Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә. Берсенең хатынының әнисе Татьяна Исмәгыйлева социаль челтәрләрдә сөйләп үткәнчә, галәмәт зур җәен балыкчыларны Камада көндезге 11дән кичке 6га кадәр өстерәп йөрткән. Ләкин алар бирешмәгән һәм барыбер балыкны яр буена тартып чыгаруга ирешкән. Шулай итеп, өч ир-ат, кармакны бер-берсенә тапшыра-тапшыра, җәенне яр буена чиратлашып тартып чыгарган. Шуннан табышны өчкә бүлгәннәр. Исмәгыйлева әйтүенчә, мондый җәеннән бик тәмле шашлык һәм кәтлит әзерләп була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез