Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Татарстанда кыргый хайваннарның котыру авыруы белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Республикада бу авыру буенча 29 имин булмаган нокта теркәлгән, 18 районда һәм Казанда хайваннар арасында котыру авыруы очраклары ачыкланган.
Хәзерге вакытта хайваннар вакцинацияләнә, зарарланган төлкеләрне аталар.
«Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, ел башыннан 18 районда 29 имин булмаган пункт теркәлгән: Алабуга, Зеленодольск, Бөгелмә, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Нурлат, Тукай, Актаныш, Зәй, Лаеш, Алексеевск, Кукмара, Спас, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Баулырайоннарында һәм шулай ук Казанда.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез