Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Бүген мәдәният, толерантлык һәм тату яшәү – тотрыклы үсеш»

Бүген мәдәният, толерантлык һәм тыныч яшәү - кыйммәтле хәзинә генә түгел, ә тотрыклы үсеш һәм чәчәк ату нигезе дә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кысаларында узган «Әмирлекләр-Россия диалогы: мәдәният, толерантлык, тыныч яшәү» сессиясендә белдерде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләрен үстерүдә актив катнаша. Республика даими рәвештә делегацияләр алмаша, БГӘдә ел саен үткәрелә торган Инвестиция форумында һәм Абу-Дабида IDEX Халыкара күргәзмәсендә катнаша. Татарстан «Эмаар Пропертиз» һәм «Тавазун» холдингын да кертеп, әйдәп баручы Әмирлекләр компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан вәкиллеге эшли, Казан белән Әмирлекләр шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла.

«Без партнерларыбыз белән төрле өлкәләрдә, шул исәптән ислам банкингы, хәләл индустрия, мөселман мәгарифе өлкәсендә алдынгы тәҗрибә уртаклашабыз. БГӘ Президенты, Абу-Даби хакиме Шәех Мөхәммәд бән Зәед Әл Нахайянның даими игътибарын тоябыз. Аңа сәламләү һәм рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне сорыйбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, хәзерге Татарстан - Россиянең зур икътисадый һәм мәдәни потенциалга ия алдынгы, сәнәгый яктан үскән, фәнни-мәгариф һәм инновацион төбәкләренең берсе. «Татарстанның халыклар һәм диннәр арасында гармонияле яшәү һәм үзара хезмәттәшлек моделе бүген милли иминлек һәм Россия Федерациясенең киләчәк үсеше стратегиясе мәсьәләләрендә акыллы цивилизацион алым үрнәге буларак трансляцияләнә», – диде республика Рәисе.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан күп халыклар һәм диннәр өчен туган йорт булып тора. Бүген республика территориясендә күршелек рухында 175 милләт вәкиле яши. Татарстанның уңайлы географик урыны - Евразия үзәгендә Урта Идел буенда – Көнбатыш һәм Көнчыгыш чикләрен органик рәвештә тоташтырырга мөмкинлек бирде. Нәкъ менә монда 922 елда Идел буе Болгары рәсми рәвештә ислам динен кабул итә. Әлеге вакыйга татар халкының үсешендә, Россиянең әйдәп баручы диннәренең берсе буларак, исламның аякка басуында гаять зур роль уйнады.

«Татарстанга килгәч, чит ил кунаклары бу дуслык символларын күрә. Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм православие Благовещенье соборы урнашкан. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» хәйрия фонды борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск православие утрау-шәһәрчеген торгызды. Бүген бу объектлар бөтендөнья байлыгы булып тора һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны саклауны Татарстанның эчке сәясәте нигезе дип атады. «Без үз эшебездә иҗтимагый, милли һәм дини оешмаларга таянабыз - милли сәясәтне гамәлгә ашыруда һәм экстремизм күренешләрен профилактикалауда мөһим ресурс. Татарстанда уникаль һәйкәлләрне фәнни өйрәнү, реставрацияләү һәм популярлаштыру буенча зур эш алып барыла. Мәдәни мирас объектлары һәм төрле диннәрнең гыйбадәт корылмалары торгызыла», – дип мәгълүмат бирде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов традицион конфессияләрнең – ислам һәм православиенең социаль роле артуын билгеләп үтте. Аларның абруе һәм актив позициясе бүген дини экстремизм таралуга җитди киртә булып тора. Республикада Мөселманнарның диния нәзарәте уңышлы эшли. Мөселман өммәтен татар дини традицияләре нигезендә берләштерүгә юнәлдерелгән үсешнең төп юнәлешләре билгеләнде. Нәшрият-агарту эшчәнлеге актив алып барыла. 2017 елдан Болгар ислам академиясе эшли.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Галиҗәнап Шәех Мөхәммәд бен Зәид Әл Нахайян җитәкчелегендә толерантлык һәм динара диалогның глобаль үрнәгенә әверелде. «Сезнең илдә бу темага зур игътибар бирелә - махсус ведомстволар һәм үзәкләр булдырылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, илне цивилизацияләр арасындагы күпергә әйләндереп, толерантлыкның социаль тотрыклылык һәм халыкара йогынты нигезенә әверелүен эзлекле рәвештә күрсәтә. Мондый алым тирән хөрмәткә лаек һәм гармонияле үсешкә омтылучылар өчен ориентир булып тора», – дип өстәде республика Рәисе.

Шулай ук сессиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән БГӘ Мәдәният министры шәех Сәлим бин Халид Әл Касеми һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, республика мөфтие Татарстанның хәләл индустрияне үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе, шул исәптән «Хәләл ТР Мөселманнары диния нәзарәте» стандарты буенча комитет эше, ислам банкингы принципларын кертү буенча экспериментны гамәлгә ашыру һәм уникаль татар мөселман каллиграфик традицияләрен торгызу турында сөйләде.

Сессиядә катнашучыларның барысына да Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Коръән нөсхәсе тапшырылды. Язу 2022 елда башланды, эш 3 ел дәвам иткән, 1 ел тикшерү башкарылган. Казан Коръәне – эталон Коръән, чөнки ул хәзерге халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм аны язганда хиҗринең беренче гасырларына караган Изге Китапның 19 төрле нөсхәсен, шулай ук Коръәнне дөрес язу буенча 11 чыганакны кулланганнар. Проект «Казан - 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында гамәлгә ашырылган. Хәзерге дөньяда кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согуд Гарәбстанында, Төркиядә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Бәхрәйндә, Күвәйттә, Катарда, Ливиядә, Мароккода һәм Пакистанда бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре