Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итте.
Конференциянең төп фәнни юнәлешләре В.Х.Хаков мирасы, төрки телләр, Россия халыклары, билингвизм белән бәйле. Фәнни материаллар электрон җыентык булып басылып чыгачак.
Конференциядә 35 яшькә кадәр булган бакалавр, магистр, аспирантлар, яшь укытучылар һәм белгечләр катнаша ала.
Эшләрне 15 октябрьгә кадәр татар, рус һәм инглиз телләрендә khakov2019@yandex.ru почтасына юлларга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез