Газетага язылу

Татарстанда бер гаилә гөмбә ашаганнан соң реанимациягә эләккән

Татарстанда бер гаилә үзләре җыйган гөмбәдән агуланган.

Ирле-хатынлы гаилә пары баласы белән урманнан майлы һәм ал гөмбә (сыроежка) җыйган. Ләкин кемнеңдер хатасы белән кәрҗингә агулы гөмбә дә эләккән. Кичен табигать нигъмәтеннән әзерләнгән ризыкны  ашап куйганнан соң боларның хәле киткән. Аларны хастаханәгә озатканнар, дип яза “Татар-информ” Садыйков исемендәге 7нче шәһәр хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

“Хатын-кызның хәле авыр, әмма тотрыклы – реанимация бүлегендә. Ир-атның хәле яхшырды. Аны реанимациядән бүлеккә күчерделәр. Баланың хәле авыр: ДРКБда реанимация бүлегендә”, – дип сөйләп үткән бәхетсезлеккә дучар булган гаиләнең хәле турында хастаханәнең агуланулар бүлеге мөдире, Татарстанның баш токсикологы Алия Насибуллина.

Сүз уңаеннан, ел башыннан бирле 26 кеше “бледная поганка”дан агуланган инде.

“Гөмбә ашаганнан соң укшытса, эч китә башласа, тән температурасы күтәрелмәсә дә, кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк. Медикларны көткән арада ашказанын юдырырга мөмкин”, – дип киңәш итә табиблар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре