Әлеге чара 2026 елның 1 маеннан контракт төзүчеләргә һәм аларның хатыннарына (ирләренә) кагыла. Бу көнгә кадәр бурычны түләтү турында суд карары булып, бурычны түләтү документлары бирелгән очракта, түләү вакыты чыккан бурыч кичерелә, дип билгеләп үтелгән Дума сайтында.
Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә ниятләүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 2,9 миллион сумга кадәр җиткерелде. Ил буенча – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – иң югары түләү бу. Моннан тыш бүген Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез