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары:

– Бүген яшьләр һөнәрле булырга тели. Көллияттә слесарьлык эшләре остасы, эретеп ябыштыручы, станокчы, ТКХ өлкәсендәге инженерлык системаларын ремонтлау буенча мастер кебек һөнәрләргә укытабыз. Укыту планы буенча студентлар икенче курстан ук практика уза башлый. Рус теле, математика дәресләренә бик теләп йөрмәсәләр дә, сәнәгать практикасына ашкынып баралар. Бүген дә беренче курс студентларын Казан вертолет заводына экскурсиягә алып барган идем, шунда үзебезнең студентларны күрдек. Икенче курста инде алар хәзер, тиздән уку йортын тәмамлаячаклар.  Арада төрлесе бар, әлбәттә. Узган ел, мәсәлән, станокчылар түләүле төркеменә 30 бала кабул иттек. Аларның аттестатларының уртача баллары да 3–3,5 балл тирәсе генә иде. Шуңа да карамастан, укыдылар, тиздән диплом алачаклар. Шундый балаларга да һөнәр бирә алуыбызга бик шатбыз. Беренче курста авыр төркем иде алар, араларында сугыш чукмарлары да булды. Көллият бусагасыннан үзгәреп, һөнәрле булып чыгачаклар. Практика узганда ук заводта эш тәкъдим итәләр. Бездә белем алучыларның 95 проценты – егетләр. Аларның армиягә дә барасы бар. Шуңа күрә барысын да эш белән тәэмин итеп бетерәбез, дип әйтә алмыйбыз. Күбесе заводка эшкә бара. Хәзер сәнәгать өлкәсендә хезмәт хаклары әйбәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре