Газетага язылу

«Тайга хуҗасы!»: Владимир Путин Ерак Көнчыгышта юлбарыс белән очрашуы турында сөйләгән

Россия Президенты Владимир Путин Ерак Көнчыгыш икътисадый форумының пленар сессиясендә биредә юлбарыс белән очрашканлыгы турында әйтеп, тәэсирләре белән уртаклашкан.

Владимир Путин күптән түгел генә губернатор оештырган урманга сәфәре вакытында әлеге мәһабәт ерткычны күргәнлеге, аның үзен бик тыныч тотканлыгы турында сөйләп үткән.

«Урман аша машинада бара идек, юлбарыс килеп чыкты, – дип уртаклашкан Президент. – Койрыгын болгап, машина алдыннан тик бара. Тайга хуҗасы!»

Владимир Путин бу урыннарның әнә шундый байлыгы белән танышуның үзендә зур кызыксыну тудырганлыгын әйткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, "нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре