Газетага язылу

Татарстанда тарихи бина төзекләндереләчәк

Буа шәһәрендә земство идарәсе бинасын реставрацияличәкләр. Тиешле документлар мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында урнаштырылган.

Безнең заманда бинада район мәгариф идарәсе эшли, әмма моңа кадәр анда озак еллар земство идарәсе хезмәт иткән, шулай ук архив бюросы булган.

Бинаны 1888 елда төзиләр. Хәзер аның бер өлеше авария хәлендә, ә икенче өлешен чикләнгән дәрәҗәдә генә кулланырга мөмкин.

Бастырылган документларга караганда, ремонт вакытында анда иске киртәләрне сүтәчәкләр, ә алар урынына яңалары барлыкка киләчәк. Шулай ук бинаны заманча чынбарлыкта кулланырга мөмкин булсын өчен барлык кирәкле чаралар күреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре