2 гыйнвар көнне Татарстанда җепшек кар явуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, аерым районнарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Шулай ук көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Температура иртән 0..-5 градус тәшкил итә, ә көндез 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез