Ә Гөлнәзирә үзе дә аңлап бетермичә карыша. Ләкин җыр-моңнан барыбер аерыла алмый. Мамадыш сандугачы белән аның тормыш юлындагы кызыклы вакыйгалар хакында сөйләштек.
– Сез тугач ук җырлый башлагансыздыр, мөгаен, шулай тоела...
– Безне бәләкәй вакытта ук урындыкларга бастырып җырлатып интектерәләр иде бит. Чыршы бәйрәме дисеңме, сайлау вакытындамы, капка төбендә әбиләр көтү каршыларга чыгып утырса да җырлатырлар иде. Әни дә шунда җырлар өйрәтер иде. Мөнәҗәтләр дә өйрәттеләр. Укый башлагач, мәктәптә төрле конкурсларда катнаштыра башладылар. Казанда «Комсомольская песня» дигән бәйгедә чыгыш ясап, беренче тапкыр лауреат исеменә лаек булдым. Шуннан соң иҗат юлым алга таба китте инде.
– Сезне үзешчән дип әйтәсе дә килми бит. Сәхнәгә чыксагыз, моңлы тавышыгыз белән залны да тотып торасыз. Профессиональ артист буласыгыз калган...
– Ике ел Җыр һәм бию ансамблендә эшләп тә алдым. Унынчы сыйныфны тәмамлап, Казанга педагогия институтына укырга керергә киттем. Юлда автобуста барганда бер укытучы очрады да: «Син җырчы булырга тиеш», –дип, мине консерваториягә алып китте. Документларымны тапшырдым һәм әзерлек курсларына укырга кердем. Ун көнләп шунда йөрдем, консерваториягә керергә имтиханнар да бирдем. Шуннан соң: «Мин монда укымыйм. Гармунга гына җырлый беләм, монда фортепианога да җырларга кирәк, сагынам да», – дидем. Нәҗип Җиһанов янына кереп: «Яңадан килермен», – дип, документларымны сорап алдым да кайтып киттем.
– Бер дә чын җырчы буласыгыз килмәдемени?
– Юк, килмәде. Консерваториядә җырчы булыр өчен 9 ел укырга кирәк, бигрәк озак бит. Болай да җырлыйм, дидем. Дөресен генә әйткәндә, мин кино, яисә театр артисты булырга хыялланган идем. Консерваториягә кермәгәч, Җыр һәм бию ансамбленә алып бардылар. «Артистлар белән эшлә әле, бәлки аннары консерваториягә керәсең килер», – диделәр. Ул вакытта Таһир Якупов, Нәфисә Васильева кебек танылган җырчылар эшли иде. Мине балалары кебек ияртеп йөрттеләр. Шуннан әни егылды да чирли башлады. Мин аны карарга авылга кайтып киттем. Мәдәният тармагына эшкә урнаштым. 17 ел район мәдәният йорты директоры, аннары мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләдем.
– Шундый танылган ансамбльдә эшләгән вакытларыгызны сагынып: «Их, шул чагында калган булсам, хәзер җырчы булыр идем», – дип үкенгән чаклар барыбер булгандыр?
– Казанда Бөтендөнья татар җыры конкурсын уздырдылар. Шунда катнашып, беренче премиягә лаек булдым. Анда Идрис Газиев, Винера Ганиева кебек профессиональ артистлар белән бертигез дәрәҗәдә катнаштым. Салават ул вакытта өченче урынны алды. Филармониягә эшкә дә чакырдылар. Татарстанның 70 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә мәдәният көннәре узды. Профессиональ җырчылар белән бергә мине дә программага керттеләр. Поездда Илһам абыйлар белән бергә бардык. Минем өчен бик кадерле мизгелләр ул.
– Шундый мөмкинлекләрдән нишләп файдаланмадыгыз соң?
– Белмим шул, Хәмдүнә Тимергалиева: «Үз бәяңне үзең белмәдең инде», – дип гел мине сүгә иде. Районның мәдәният тормышына кереп киттем дә, никтер профессиональ сәхнәгә чыгуга кызыксынуым булмады. Җитәкче булып чараларны оештырып йөрим бит. Костюмнар тектерәм, клуб ремонтлатам, мәш килеп эшлим. Бервакыт Фирзәр Мортазин килде. «Бу тавышың белән кулыңа уч тутырып ачкыч тотып нишләп йөрисең син?» – дип ачуланды. Хәмдүнә: «Апаем, синдәге тавыш», – дип мактаганда да читенсенә идем, күңеле булсын өчен генә мактый инде болар, дип уйлый идем. Аннары кияүгә чыктым, балалар туды. Мин өч әбиле гаиләгә бардым, өч каенанам бар иде минем, динле кешеләр. Андыйлар җырлаганны да яратып бетерми бит әле. Үз әбием дә динле кеше иде. Ул да: «Җырлама, җырлаган кешенең бәхете булмый», – дип әйтә иде. Ләкин мин хөрмәтле булып яшәдем. Профессиональ артистлар да мине ярата иде.
– Сәхнәгә чыгу сезгә нинди хисләр, кичерешләр бирә?
– Сәхнә ул – изге урын. Анда нишләсәң дә ярый дигән кешеләрне мин кабул итә алмыйм. Сәхнәгә чыгудан элек тә курка идем, хәзер дә куркам, дулкынланам, каушыйм. Син халык алдына чыгасың бит. Бу – бик җаваплы хезмәт. Сәхнәгә мин җырлый алам дип кенә чыгып басарга ярамый. Бәлки әнә шул зур җаваплылык хисен тойганга җырчы булып китмәгәнмендер дә. Гастрольләргә йөрү дә – бик зур эш бит. Мамадыш районының берничә үзешчәне белән без бер вакыт Бөтендөнья татар конгрессы аша Үзбәкстанга барып, анда 14 концерт куеп кайттык. Туниста да булдык. Үзешчән җырчы булсак та, Россиянең бик күп төбәкләрендә, Сабан туйларында, бәйрәмнәрдә зур сәхнәләрдә чыгыш ясадык. Унсигезәр җыр җырлап чыккан чаклар да бар иде.
– Профессиональ җырчылардан ким булмаган...
– Бу бит фонограммага түгел, баянга кушылып җырлыйсың. Бервакыт Казанга иҗат отчет концертын әзерләп килдек. Костюмнар тектердем. Районның үзешчәннәрен күрсәтәсе килә бит. Концертка Әлфия апа Авзалова килде. «Гөлнәзирәне тыңларга килдем», – дип әйткән. «Безнең вакытта мондый ялтыр-йолтыр күлмәкләр юк инде», – дигәне истә. Мин бик күп артистлар белән дус булып, туганнарча аралашып яшәдем, республика бәйрәмнәрендә дә очрашып тордым. 45 ел буе районыбызда мәдәният өлкәсендә хезмәт иттем.
– Гөлнәзирә апа, хезмәтегезне дә күргәннәр бит, мактаулы исемнәрегез дә бар.
– Исем алуым да бик кызык булды. Безнең районда укытучыларның август конференциясен оештырдылар. Шунда мине халык җырын башкарырга дип чакырдылар. Сүзләрен тыңлап бардым. Чыгып җырладым. Чарада Рөстәм Нургалиевич та катнашты. Минем чыгыштан соң ул: «Бу ханымның берәр исеме бармы?» – дип сораган. Район башлыгы: «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», – дигән. Рөстәм Нургалиевич «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирергә документлар тутырырга кушкан. Ә инде юбилеемда «Татарстан алдындагы казанышлар өчен» дигән медаль дә тапшырдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез